Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 20.03.2024

«Ысланган тавык канаты ашаганнар». Ир белән хатын бер-бер артлы үлгән

Алтай краеның Романов районындагы Гуселетово авылында ир белән хатын вафат булган. Якынча һәм әлегә расланмаган белешмә буенча, алар азык-төлек белән агуланудан үлгән. Бу турыда «Комсмольская правда» хәбәр итте.

Ир белән хатын ботулизм – азык-төлектәге нейротоксиннар, ботулотоксиннар белән агуланып үлгән булуы ихтимал.

Гуселетово – зур авыл түгел, анда меңнән кимрәк кеше яши. Ир белән хатын үлеме авыл халкы өчен шок була. 15 мартта реанимациядә 1970 елда туган Сергей, бер көн узгач аның хатыны – 1971 елда туган Ольга үлә.

Алар Гуселетовога Үзбәкстаннан күченеп килгән. Ире вахта белән эшли, балалары юк. Сергей әлерәк кенә вахтадан кайткан.

Экспертлар аларның үлем сәбәпләрен ачыклый. Бер версия буенча, ботулизм очрагы булган. Токсиннар белән агуланган азык-төлекне алар биредәге кибеттән алган дип фаразлыйлар. Белешмә тикшерелә.

«Авылда берничә кибет бар. Сергей белән Ольга ысланган тавык канаты алган, дип сөйлиләр. Сатучы үзе дә ике көн элек ашаган, анда агулану булмаган. Мин үзем дә биредә яшим, гел шул кибеттән алам, берни булганы юк», – ди биредә яшәүче хатын.

«Хастаханәдә ятучы танышым Сергейны алып килгәннәрен күргән. Табиб аннан «Ни эчтең?» дип сораган, ул үз аңында булмаган. Сергей башын селкегән, «юк», дигән. Табиб сәер ис тойганын әйткәч, Сергей бераз эчкәннәрен әйткән. Аллаһ кына белә. Ул бәлки вахтадан берәр ни алып кайткандыр. Кибет гаепле дип әйтергә иртәрәк», – ди авылда яшәүче хатын.

Сайт чыганагы белешмәсе буенча, ир-атның мәетен ярганнар инде. Имеш, аның бавыры таркалган, менә шул күренеш ботулизм турында аңлата. Хатынның мәетен яру нәтиҗәләре әлегә юк, диелә хәбәрдә.

«Сергейны җирләделәр, хатынын юк әле. Аларның туганнары юк, Ольганың апасы Үзбәкстанда. Аларны кем җирләгәнен дә белмим», – ди авылда яшәүче хатын.

Авыл советында комментарий бирүдән баш тартканнар. «Көн саен яңа версия. Хәзер берәр ни әйтсәм, иртәгә башкача була. Әйе, агулану версиясе бердәнбер түгел. Шуңа күрә комментарийлар юк әле», – дигәннәр авыл советында.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.