Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:00, 19.03.2024

«Тычканнар өстән йөри, ун көнгә бер юынабыз» - махсус операциядәге егетләр ничек яши?

Социаль челтәрләрдә хәрбиләрнең тездән саз ерып йөргән видеолары чыккан иде. Сездә, чыннан да, шул дәрәҗәдә пычракмы? Андый шартларда ничек яшисез, киемнәрне ничек киптерәсез? Салкын тидереп, авыручылар юкмы?

Ашау яклары ничегрәк? Юыну мөмкинлеге бармы?

Анда озын койрыклар бик үрчегән диләр, алардан ничек итеп котыласыз?

Егетләргә шул сорауларны юлладым.

«Һич арттырмыйча әйтәм - 10 көнгә бер юынабыз»

Алгы сызыкта хезмәт итүче Нияз Вафин белән ул «передовой»дан ялга чыккан көнне аралаша алдык. Башка көннәрдә хәрбинең элемтәсе юк.

Бездә хәзер көндез кояш җылыта, төнлә + 1-2 градуслар тирәсе тора. Җылыта башлау белән әле яңгыр, әле кар явып үтә иде. Ул пычрак вакытлар озакка суылды. Окопта сапоги сазга бата, киемнәр лыч су була иде. Инде менә берәр атна әйбәт, коры һава торышы урнашты.

Видео интернет киңлекләреннән.

Юешләнгән киемнәребезне мич кырыена элеп киптерәбез. Элек буржуйка шикелле күмер белән җылытыла торган мичләр яга идек. Ләкин хәзер алай яга алмыйбыз. Чөнки җылысы тышкы якка чыгып, дроннарны җәлеп итә. Блиндажларда җылы өрдерә торган мичләр кулланабыз. Күмер яга торганы яхшырак җылыта иде. Тирләп эшләгәннән соң, яши торган урында салкынча икәнлеге сизелә.

Без хәзерге көндә ун көн «передовой»да булабыз да, бер көнгә юынырга тыныч урынга чыгабыз. Алгы сызыкта юыну мөмкинлеге юк, һич арттырмыйча әйтәм - 10 көнгә бер юынабыз. Ул ягы авыр, әмма бернәрсә эшләтеп тә булмый. Якын-тирәдә су юк, еракка барып алып булмый, чөнки дошман янәшәдә генә.

Ашау якларына килгәндә, «передовой»га үзебез белән күп әйбер алып кереп булмый. Алып керә алганнарын ялга чыкканчы җиткерергә тырышабыз.. Бер-ике көн ач торган вакытлар да булды. Җылы ризыкны 10 көнгә бер, шәһәргә чыкканда ашыйбыз. Эчә торган суны да җитәрлек дип әйтмәс идем. Икешәр көн сусыз утырганыбыз да бар.

Фото: © Нияз Вафинның шәхси архивыннан

Азык-төлекне шәһәрләрдән сатып алабыз. Монда бәяләр бик кыйммәт… Безгә шул туган яклардан килгән гуманитаркалар нык ярдәм итә. Аеруча Мөслим халкы, Рүзәл Минһаҗев бик күп китерә. Бу турыда һичшиксез языгыз, зинһар өчен. Рүзәл – бик күп солдатларның терәге.

Йоклаганда, дошман килә күрмәсен дип, чиратлап дежур торабыз. Калганнарыбызга да соңгы вакытта йокы бик эләкми, чөнки эшебез күп. Кар эреп, яңгыр явып быкырдаганнан соң окопларыбызның бөтенесе дә ишелде. Һава торышы әйбәтләнү белән шуларны төзекләндерергә керештек. Ул пычрак окопларда яшәп, салкын тидереп авыручылар, пневмония, температура белән ятучылар да булды. Тик монда: «Ой, минем пневмония, ятып торыйм әле, хастаханәгә барып кайтыйм әле», - дип булмый. Тиз-тиз үзеңне-үзең дәвалыйсың, антибиотиклар эчәсең.

Тычканнар темасы…. (көлә). Гөлназ, минем бу тема турында сиңа сөйлисем дә килми. Аларны үтереп бетереп булмый. Агу куйсаң, үлсәләр, исе чыга. Ә синең шул блиндажда яшисең бар. Дөресен әйткәндә, без аларга ияләштек инде хәзер. Йоклаганда өстән йөгерешеп йөриләр, сизмибез дә, – дип сөйләде ул.

Нияздан ни өчен «передовой»да бик еш булуы турында да сорадым.

«Чөнки мин махсус полкта хезмәт итәм (нечкәлекләрен Ниязның куркынычсызлыгы максатыннан язмыйбыз). Без ун көн «передок»та (алгы сызыкта), график буенча бер көнгә юынырга, киемнәрне юарга чыгабыз.

Әлеге безнең төп максат - позицияләрне cаклау. Дошман ачык кырда - бездән 400 метр ераклыкта гына. Аларның бөтен хәрәкәтләрен күзәтеп торабыз, бик еш атышлар булып тора, алар ягыннан да, бездән дә миналар оча.

Ял итәргә чыгып, кире позициягә керүе бик куркыныч. Анда кыр, анда сугыш бара, гел дроннар очып тора.

Позициягә без киичке якта машина белән керәбез. Тиз генә әйберләрне бушатабыз да, башта «укрытие»гә йөгерәбез. Рацияләр аша обстановканы белешкәч, кечкенә төркемнәр белән блиндажларга барабыз. Анда һәр хәрәкәт уйланган булырга тиеш. Сизеп алсалар, шунда ук артиллерия эшли башлый,- диде ул.

«Солдат нәрсә турында хыяллана?» – дип тә сорадым Нияздан.

«Мин җылы өй, карават турында хыялланам. Әлбәттә, алар биредә төшкә генә керә. Уянып китәсең дә, үзеңнең салкын блиндажда икәнлегеңне аңлыйсың. Ул төшнең дәвамын карау өчен, тагын йоклап китәргә тырышасың», - ди ул.

«Сабырлыкның төбе - алтын, диләр иде. Төбе юк бугай аның…»

Башкортстанның халык артисты, медвзводта ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче Радик Динәхмәтов:

«Передовой»дагы айлар буе шәһәргә чыкмыйча, блиндажларда яшәгән егетләр тычканнар турында «күкрәктән, баштан йөриләр, тынгы юк» дип сөйлиләр иде. Медвзвод блиндажына күчкәч, үзем дә моңа шаһит булдым.

Беренче төнне шаккатып чыгасың инде курыкмауларына, баш өстеңә менүләренә. Әмма кеше шундый зат икән - бөтен нәрсәгә ияләшә. Бер атнадан алар синең синең кырыйда йөри, төне буе шыгырдыйлар, ә син йоклыйсың.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Безнең бер егет кызык ысул тапты - ул аларга төнгә блиндаждан читкә ашарга чыгарып сала. Шулай итеп, игътибарларын читкә юнәлтә. «Төнлә 4-5 тычкан булса да блиндажга керми, шунда ашап чыга», - ди.

Монда ял йорты түгел, барысы да кырыс режимга якын. Беләсезме, мин монда түземлек турында еш уйланам… Миңа тиздән 59 яшь тула, балаларым, оныгым, тормыш тәҗрибәм бар. «Сабырлык белән түземлекнең нәрсә икәнен беләм» дип саный идем мин гражданкада. Сабырлыкның төбе – алтын, диләр иде. Төбе юк бугай аның… Кешенең сабырлыгы чиксез була ала кебек…Шуңа көннән-көн ныграк инанам».

«Тычканнар өстән йөрделәр»

Махсус операциядә хезмәт итүче Айрат Мөхәмәдеев:

«Безнең взвод - резервтагы взвод. Шуңа күрә безнең яшәү шартлары, алгы линиядәге егетләрнекеннән күпкә аерыла, артык зарланырлык дип әйтмәс идем.

Аяк асты пычрак булса да, без алай ук саз ерып йөрмибез. Ә менә передовойдагы егетләр чып-чын саз эчендә яшәде…

Юыну белән проблема юк. Су килгәндә, үзебез төзегән мунчада юынабыз. Һәр көнне теш чистартырга, бит-кул юарга бер стакан су җитә. Төрле чаклар була инде, әмма атнадан да артык юынмыйча торган юк бугай. Санитар шартлар канәгатьләнерлек дип уйлыйм инде мин, мәсәлән, взводта бетләгән кешеләр турында ишеткән булмады (көлә).

Ашау ягы күз тимәсен, җитәрлек. Үзебез казаннар асып, җылы ризык пешерәбез. Әмма менә өйдәге мантый бик еш искә төшә, рәхәтләнеп утырып, кап-кайнар мантый ашар идем.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Тычканнар, биредә, чыннан да бик үрчегән иде, өстән йөрделәр. Зыяннары күп тиде, бөтен җирдә тишек тишеп, азык-төлекне ашыйлар иде. Аларны үз көчебез белән бетерә алмадык, ә беләсезме ничек юкка чыктылар? Комаклар (күселәр) килеп чыккач! Бөтенесе югалышып бетте. Комаклар тотып ашады, ахры аларны. Ә комакларның тычканнар хәтле үк зыяны юк.

Аннан былтыр озынборыннардан интеккән идек. Быел ел нинди булыр...».

БМП өстендә биеп танылган татар егете: «Махсус операциягә китәргә сәбәпләрем күп иде»

«Егетләр «передовой»га һәрберсе үз песие белән йөри»

Шагыйрь, махсус операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыеп илтүче Рүзәл Минһаҗев:

Инде егетләргә 14 тапкыр гуманитар йөк алып барган, шушы көннәрдә 15 нче тапкыр Украина якларына чыгып китәргә торган Рүзәл Минһаҗев барган саен махсус операциядәге хәлләрне үз күзләре белән күреп кайта. Солдатларның яшәү шартлары турында Рүзәлнең үзеннән сораштык.

«Егетләребез такта белән әйләндереп алынган блиндажларда яши. Без аларга барган саен «утеплитель»ләр (җылыткыч материал) алып барабыз. Чөнки шартлаулар булганда, блиндажга кыйпылчыклар коела. Утеплительләр аз булса да саклый.

Блиндажлар окоп шәмнәре белән яна торган кечкенә мичләр белән җылытыла. Без инде егетләргә 200гә шундый мич алып бардык. Шул мичкә шәмне куялар. Ул тушенкаларны 2 минут эчендә җылыта. Бер окоп шәме блиндажны 8 сәгать җылы тоту өчен җитә»,- ди Рүзәл.

Фото: © социаль челтәрләр

Рүзәл Минһаҗев әйтүенчә, блиндажларда тычканнар бихисап. Ул аларның үрчү сәбәпләрен һәм санын аз гына булса да киметү өчен нинди чаралар күрелгәнен сөйләде.

«Тычканнар белән нык интектекте егетләр. Чөнки анда аларның ашарына күп, басу тулы икмәк, бодай. Ләкин алар да салкыннарны яратмыйлар, кич йокларга җылы урын эзләп, әлбәттә инде, блиндажларга кереп тулалар.

Нинди генә ысуллар кулланып карамадык инде алардан котылу өчен. Хәтта, гуманитар йөк илткән вакытта читлекләргә ябып, песиләргә хәтле алып бардык.

Песиләр белән барган вакытларда кызык хәлләргә дә тап булдык. Безнең белән бер шәһәр егете дә бар иде. «Безнең песиләр юлда ачка үләчәк бит, боларга «Вискас» алырга кирәк», - ди. «Соң Украинада кайдан табасың син аннары «Вискас», болар бит фермада үскән авыл песиләре. Аларның үз гомерләрендә «Вискас» күргәннәре юк», - дип көлештек.

Блокпостларга туктаганда ишекне ачабыз да, песиләр чыгып чабалар. Хәрбиләр фонарьләр белән шул песиләрне басу буйлап куып, тотып алып киләләр.

Песиләр тычканнар белән бик ярдәм иттеләр, әлбәттә. Көненә 60ар тычкан тоткан көннәре дә була. Әмма алар да алҗый. Берничә көннән тәмам туеп, сузылып яталар, тычканнар өсләреннән чабып йөри башлый. Шуңа егетләр песиләрне үзләре белән передовойга алып баралар да, ротация вакытында кире алып кайталар. Монда кайткач читлектә тотып, ашатмыйча, азрак ачыктыралар. Аннан тагын алып кереп китеп тычкан тоттыралар. Шул рәвешле егетләр передовойга һәрберсе үз песие белән йөри. Мияуҗанов, Мыраветдинов кебек, песиләрнең дә үз позывнойлары бар», - ди Рүзәл.

Фото: © Айрат Мөхәмәдеев архивыннан

Рүзәл Минһаҗев тычканнар белән көрәштә тагын бер нәтиҗәле ысул хакында сөйләде.

«Безгә мондагы лабораториядә махсус агу ясап биргәннәр иде. Бер тычкан шушы агуны ашый да, маңкалый, тамак төпләре шешә, салкын тидерә. Аннан ул кайта да авыруны «хатынына», «хатыны» «күршесенә», «күршесе» бөтен «авылына» йоктыра. Короновирус кебек йогышлы чирне калганнарга да тарата бу, кыскасы. Менә шушы ысул бик нәтиҗәле булып чыкты. Әлеге агуны фронтның бөтен җиренә дә тараттык, аны инде 18 чиләк алып бардык. Егетләр сөенә-сөенә рәхмәт әйтеп алып калалар.

Аннан гуманитар ярдәм илткәндә сарык йоны да алып барабыз. Сарык йонын яндырсаң, блиндажга ике тәүлек буе тычкан керми. Алар аның исен яратмыйлар. Эт йонының исен дә яратмыйлар дип ишеткән бар»,- диде Рүзәл.

Фото: © Социаль челтәрләр

«21 нче гасырда кешенең суга интеккәнен күрү тетрәндергеч»

Гражданкада булса да, күңеле белән гел егетләр янында яшәгән Рүзәлнең йөрәге солдатларның суга тилмергәннәрен күреп өзелә.

«Аеруча эчтәгеләр суга бик интегә. Бу барганда да су алып бардык. Без Украинага барып кергәндә 46 градус салкын иде. Ул 5 литрлы савытлар йомарланып каттылар. Төяп алып барабыз да, килеп җиткәч, җиңел машиналарга салып, эчкә алып кереп китәбез. Күз алдына китерегез, 40-50 егет су өчен чиратка тезелеп баса. 21 нче гасырда кешенең суга интеккәнен күрү тетрәндергеч. Чиратны да бозмыйлар алар, тыныч кына үз чиратларын көтеп торалар.

Алгы линиядә юына алмыйча интеккән егетләргә без күчмә мунчалар алып бардык. Ике кат җылыткыч белән җылытылган, миче дә шунда. Төсен яшелдән эшләделәр.Ике аккумулятор ярдәмендә уты яна. Анда 4-5 кеше берьюлы юына ала. Аны егетләр «Урал»га тагып йөриләр. Көненә 50 егет шунда мунча керә. Утынын табып, ягалар, киемнәрен дә шунда юалалар. Бик уйлап эшләнелгән мунчалар.

Миннән бик еш: «Рүзәл, куркыныч бит, син нигә барасың анда?» - диләр миңа. Беләсезме, мин анда барып чын шатлыкны, кешеләр күзләрендәге сөенечне күреп кайтам.. Мин монда яшәп шатлыкның нәрсә икәнен белмәгәнмен икән. Анда ул чын куаныч, чын шатлану. Аны инде бернинди хисләр дә алыштыра алмый. Барып күрешү, егетләрнең исән икәнлекләрен күрү юл авырлыкларын да оныттыра, алар миңа көч бирә. Без егетләр белән төне буе аралашып утырабыз - җырлыйбыз, елыйбыз дигәндәй… Алар миңа үз тарихларын сөйли. Мин аларга шигырьләр укыйм. Блинажда бер көтү егет бит инде, анда татары да бар, чувашы да, удмурты , русы, башкорты да. Мин шигырьләрне укыгач, барысы да кычкырып елыйлар, бер кәлимә татар сүзе аңламаган егетләр дә елый.

Анда икенче тормыш, чын тормыш. Анда битлек киюче дә, ялагайлык та, икейөзлелек тә юк. Анда бернинди шартлар юк, шуңа да карамастан, аларның берсе дә зарланмый. Без баргач меңнән артык солдат белән күрешәбез, берсе булса да зарланса икән. Ә бу якка кайтсаң, тормыш яхшыра, оҗмахта яшәгәнеңне аңлыйсың, ләкин бөтен кеше зарлана.

Фронт сызыгыннан 7000 чакрым эчкә - госпитальләргә керәбез. Андагы ике кулсыз, ике аяксыз егетләрне күрү бик авыр инде. Шул 200-ый, 300-ыйлар беренче булып килә бу госпитальләргә. Соңгы барганда, андагы табиб, безне кочаклап, кычкырып елады. Безне анда фәрештәләр дип йөртәләр. «Рүзәл, менә яңа гына соңгы катетерымны куйдым, тагын бер яралы килсә, башка юк. Хәзер нәрсә эшләрмен дип уйлаган идем, сез килеп төштегез. Аллаһы тәгалә үзе җибәрде сезне», - ди.

Гади халык та бик интегә. Җимерек шәһәрләргә дә керәбез, анда яшәп ятучы кешеләргә дә ярдәм итәсе килә. Хәзер кайбер шәһәрләргә ут бирә башладылар. Аларга электр мичләре калдырабыз. Солярка белән эшли торган генераторларны элемтәчеләргә алып барабыз. Чөнки анда солярка табу җиңелрәк.

Без анда беркемне дә бүлмибез. Анда барысы да үзебезнеке. Анда - чын дуслык, алар бер-берсе өчен өзелеп торалар. Авырлыклар кешеләрне берләштерә, чыныктыра», – диде Рүзәл.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.