Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:00, 20.03.2024

Бер хатын бәдрәфтә утырганда ванна бүлмәсе белән подвалга ишелеп төшкән (Саратовта бу)

Фото һәм видео Саратов. Жесть. Телеграм-каналыннан

Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә танышына кунакка килгән хатын ванна һәм унитаз белән бергә подвалга җимерелеп төшкән. Фатирда санузел бүлмәсе булган урында хәзер бик зур тишек хасил булган, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Вокзальная урамындагы фатир хуҗасы Анна Щ. сөйләгәнчә, 3 ел буена подвалга гел су җыелып тора. Анна төрле инстанцияләргә язып та караган, дым һәм күгәрек булуына зарланган. Һәм менә кичә аның 50 яшьлек дус хатыны бәдрәфкә крееп утыргач, идән белән бергә шул подвалга ишелеп төшкән. Бәхеткә, хатынга артык зур зыян килмәгән. Хуҗабикәнең улы аны тоткынлыктан чыгарган.

«Күгәргән урыннары бар, кулы сыдырылган, тик сынган җирләре юк. Ул күбрәк курыккан инде», – дип сөйләгән фатир хуҗасы. Хатын үзенең 1нче катта яшәвенә куана – югарырак катта булса, ул аскы этажларны да «үзе белән» алып төшеп китәргә мөмкин булыр иде.

Анна исә бу вакыйгалардан шок хәлендә калган һәм моның ничек шулай килеп чыкканын аңлый алмый.

«Идәндә – зур тишек, ванна һәм унитаз тулысынча шунда төшеп китте. Хәзер алар су эчендә ята. Мин төшенкелектә. Бик күңелсез хәл», – дип сөйләгән ул.

Август аенда, тикшерү инициативасы белән, экспертлар да килгән булган, әмма алар йортны авария хәлендә дип тапмаган, ә фатирда аерым өлешләрне генә авария хәлендә дип билгели. Февральдә Анна һәм аның күршесе ведомство комиссиясенә гариза яза һәм аларга 30 эш көне эчендә карар чыгарырга вәгъдә иткәннәр.

Энгельс мэриясендә журналистларга хәбәр итүләренчә, фатир яшәү өчен яраксыз, дип табылган. Әмма Анна әйткәнчә, аңа башка фатир бирергә җыенган кеше юк. Идарәче компания аның фатирындагы идәнне ясап бирәчәк, дип килешкәннәр.

«Капиталь ремонт фонды хисабына йортның авария хәлендә булуына комиссия ясыйбыз диделәр», – дигән Анна.

Источник: Intertat
просмотров: 56

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.