Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:23, 19.03.2024

Франция Украинага җибәрергә контингент әзерли

Франция Украинага җибәрү өчен контингент әзерли, дип хәбәр итте Тышкы разведка идарәсе директоры Сергей Нарышкин. Аның сүзләрен махсус хезмәтнең матбугат бюросы язып чыкты.

«Илнең хәзерге җитәкчелегенең гади французларның һәлак булуында һәм генералитет борчылуларында эше юк. Россия Тышкы разведка идарәсенә килгән мәгълүматлар буенча, Украинага җибәрү өчен контингент әзерләнә инде. Баштагы этапта ул ике меңгә якын кеше тәшкил итәчәк», – дип белдерде ведомство башлыгы.

Нарышкин билгеләп үткәнчә, француз хәрбиләре мондый зур хәрби подразделениене Украинага сиздермичә күчерү мөмкин булмас дип курка.

«Шулай итеп, ул Россия Кораллы көчләре ягыннан һөҗүмнәр өчен өстенлекле легитим мишень булачак. Димәк, аны рус дөньясы территориясенә кылыч белән килгән барлык французларның язмышы көтә», – диде ул.

Нарышкин билгеләп үткәнчә, Парижда Украинада һәлак булган французларның саны артуы өчен борчылалар. Ул Президент Эммануэль Макронга иртәме-соңмы җәмгыятькә ачы хакыйкатьне ачарга туры киләчәген, әмма аның бу мизгелне мөмкин кадәр кичектерергә тырышуын билгеләп үтте.

Шул ук вакытта, Тышкы разведка идарәсе мәгълүматлары буенча, һәлак булган французлар саны Елисей сараенда психологик яктан әһәмиятле чикне узган дип санала.

«Мондый сизгер мәгълүматны игълан итү гражданнарны протестларга этәрә ала, бигрәк тә бөтен ил буенча фермерларның хөкүмәткә каршы массакүләм чыгышлары фонында», – дип өстәделәр махсус хезмәттә.

Тышкы разведка идарәсе башлыгы сүзләренчә, Франциядә чит илләрдә мондый югалтулар Парижда XX гасырның икенче яртысында Алжир сугышы вакытыннан бирле булмавын таныйлар.

Нарышкин сөйләвенчә, 17 гыйнварда Россия армиясе Харьков янында чит ил кешеләренең вакытлыча дислокация пунктын юк иткәндә генә дә Франциянең дистәләгән гражданы һәлак булган, ә шуннан бирле «Украина конфликтында мондый һөҗүмнәр нормага әверелгән».

«Хәрби җитәкчелектә француз армиясенең урта звенодагы офицерлары арасында ризасызлык чыгудан куркалар. Һәлак булганнар арасында алар «пропорциональ яктан күп», һәм хәзерге этапта ук Украина ТВДсында (хәрби хәрәкәтләр театрында – ред.) ротация өчен «үз ирекләре белән хәрби хезмәткә килүчеләрне» эзләү һәм «юк булучыларны алыштыру» проблемалары теркәлә», – дип аңлатты Тышкы разведка идарәсе директоры.

Бер үк вакытта Париж югалтулар санын да, Украинадагы конфликтта француз хәрбиләренең катнашу фактын да бик нык яшерә. Шуңа күрә ил хакимияте һәлак булганнарны җарләү белән бәйле проблемаларны хәл итүдә, аларның гаиләләренә компенсацияләр һәм инвалидларга пенсияләр түләүдә кыенлыклар белән очраша.

Февраль ахырында Макрон Париж Россия «бу сугышта җиңмәсен өчен барысын да эшләячәген» белдерде. Аның сүзләренчә, Көнбатыш илләре лидерлары Украинага гаскәрләр җибәрү мөмкинлеген тикшергән, әмма әлегә килешүгә ирешә алмаган.

Соңрак, НАТОдагы союздашлар тарафыннан да, ил эчендә дә бу чыгышлары өчен каты тәнкыйтькә дучар булган сәясәтче, аның барлык сүзләренең җентекләп уйланылган булуын билгеләп үтте. Март башында оппозиция лидерлары белән очрашу вакытында Макрон яңадан Франциянең Киевка ярдәм итү мәсьәләсендә «лимитлары һәм Кызыл линияләре буламавын» белдерде, дип яза «РИА Новости».

Франция Президентының Украинага гаскәрләр җибәрү турындагы сүзләренә карата Кремльдә вакыйгаларның мондый үсеше Россия белән НАТОның турыдан-туры хәрби бәрелешенә китерәчәген белдергәннәр иде.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.