Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

04:00, 20.03.2024

Диск, бампер, руль – машинада тагын нәрсәләрне алмаштырырга ярамый?

Машинада кайсыбер әйберләрне алмаштырган өчен штраф салулары яки таныклыктан мәхрүм итүләре ихтимал. Бу турыда Лайф яза.

ЮХИДИ искәрткәнчә, автомобильдә кайсыбер детальләрне алмаштырган өчен хуҗага җаваплылык янавы ихтимал. Бу – транспорт чарасы конструкциясенә законсыз үзгәреш кертү буларак карала. Мондый машина өчен 5 меңгә кадәр штраф салалар, кабат кагыйдә бозган очракта 1 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Бу законга кузов детальләре – бампер, пластик обвеслар, спойлерлар, алгы һәм арткы фаралар, ян көзгеләр, рейлинглар керә. Чөнки юл һәлакәте вакытында алар өзелеп, хәрәкәттә катнашучы башкаларга зыян китерергә мөмкин.

Ләкин мондый тюнингны куярга ярый: бары тик җитештерүче сертификацияләгән яки махсус лабораториядә тикшерелгән элементлар кулланырга кирәк. Тиешле рөхсәтне алгач, йөртүче үзгәрешләрне ЮХИДИда теркәү мәҗбүри.

Рульгә, утыргычларга, үзәк консольгә һәм салондагы башка элементларга – йөртүче һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итүче өчен проектланган әйберләргә карата да шул ук кагыйдә. Шулай ук дисклар да тиешле булу таләп ителә. Еш кына аларны стандарт булмаган үлчәмлегә алмаштырып куялар. Андый дисклар автомобиль характеристикаларын шактый үзгәртергә мөмкин. Эретеп ясалган (легкосплавные) дисклар двигательгә һәм трансмиссиягә йөкләнеш ясый, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.