Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:00, 13.03.2024

«Мин аны бик юксынам. Төшемдә булса да күрергә телим, тик ул төшемә дә керми»

«Мин аны бик юксынам. Төшемдә булса да күрергә телим, тик ул төшемә дә керми»

13 март 2024  18:00

Кукмара районыннан Алексей Айдак хәрби биремне үтәгәндә берничә хезмәттәшен коткара: хәрбиләрнең берсен ул куркынычсыз урынга этеп чыгарырга өлгерә, ә икенчесен үз гәүдәсе белән каплый. Алексей Батырлык ордены белән бүләкләнә. Оныгы турында аны тәрбияләгән әбисе сөйләде.

«Беркайчан да беркемне дә рәнҗетмәде, ярдәм сораган һәркемгә ярдәм итәргә тырышты»

Алексей Айдак 1985 елда Татарстанның Кукмара районында туа, абыйсы Сергей белән бергә алар Кызыл Октябрь авылында әбиләре янында үсәләр. Починок-Кучук урта мәктәбендә укыйлар.

«Мәктәпне тәмамлагач, Сергейны әтисе ягыннан әбисе үзе янына чакырды. Ул китте, гаилә корды, ә менә Алексей авылдан китәргә, мине ялгыз калдырырга теләмәде», — дип сөйли «Хезмәт даны» газетасына Салихә Галимуллина.

Әбисе яраткан оныгын армиягә озата, аның кайтуын көтеп ала. Алексей нигездә төзелештә эшли. Мобилизация башланганда, ул Арча районы оешмаларының берсендә эшләгән.

«Беркайчан да эшсез утырмады. Ишегалды, бакчаны һәрвакыт чисталыкта һәм тәртиптә тотты. Кулы һәр эшне белә, теләсә кайсы эш коралы белән эш итә белә иде. Беркайчан да беркемне дә рәнҗетмәде, ярдәм сораган һәркемгә ярдәм итәргә тырышты», — ди оныгы турында аның иң якын кешесе.

Гаилә белән яхшы таныш булган күршесе Фидания Мулюкова да егет турында яхшы сүзләр генә әйтә. «Алексей тырыш, ярдәмчел, игелекле булды, әбисен бик ярата иде. Һәрвакыт исәнләшә, татарча матур итеп җавап бирә иде. Беркайчан да беркем белән дә бәхәсләшмәде. Бик оста куллы иде, башлаган эшен һәрвакыт ахырына кадәр җиткерде. Ул безгә ясаган чебиләр йорты әле дә яңа кебек тора», – дип сөйли Фидания ханым.

Алексей 2022 елның 26 сентябрендә хәрби комиссариаттан повестка ала.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Әби, син, иң мөһиме, мине көт...»

Алексей 2022 елның 26 сентябрендә хәрби комиссариаттан повестка ала. Дуслары белән бергә Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә.

«Беркайчан да бернәрсәдән дә зарланмады, мәктәп елларыннан бирле мөстәкыйль булды. Ул чибәр егет иде - чын солдат», - дип горурланып сөйли Салиха апа оныгы турында.

2023 елның җәендә ул ял итәргә кайта, якыннарына биш көн дәвамында үзеннән дә биек булган окоп казуы, иптәшләре белән бергә ризык әзерләве турында сөйли. «Әнисе һәм энесе аңа кирәкле әйберләр белән посылкалар җибәрделәр», — дип искә ала әбисе.

Еракта булуына карамастан, хәрби хезмәткәр көн аралаш якыннарына шалтыратып тора, әбисенең сәламәтлеге турында белешә. «Минем барысы да яхшы. Әбием, син иң мөһиме, мине көт», – диде ул миңа. Әлеге сүзләре гел башымда тора», — ди Салиха апа.

«Мин аны бик юксынам»

Узган елның октябрендә 38 яшьлек ир-атның гомере махсус хәрби операция зонасында фаҗигале рәвештә өзелә. Хезмәттәшләре әйтүенчә, хәрби биремне үтәгәндә ул сугышчыларның берсен куркынычсыз урынга этеп чыгара, ә икенчесен үз гәүдәсе белән каплый һәм снаряд кисәкчекләре ярасыннан һәлак була.

Алексей Айдак үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.

«Алексей: «Әби, минем белән берәр нәрсә булса, мине авыл зиратында җирләгез», - диде. Без аның үтенечен үтәдек», — ди Салиха апа.

Починок Кучук урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Айдак Алексей Александрович истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Фото: © kukmor-rt.ru

Аның үлеменнән соң берничә ай вакыт узган, әмма әби һаман да оныгының үлеменә ышана алмый. Ул каядыр киткән һәм кире кайтачак дип тоела, ди.

«Мин аны бик юксынам. Төшемдә булса да күрергә телим, тик ул төшемә дә керми», — ди күз яшьләре белән Салиха апа.

«Татар-информ», Эльза Кузнецова

Источник: Intertat
просмотров: 100

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.