Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

08:00, 14.03.2024

Рөстәм Миңнеханов: «Илнең киләчәген сайлаячакбыз»

Рөстәм Миңнеханов: «Илнең киләчәген сайлаячакбыз»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлау уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

15 марттан 17 мартка кадәр Россия Президентын сайлау узачак.

Күпмилләтле илебез гражданнарының үз ихтыярын белдерүе, һичшиксез, тарихи әһәмияткә ия булачак, киләсе 6 елга дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешен билгеләячәк.

Якындагы 3 көндә без илнең киләчәген сайлаячакбыз.

Татарстан Республикасы бүгенге көндә Россия Федерациясенең терәк субъекты, гомум икътисадның төп күрсәткечләре һәм тормыш сыйфаты ягыннан алдынгы төбәк булып тора.

Без планнар корабыз һәм ышанычлы адымнар белән алга барабыз. Җитештерү өлкәсен заманча нигезгә күчерәбез, киң колачлы инфраструктура проектларын гамәлгә ашырабыз. Барлык социаль йөкләмәләребез үтәлә, гражданнарның шәхси үсеше, алар иҗади сәләтләрен тулысынча ача алсын өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. Татарстанда яңа объектлар сафка бастырыла һәм халык ихтыяҗларында файдаланыла торган мәйданнар, биналар, җәмәгать урыннары төзекләндерелә.

Эшләнгән эшләребез күп, әмма әле башкарасы эшләребез дә байтак. Шуңа күрә Ватаныбызның куәтен ныгытуны, республикабызның алгарышына ирешүне максат иткән юлыбызны дәвам итү гаять мөһим.

Татарстан төрле милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулык, җәмгыятьнең тупланганлыгы югары дәрәҗәдә булу белән аерылып тора. Сынаулар чорында бу бигрәк тә ачык чагылыш таба.

Махсус хәрби операция шартларында дәүләт башлыгын сайлау гражданнарның бердәмлеге күрсәткече булачак. Без ил президентын гына түгел, Россиянең Кораллы Көчләре Югары башкомандующиен дә сайлаячакбыз.

Сайлау кампаниясенең «Бердәмлектә – көч! Россия өчен тавыш бирәбез» дигән шигаре аерым символик мәгънәгә ия.

Хөрмәтле сайлаучылар!

Татарстанда сайлау алды чоры уңай һәм тыныч вазгыять шартларында узды, бу исә халыкның сайлау культурасы югары булуын дәлилли.

Иртәгесе көннән республика буенча барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында 2,7 меңнән артык тавыш бирү участогы ачылачак.

Сезне, һәрвакыттагыча, актив гражданлык позициясе белән тирәнтен һәм җитди уйланган карар кабул итәргә өндим.

Сайлауга килегез! Гаиләгез белән килегез!»

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.