Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

15:32, 17.03.2024

Икесе дә Самат исемле классташлар юлда кара-каршы бәрелешкән, бер Самат үлгән

Фото: © казань_Татарстан_медиа аккаунты видеосыннан скриншот

Казан янындагы Сокуры авылы янында фаҗига булган, бу юл һәлакәте – шаккаттырлык очрак. Язмыш бер авылдан чыккан һәм бер класста укыган ике Саматны кара-каршы очраштырган.

Бер Самат йөк машинасында хәрәкәт иткән, икенче Самат «Танк» дигән кытай машинасында барган. «Танк»та баручы Самат туры барган җиреннән кисәк газга баскан һәм каршыда баручы йөк машинасына бәрелгән.

Социаль челтәрдә бу вакыйгадан соң төшерелгән видео чыкты. Видеодагы өзектә бер Самат юл һәлакәтендә үлүченең үзенең классташы икәнен ишетә.

Кайсы авылдан? – дип сорау бирә аңа ир-атларның берсе.

Ибрайдан.

Кайсы? Мин дә Ибрайдан бит.

… Самат.

Самат?! Самат?! – дип ачыргалана йөк машинасы йөртүчесе.

Бер авылданмыни? – дип сорау бирәләр аңа.

Әйе. Минем дә исемем Самат. Бергә укыдык, – дип җавап бирә ул.

Сүз Аксубай районындагы Ибрай авылы турында бара.

Видеода ахырдан берәү юл һәлакәтенең ничек булуын фаразлый, аның сүзләренчә җиңел машинада барган йөртүченең хәле начарланырга мөмкин. Ул туры барган җиреннән каршы якта барган машинага бәрелгән.

Ике машинага да ут капкан. Җиңел машинаның йөртүчесе башта исән була һәм күпмедер вакыттан соң мәңгелеккә күзләрен йома.

Источник: Intertat
просмотров: 52

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.