Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:53, 18.03.2024

Путин Навальныйны* чит илдә утырган кешеләр белән алыштырырга әзер булганын әйтте

Владимир Путин Алексей Навальныйны* Көнбатыш илләрендә төрмәдә утырган «кайбер кешеләргә» алыштырырга әзер булуын әйтте, дип яза РИА Новости. Бу хакта ул сайлау узганнан соң журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Господин Навальныйның* тормыштан китүенә берничә көн кала миңа кайбер коллегалар (хакимият хезмәткәрләре түгел), кайбер кешеләр господин Навальныйны* Көнбатыш илләрендәге төрмәләрдә утырган кайбер кешеләргә алыштыру идеясе булуын әйтте. Ышана аласыз миңа, ышанмаска мөмкинсез – минем белән сөйләшкән кеше әйтеп тә бетермәде, мин «Риза», дидем. Әмма бер генә шарт – ул кире кайтмаска тиеш. Бетте-китте. Әмма, кызганычка, булган әйбер булды. Мондый әйбер була. Моның белән берни дә эшләп булмый. Тормыш шундый», – диде ул.

Путин Навальныйның* үлемен «күңелсез вакыйга», дип атады. Мондый хәлләрнең моңа кадәр дә булганын (төрмәдә утырган кешеләрнең үлүе турында сүз бара), шул исәптән АКШта да булуын билгеләп үтте.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Путинның бу сүзләре президентның ачык булуын күрсәтә. «Ул чыннан да моны эшләргә әзер иде», диде ул.

*Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.