Җырчы Айдар Галимовның кызы, җырчы, блогер Айгизә Галимова егете белән төшкән яңа фотоларын күрсәтте. Аларда Айгизәнең тәнендәге барлык татуировкалар да, калган ясалма урыннары да яхшы күренә.
«Татарлар дөньясында» дигән телеграм-каналдан әлеге фотоларны күрүчеләр күпләп комментарийлар калдырган. Аларның шактые тискәре характерда, чөнки күпләр танылган артистның кызын мондый образда кабул итә алмаган, күрәсең.
Фото: © социаль челтәрдән
Фотолар янында нинди генә сүзләр язып бетермәгәннәр. Күбесе Айгизәнең башкаларныкына охшамаган кыяфәтенә кагыла.
«Әтисе нигә карамый икән?»;
«Абау!»;
«Моның белән йөрергә... Ясалма бар җире. Тырнаклары...»;
«Кешедә чак кына этика диген әйбер булырга тиештер бит. Кит инде, дөньяга сыешлы түгел, Аллам сакласын»;
«Оятсыз кыз»;
«Ул күлмәгеңне бөтенләй салып ташларга иде, апаем, абау»;
«Әтиеңә синең өчен бик оят»;
«Әнисе бик тыйнак хатын, бу кыз кемгә охшаган. Култык асты шәрә, җил чыкса, бөтен мимиләре күренәчәк»;
«Күлмәген кендегенә чаклы күтәрсә, кызыграк булыр иде»;
«Дөнья көтә торган кеше, балалар үстереп, ирне ашарга пешереп каршы ала торган шундый буламы инде?»;
«Коточкыч, бөтен җирендә наколка»;
«Ботында штампы бар, югалмас»,
«Тамгасы бар, югалса да эзлэп табарга була»;
«Абау, ямьсез наколкалары. Бала тапкач, баласы «бу ни?» дип сораса, егыл да кит»;
«Бу иренне нигә шулхәтле кабартырга?» дип язучылар бар.
Блогерның моңа кадәр дә шактый ирекле стильдә, кайвакыт, ярымшәрә диярлек төшкән фотоларын да куйганы бар иде.
Фото: ©социаль челтәрләр
Комментарий ияләре арасында Айгизәнең егетен кызганучылар да бар.
«Вәт егет капка-а-ан, күренеп тора тыйнак икәне. Ай-яй-яй...», «Мескен малай», «Бу инде ничәнче егете, сорарга да куркам», «Яхшы чакта кач син моннан, егет», «Бигрәк чибәр егет, кызганыч», – дип яза алар.
Айгизәне яклаучылар да, кеше тикшермәскә киңәш итүчеләр дә юк түгел.
«Ай- яй, бик усал халык, нинди генә комментарийлар юк. Әйтегез әле, сезнен барыгызның да нинди эше бар бу яшьләрдә? Үзләренә килешеп тора, матурлар. Сез дә балалар үстерәсез, ничек булачакларын беркем дә белми»;
«Әнисенә охшаса, кабат тәртипле булыр. Яшь әле ул»; «Әтисе дә бик интеллегент», – ди алар.