Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

15:00, 20.03.2024

Ресторанда сугыш чыгарган, официант кызга бәйләнгән «Слово пацана» актерын тоткарлаганнар

«Солово пацана» фильмында уйнаган актер Никита Кологривый Новосибирск шәһәрендәге бер ресторанда официант кызны тешләгән. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән «Комсомольская правда» сайты яза.

Кологривый 19 мартка каршы төндә ресторанда ял иткән, спиртлы эчемлекләр эчкән. Бер мизгелдә, ул официант кызга интим тәкъдим итә, кыз баш тарткач, аның аягыннан тешләп ала.

Бу хәлнең видеосы Интернетта чыкты. Видеода күренгәнчә, актер үзен тынычландырырга тырышкан кешеләрне эткәли, башы белән «сөзә», ә соңыннан бүлмә буйлап шәрә тән йөри. Бу хәлне полиция тикшерә, дип яза «РГ».

Шулай ук ул «барысына да урында ук хәл итеп бетерәчәк» дусларын чакыру белән дә янаган. Бар хезмәткәрләре бу низагны тыныч кына чишәргә тырышса да, барып чыкмаган.

Шаһитлар сөйләгәнчә, Никита үзенең менеджеры һәм иптәшләре белән пабка килеп керә, хезмәткәрләр белән фотога төшә, эчемлекләр алып килергә куша һәм күңел ача башлый. Соңыннан эчемлекләр таратып йөргән кызга бәйләнә, үзе белән бергә китәргә тәкъдим итә, ә официант баш тарткач, Никитаның ачуы чыга һәм ресторандагы кешеләрне җәзалау белән яный һәм сугыша башлый.

Ахырда, Никита бил тиңентен шәрә килеш барда котырып һәм дусларына шалтыратып йөргәндә, персонал аны тынычландырырга тырыша.

Иртән исә персонал аның менеджерлары белән элемтәгә керә, ничек тә булса бу хәлне чишү өчен, официант кызга чәчәкләр бүләк итәргә һәм гафу үтенергә тәкъдим итәләр. Әмма Никита моннан баш тарта, чөнки чын егетләр гафу үтенми.

Шулай ук актер Новосибирскида «Победа» кинотеатрында фанатлары белән очрашканнан соң да низаг чыгарган. Аңа оештыручыларның кунакларны ничек каршылавы ошамаган, һәм ул, кинотеатрдан чыгып китәргә җыенган җитәкчелеккә, бик тавышланып дәгъва белдергән.

Шул ук вакытта исә, Никита Кологривыйга Россиядәге «иң көнчел һәм зыянлы актер» дип тамга салырга өлгергәннәр. Аны «эч пошыргыч», «акылсыз», «токсик», «ялагай», «тәкәббер» дип атаганнар.

Никита Кологривыйны соңрак полиция тоткарлаган. Ул административ хокук бозуда гаепләнә. Суд иртәгә булачак. Аңа 1000 сум штрафтан 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.