Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:00, 20.03.2024

2 баласы һәлак булган ата турында: «Ул кат-кат ут эченә кереп, балаларын эзләгән»

15 март көнне Алабугада күп балалы гаиләдә коточкыч фаҗига булды - янгында ике бала һәлак булды.

Фото: Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты

Әтиләре, балаларны коткарырга тырышып, тереләй янып үлә язган

19 март көнне иртән кайгылы хәбәр килеп иреште. Улларын һәм кызларын коткарырга тырышып, берничә тапкыр ут эченә кергән әтиләре хастаханәдә вафат булган, алган тән җәрәхәтләре сәбәпле, ул тернәкләнә алмаган.

15 март көнне Алабугада күп балалы гаиләдә коточкыч фаҗига – янгында 2 бала һәлак була. 29 яшьлек гаилә башлыгы Артур Гатауллин утка ташлана һәм балаларын коткарырга тырыша. Аның тәненең 90 процент өлеше пешү җәрәхәтләре ала. Ир белән хатынның 8 яшьлек улы исән кала, бала да пешү җәрәхәтләре алган, хәзер ул хастаханәдә, ул инде аңына килгән.

Гатауллиннар гаиләсе яшәгән йорт тулысынча янып беткән. Янгын сүндерүчеләр көл арасында 12 яшьлек кызның гәүдәсен һәм, берничә сәгатьтән соң гына, 3 яшьлек баланың гәүдәсен табып ала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын турында хәбәр төнге сәгать 1нче яртыда килгән. Шаһитлар Алабуганың Гринландия бистәсендәге Истәлек урамындагы 2 катлы йорт януын хәбәр итә.

Гатауллиннар яшәгән йорт тулысынча янып беткән.

Фото: © Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты

67 квадрат метр мәйданлы 2 катлы йорттан тыш, 10нчы модель «Лада» автомобиле һәм «Suzuki Grand Vitara» кроссоверы янып беткән.

Янгынны сүндерүгә 42 кеше һәм 14 берәмлек техника җәлеп ителгән. Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләренә янгыннын сәбәбен әле ачыклап бетерергә кирәк булачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын газ казаны шартлаганнан соң башланган.

Шул ук көнне Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» турында җинаять эше кузгаткан.

«Янгында һәлак булган малай бик назлы, игелекле иде, йомшак аю кебек иде»

Гатауллиннар гаиләсе күршеләре «Татар-информ»га гаиләдә 4 бала – 3 бертуган һәм 1 тәрбиягә алынган кыз булуын сөйләде. Фаҗига вакытында әниләре – 35 яшьлек Тамара – өйдә булмаган, 6 яшьлек улы белән Түбән Новгородка гастрольләргә киткән булган.

Гаиләдә дүрт бала – 3 бертуган һәм 1 тәрбиягә алынган кыз була.

Фото: © Гатауллиннарның шәхси архивыннан

«Үрнәк булырлык гаилә: әтиләре Артур Тамарага балаларны тәрбияләүдә бик нык ярдәм итә иде, әгәр аның эше булса, кайвакыт җыелышларга да үзе килә иде. Еш кына бакчадан балаларны үзе алып кайта иде», – дип сөйләде Алабугада яшәүче Екатерина Вотякова.

Ул күп балалы әнинең ата-аналар комитетында булуын, шуңа күрә аны күпләрнең белүен сөйләде.

«Һәрвакыт ярдәмчел, беркайчан да ярдәмнән баш тартмыйлар. Һәлак булган малай улым белән бер төркемгә йөри иде. Ул бик назлы, игелекле иде, йомшак аю кебек иде. Без барыбыз да югалту кайгысын кичерәбез, бик авыр. Артур балаларны соңгы сулышына кадәр коткарырга тырышкан, ләкин, кызганычка...» – дип уртаклашты ул.

Фаҗигадән соң җирле халык берләшә, алар ир белән хатынга ярдәм җыю оештыралар, дип сөйли Екатерина Вотякова.

Алабуга районы администрациясендәге агентлыкка хәбәр итүләренчә, гаиләгә 3 бүлмәле фатир бирелгән. Шулай ук Гатауллиннарга 100 мең сум матди ярдәм түләргә вәгъдә итәләр.

«Муниципалитет җирләү эшләрен оештыру һәм башкару өчен барлык чыгымнарны үз өстенә ала. Район һәм республика волонтерлары зыян күргән гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, хәзерге вакытта гаиләгә муниципаль торак фондыннан торак мәйданы бүлеп бирелгән, ул киләчәктә зыян күрүчеләргә милеккә тапшырылачак», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га район администрациясендә.

Фото: © Гатауллиннарның шәхси архивыннан

«Тамерлан өйдән үзе чыгуын, ә әтисе, ут эченә кереп, Настя белән Артурикны эзләгәнен сөйләде»

Без Тамара Гатауллина белән элемтәгә кердек, ул, авыр югалтуга карамастан, иренең батырлыгы турында сөйләргә ризалашты.

«Мин барлык нечкәлекләрне дә белмим, бары тик улым Тамерлан әйткәннәрне генә сөйли алам. Ул өйдән үзе чыгуын, ә әтисенең, кабат-кабат ут эченә кереп, Настя белән Артурикны эзләгәнен сөйләде. Ул, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп, аны аннан чыгарганчы, ут эченә кергән», – дип аңлатты Тамара ханым.

Тамерлан әнисенә янгын чыккач, баскычтан йөгереп төшкәнен, шул вакытта егылып, өстенә такталар төшкәнен сөйләгән.

«Кинәт ул яктылык күреп алган һәм шул якка киткән – шулай итеп ул өйдән чыккан. Ул әтисенең өйдә балаларны эзләвен ишетеп торган. Хәзер Тамерлан үзен яхшырак хис итә, табиб, аның хәле яхшыра бара, диде. Ләкин аның аяклары тулысынча пешкән, ул хәтта йөри дә алмый», – дип сөйләде Тамара Гатауллина.

Фото: © Гатауллиннарның шәхси архивыннан

«Без өй янына кайткач, Настяны таптылар, дөресрәге, аның калдыкларын»

«Без Түбән Новгородка бара идек, юлда чакта миңа күршеләр шалтыратты һәм йортыбыз януын әйтте. Без якындагы бензин салу станциясе янында төшеп калып, такси чакырттык. Без кайтып җиткәндә, берни дә калмаган иде инде. Шул вакытта Настяны таптылар, дөресрәге, аның калдыкларын. Һәм эзләү эшләре дәвам итте», – ди Тамара.

«Бик көчле һәм бик нык» – Тамара ире турында шулай сөйли.

«Ул эчмәде, тәмәке тартмады, балалар белән шөгыльләнде. Настя безнең биюгә йөрде, гастрольләргә бара иде, Тамерлан белән без йөзүгә йөри идек. Без балалар белән күп шөгыльләндек, алар грамоталар да, дипломнар да ала иделәр», – дип сөйли хатын.

Янгында һәлак булган 12 яшьлек Настя тәрбиягә алынган булган. Узган җәйдә алар аны үз тәрбияләренә алган булган. Алар белән бергә Настяның бертуган апасы да яшәгән.

«Викага инде 18 яшь, документлар буенча ул безнең гаилә әгъзасы булмаса да, безнең белән яшәде», – дип өстәде Тамара.

29 яшьлек гаилә башлыгы балаларын коткару өчен утка ташланган.

Фото: © Гатауллиннарның шәхси архивыннан

«Иремне ясалма комага керттеләр, аның йөзе дә танырлык түгел, бөтен җире пешеп беткән»

Тамара фикеренчә, янгынның сәбәбе бер генә булырга мөмкин – газ җиһазының төзексезлеге.

«Безнең авылда газ бөтен кешегә дә кермәгән, бездә дә шулай иде. Бу салкыннарда без йортны газ баллоннары ярдәмендә җылыттык. Ә газны безгә август аенда ук үткәрергә вәгъдә иткәннәр иде. Газ хезмәткәре ай саен газ үткәрергә вәгъдә итеп килде. 22 гыйнварда мин аңа «безгә газ тоташтырганыгыз өчен рәхмәт», дип яздым. Безгә кыш буе үзебезгә баллоннар ташырга туры килде, чөнки юллар кар белән тулган, үтеп булмаслык иде. Ул февраль аенда комиссия белән килде, ә икенче көнне безгә газ тоташтырды», – дип искә ала Тамара.

Йортка газ тоташтырылды, әмма газ хезмәткәре документларны эшләргә өлгермәде, ди ул.

«Ул документларны рәсмиләштергәндә, безгә исәп-хисапны арткы дата белән куячагын әйтте. Документларны эшләмәде, ә менә шартлау булды. Мин аның бу вакыйгага катнашы барлыгына 100 процент ышанам. Кичә миңа шундый проблемалар белән очрашкан бер хатын язды, шөкер, аларның барысы да яхшы хәл ителгән», – дип уртаклашты Тамара.

Тамара фикеренчә, фаҗига газовикның ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан, ул газны тиешле кагыйдәләрне үтәмичә үткәргән.

Алдагы көннәрдә Тамара, Тикшерү комитетына барып, тикшерүчеләргә газ тоташтыру хикәясен сөйләргә ниятли.

Табиблар гаилә башлыгы Артурның хәлен «бик авыр» дип бәяли.

«Артурны ясалма комага керттеләр, 2 көн элек мин реанимациядә идем, мине аның янына керттеләр. Аның йөзе танырлык түгел иде, бөтен җире пешкән. Табиб, аның тәненең 90 проценты пешкән, 80 проценты – тирән пешкән, диде. Табиблар мөмкин булганның барысын да эшлиләр, алар Казан белән дә, Мәскәү белән дә сөйләшүләр алып бара. Аның өчен дога кылырга гына кала», – дип сөйләде Тамара.

Ә 19 март иртәсендә Артурның үлүе билгеле булды.

Тамара Гатауллина гаиләләренә теләсә нинди ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтле булачак: «Ак Барс», «Уралсиб» һәм «Альфа-Банк» карталары +7-917-393-29-64 номерына бәйләнгән.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Елена Фенина

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.