Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

21:00, 13.03.2024

«Лукойл»ның вице-президенты үлгән

«Лукойл»ның вице-президенты үлгән

«Лукойл»ның вице-президенты Виталий Робертус үлгән. Аңа 53 яшь булган, ул институттан соң экономист булып килеп, 30 ел «Лукойл»да эшләп, зур дәрәҗәләргә ирешкән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте яза. Соңгы елларда сатып алу һәм сату, шул исәптән авиация ягулыгы белән бәйле эшләр өчен җаваплы булган.

«Безнең хәтеребездә ул талантлы җитәкче булып калачак», – диелгән компания хәбәрендә. РБК язуынча, ул авиамоделист булган, 7 тапкыр авиамодель спорты буенча Россия чемпионы булган.

2022 елның маенда Мытищи шәһәрендә шаманнар сеансында булганнан соң, «Лукойл»ның топ-менеджеры Александр Субботин үлде. Былтыр октябрь аенда «Лукойл»ның директорлар советы җитәкчесе Владимир Некрасов үлде. Некрасовка кадәр бу вазифада Равил Маганов эшләгән иде. Ул исә 2022 елның сентябрь аенда хастаханә тәрәзәсеннән егылып төшеп үлде.

«Лукойл»ның тагын бер җитәкчесе сәер генә үлеп киткән (ул – унөченче)

Источник: Intertat
просмотров: 81

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.