Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:00, 20.03.2024

Мәктәп программасына Шаман һәм Газманов җырларын кертергә җыеналар

Мәгариф министрлыгы хәзерге заман авторларының патриотик җырларын мәктәп программасына кертүне карарга әзер, дип хәбәр иткән министр урынбасары Татьяна Васильева. Әлеге инициативаны белдергән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов программага Shaman, Олег Газманов һәм «Любэ» төркеме җырлары һичшиксез кертеләчәк диде. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

Сергей Колунов «Парламент газетасына» хәбәр иткәнчә, ул мәгариф министры Сергей Кравцовка музыка дәресләренә өстәмәләр кертү тәкъдиме белән хат язган. 19 мартта, депутат ведомствода бу идеяне хуплауларын әйтте. Аның сүзләренчә, экспертлар һәм әти-әниләр белән бергә җырчылар һәм җырлар исемлеге эшләнәчәк.

Татьяна Васильева әйткәнчә, мәктәптәге музыка дәресләренә патриотик җырлар кертү өчен укучыларның вокал сәләтләре, шулай ук җырларның «сәнгати өстенлекләре» һәм укучыларның психологик үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш.

Заманча патриотик җырларны мәктәп программасына кертүне укытучылар һәм укучыларның әти-әниләре, махсус операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары сорады, дип аңлаткан Сергей Колунов. Депутат сүзләренчә, махсус операция чорында язылган патриотик җырларны өйрәнү балаларда илгә мәхәббәт уятачак.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.