Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:00, 20.03.2024

Язгы чакырылышта электрон повесткалар килә башлый (Срочникларны Украинага җибәрәләрме?)

Язгы чакырылыш вакытында военкоматларга электрон повестка җибәреләчәк. Бу хакта «RTVI» басмасына Оборона буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Андрей Картаполов әйткән. Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр була, дип яза РБК сайты.

«Электрон повесткалар көзге чакырылышта да килде, алар язгы чакырылыш вакытында да киләчәк», – диде Картаполов. Шулай да, кәгазь повесткалар хәбәр итүнең төп ысулы булып калачак, дигән ул.

Депутат, срочникларны Украинадагы хәрби операция зонасына җибәрмәячәкләр, дип ышандырды.

2023 елның язында хәрби бурычлы кешеләрнең һәм электрон повесткаларның цифрлы реестры турында закон кабул ителде, аны президент Владимир Путин имзалады. Электрон повесткалар юридик яктан кәгазь повесткаларга тиңләште. Алар тиешле реестрда урнаштырылган мизгелдән башлап, ә почта аша җибәрелгәннәре кулга бирелгәннән башлап, тапшырылган, дип санала.

Военкоматка повестка алганнан соң, россиялеләргә илдән чыгып китү тыела. Бу турыдагы законны узган җәйдә Путин имзалады. Призывникка повестка җибәрелгән көннән яки повестканы имза куйдырып, кулга тапшырган көннән алып илдән чыгып китү тыела. Әгәр повестка алган кеше 20 көн эчендә военкоматка килмәсә, аңа 30 мең сум штраф салалар. Моннан тыш, качып йөрүчеләргә түбәндәге чаралар күрелә:

шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып теркәлү тыела;

милек хокукы теркәү мөмкинлеге туктатылып тора;

транспорт белән идарә итү һәм аны теркәү чикләнә;

кредит килешүе яки займ килешүе төзүдән баш тартыла.

Сентябрьдә Картаполов, 2023 елгы көзге чакырылышта военкоматка килү өчен төп документ – традицион кәгазь повестка кала, дип әйткән иде. Ул, хәрби хисап реестрын тулысынча эшләтеп җибәргәнче, электрон повесткалар тест режимында киләчәк һәм язма форматта да кабатланачак, диде.

Шул вакытта цифрлы үсеш министры урынбасары Олег Качанов, электрон повесткалар урнаштырылачак бердәм реестр 2025 елдан соң гына тулы куәтенә файдаланылачак, дигән иде.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.