Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:00, 13.03.2024

Хор җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова: «Мин конкурсларга катгый каршы»

Хор җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова: «Мин конкурсларга катгый каршы»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстан дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры, Аида Гарифуллина, Альбина Шәһиморатова кебек талантларны тәрбияләгән Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова кунакта булды.

Алып баручы Лилия Кадыйрова артисттан киңәш сорады.

– Ике бала әнисе, олы балам хорга йөргән әни буларак сорыйм әле. Бик күп әти-әнинең, аңлап та бетермичә, баласын сәхнәгә төртеп чыгарасы, аларны «телевизорга кертеп куясылары», баладан «йолдыз ясыйсылары» килә. Ә бит вокал сәнгате – бик зур эш, әзер булып килергә кирәк. Сез бер интервьюгызда «тавышны дөрес куймаган, бугазга манипуляцияләр ясаган вакытта, хәтта ки, онкология чиренә кадәр алып барып җиткерергә була» дип әйткәнсез. Баланы үстергәндә сак карарга кирәклеген әйтәсез. Менә киңәшегезне ишетәсе килә. Баланың җырлыйсы киләме яки юкмы, әллә шаяру гынамы икәнен кайчан аңлап була. Хорга бирергәме, әллә сольныйгамы?

– Бернинди шиксез хорга бирергә, бу – мин бернинди шикләнүсез тәкъдим итә торган рецепт. Барлык ата-аналарга үзләренә киңәш итәм. Бу конкурслар – әхлаксыз (безнравственный) эш. Мин аларга катгый каршы. Конкурслар баланың психикасын боза. Моңа һәр бала әзер түгел. Сез берәр кайда бәхетле вундеркинд күргәнегез бармы? Аларга адаптацияләнергә бик авыр, зур тормышта үзен тапканнар – санаулы. Алар балачак данында яши, һәркем моны кичерә алмый. Барысының психикасы бозылган. Баланың сәламәтлегенә караганда, сезгә үз амбицияләрегез кадерле икән, рәхим итеп бирегез. Конкурста искиткеч феноменаль балалар җырлый. Ул хордан чыккач та шулай җырлаячак. Монда аның җаваплылыгы зур түгел. Алар хорда күбәү булуларын аңлый. Бала җырлаганда төкереген йотарга өлгерми калырга, ахырга кадәр сузып бетерә алмаска мөмкин. Ә хорда иптәшең бар, ул дәвам итәчәк...

Бу хакта Миләүшә Тәминдарова «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 28.19 минутта сөйли башлый.

Источник: Intertat
просмотров: 79

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.