Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

18:00, 20.03.2024

Путин: «Россиядә ахмаклык һәм гаделсезлек бик күп әле»

Россия президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы фракцияләре белән очрашуда чыгыш ясады:

– Россия БРИКС илләренә ЕАЭС илләре мәнфәгатьләрен исәпкә алып, банк системалары хезмәттәшлеге вариантларын тәкъдим итә алыр иде;

– Президент сайлауларындагы барлык кандидатларның программасында да игътибарга лаек нәрсәләр бар;

– Халыкны саклау, гаиләләргә ярдәм һәм икътисадны Федераль Җыенга юлламага кергән ил үсеше программасында иң мөһим нәрсәләр;

– Россиянең оборона сәләтен һәм иминлеген ныгыту мөһим;

– Путин алдагы елларда да парламент фракцияләре белән сайлау кампаниясе вакытындагы кебек үк конструктив эшләргә өметләнә;

–Путин Министрлар Кабинетын оештырудан депутатларның ролен әйтте һәм аларны корпоратив һәм партия мәнфәгатьләренә түгел, «эш мәнфәгатьләре»нә таянып эш итәргә өндәде;

Путин Зюгановның яңа срокта Кытайга беренче мәртәбә эш сәфәре ясау тәкъдимен исәпкә алырга вәгъдә итте;

– Россиядә ахмаклык һәм гаделсезлек бик күп, хакимияткә сөенергә иртә әле;

– Дәүләт башлыгы хакимияттә билгеле бер кешеләрне яңарту түгел, ә бурычларны хәл итүне яңарту кирәк, диде;

– Алар кем белән эш иткәннәрен аңламый. Россия белән! Рус халкы белән;

– Дошман Россия халкын куркыта алмаячак;

– Дошман Россия халкын куркытырга теләп, кире нәтиҗәгә ирешә;

– Россия халкы сайлауларда үз бурычын үтәде, хәзер хакимият кешеләр алдында үз бурычын үтәргә тиеш.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.