Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 13.03.2024

Лаеш районында авариядә үлгән Хәерби кешесенең танышлары: «Рульдә килеш хәле киткәндер»

Лаеш районында авариядә үлгән Хәерби кешесенең танышлары: «Рульдә килеш хәле киткәндер»

Лаеш районының Сокуры авылы янында авариядә 57 яшьлек ир-ат һәлак булган. Танышлары фикеренчә, авария алдыннан аның хәле киткән булуы ихтимал. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Мәрхүм ир-ат – Хәерби авылы кешесе. Шаһитлар сүзләренчә, аның машинасы кисәк кенә каршы як полосага чыга һәм «КамАЗ»га бәрелә. Йөк машинасы бәрелүдән качарга өлгерми. Бик каты бәрелүдән соң, җиңел машина нык җимерелә, йөртүчесе үлә.

Биредә яшәүчеләр ярдәмгә ташлана, зыян күрүче ир-атны яньчелгән машинадан чыгармакчы булалар. Кызганычка, бар тырышлыкка карамастан, ул һәлак була.

«КамАЗ» йөртүчесенә зыян килмәгән.

Мәрхүмнең танышлары сүзләренчә, рульдә килеш аның хәле киткән, шуңа күрә ул машина белән идарәсен югалткан. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, бәрелешкәннән соң, 2 машинага да ут капкан. Якынча белешмә буенча, Кытайда эшләнгән внедорожник йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «КамАЗ»га бәрелгән, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.