Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:10, 13.03.2024

Атнабайның энесе Мәгъдән Атнабаев татар язучыларыннан гафу үтенә: «Миңа уңайсыз булды»

Атнабайның энесе Мәгъдән Атнабаев татар язучыларыннан гафу үтенә: «Миңа уңайсыз булды»

«Интертат»та Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылу тантанасыннан репортаж басылгач, Россия Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аиткулованың чыгышы татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты.

«Әнгам Касыйм улы белән Башкортстанның халык шагыйре буларак та, башкорт халкының мәшһүр улы буларак та горурланабыз. Аны «Кара табын башкорты» дип әйтәбез. Аның шәҗәрәсен бөтенебез дә беләбез.

Аның әсәрләре башкорт әдәбиятының алтын фондында саклана. Ул – башкорт сүзен әдәбиятта югары кимәлгә күтәреп, дөнья кимәлендә күрсәткән шәхес...

Бурычларга килгәндә, без үзебезнең туган телебезне саклап, үстереп, балаларыбызга тапшырыйк. Үзебезнең матур телебездә сөйләшергә язсын, булсынмы ул әдәби башкорт теле, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты булсынмы», – дип сөйләгән иде Эльвира Аиткулова.

Түрәнең бу сүзләренә социаль челтәрләрдә бик күп тискәре кайтавазлар язылды. Репортаж авторына да фикер белдерүчеләр булды. Без халыкта резонанс уяткан теманы кабат күтәреп, күренекле шәхесләрнең фикерен барлап чыктык.

«Аиткулованың бу сүзләре этник мәсьәләләрдә аның белеме җитмәвен күрсәтә»

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аиткулованың чыгышын яңалык буларак кабул итмәдем. Аңардан андый чыгышларны әле киләчәктә дә ишетербез. Ул Мөслимгә федераль Сабан туена килеп тә, безнең республика җитәкчеләре алдында: «Без борынгы башкорт туфрагында басып торабыз», - дип чыгыш ясаган иде. Хикмәт нәрсәдә? Ул ырулар темасын актарып чыгарды, Әнгам Атнабаевны Кара Табын ыруыннан, диде. Ырулар, кабиләләр чоры бик борынгы заманнарда булган. Ул чорны дәлил итеп күрсәтү бөтенләй бернинди кысаларга сыймый. Ырулар мәсьәләсенә килгәндә, Табын кабиләсе татарларда да, казахларда да, Кырым татарларында да булган. Утрак тормышка күчеп, күп еллар үткәч, халык алар турында оныткан, ә утрак тормышка соңрак күчкән халыкларда кабилә эзләре әле дә ялтырап ята. Шуңа күрә Аиткулованың бу сүзләре этник мәсьәләләрдә аның белеме җитмәвен генә күрсәтә.

Һәркем үзен кем дип таный, шул милләткә карый. Киләләр дә: «Син үзеңнең кем икәнлегеңне белмисең. Син башкорт», - дип әйтәләр. Бу бит көлке. Хәзер кешенең каны, баш сөяге буенча милләтен тикшерә башласак, кая кереп киткәнебезне үзебез дә сизми калачакбыз. Бу – бик куркыныч әйбер. Кеше үзен кайсы милләт вәкиле итеп хис итсә, шул милләтнеке була. Мәсәлән, «Яшә, татар!» җырын иҗат иткән Альберт Исмаил башкорт булам диде дә, «Без башкортлар» дигән җыр язды. Башкорт буласы килгән икән – булсын. Анда безнең эшебез юк. Аны башкорт булуы белән котлыйм. Башкорт халкы аның белән рәхәтләнсен.

Үзен татар шагыйре дип санаган, татар халкы аны үзенеке дип кабул иткән Әнгам Атнабаевны башкортлаштырырга тырышу – ул көлке һәм кызганыч күренеш. Икенче яктан, бөек шәхесне үзләренеке итәргә тырышучы башкортларны да аңлыйм. Киләчәктә Әнгам Атнабаевны, бәлки, казахлар да, каракалпаклар да, үзбәкләр дә үзләренеке итәргә тырышыр. Мисал өчен, мең ел элек «Шаһнамә»не язган күренекле фарсы шагыйре Фирдәүси вафат булгач, үзенеке итәр өчен җиде шәһәр бәхәсләшә. Бу күзлектән, Атнабай – бик бәхетле шәхес.

«Иң нык гаеплеләре - әнә шунда булып та, шуны ишетеп тә, шуңа каршы сүз әйтмәгәннәре»

«Интертат» сайтында «Атнабайга һәйкәл ачылу, яки Татар шагыйреннән башкорт ясау мизгелләре» мәкаләсе астына бер укучы, исемен күрсәтми генә, саллы фикерен язып калдырган. Әлеге фикерне укучыларга җиткерергә булдык.

«Эльвира Аиткулова «һич куркып тормыйча», Тәтешле татарлары һәм Казаннан килгән Татарстан татарлары каршында, шул район татары Әнгам Атнабаевны башкорт дип, ә шул татарлар сөйләшә торган татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип атарга базнат иткән. Сорау. Ә шунда булган Тәтешле районы татарларыннан, Әнгам аганың туганнарыннан, Казан кунакларыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкилләреннән, кем дә булса шунда ук: «Юк, Әнгам ага башкорт түгел, ул татар, без сөйләшкән тел дә, бернинди дә башкорт теле диалекты түгел, ул татар теле», - дип җавап бирергә базнат иттеме икән? Әгәр итмәгән булса, бу турыда монда язып торудан гына файда юк. Башта курыкмыйча җавап бирергә өйрәнергә кирәк. Җавап бирсәң, бәлки бүтән кабатламаслар да иде. Ә шунда ук җавап бирмәгәч, кабатларлар да кабатларлар инде. Гаеп үзебездә, татарлар. Иң нык гаеплеләре - әнә шунда булып та, шуны ишетеп тә, шуңа каршы сүз әйтмәгәннәре», – диелгән әлеге фикердә.

«Җирле халыкка минем сүзләрем теләктәшлек булыр иде, ләкин Аиткулова аңа ирек куймый»

Һәйкәл ачылу тантанасында тамашачы буларак катнашкан Вахит Имамов, язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире (тантанада Вахит Имамовка сүз бирелмәде):

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Тантана янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе белән төгәлләнде. Аларга кирәкле кешеләр сөйләп бетерде, бүтәнчә чыгыш ясаучы кирәкми иде. Альфред Дәүләтшин – сыналган кеше. Ул хакимияткә каршы сөйләми. Шуңа күрә мин аңа сүз бирүләренә гаҗәпләнмәдем дә. Мин чыгып, Тәтешледә саф татар кешеләре яши, монда төньяк-көнбатыш диалекты юк, суган әкияте сөйләүдән туктагыз дип әйтүем Аиткуловага кирәкми. Җирле халыкка минем сүзләрем теләктәшлек булыр иде, ләкин Аиткулова аңа ирек куймый.

Аиткулова сөйләгәндә минем: «Ни өчен татарны баскыч итеп югарыга үреләсез әле?» – дип кычкырасым килде. Саный башласаң, башкортның бөек язучылары, шагыйрьләре дип кемнәрне атый алабыз соң? Алар Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Шәехзадә Бабич, диләр. Соң монда башкорт юк бит. Рәми Гариповны чын башкорт, дип исәпләргә була, ләкин ул 1950нче елдан соң гына күтәрелгән. 1917 елга кадәр аларда бөек язучылар булмаган, чөнки Уфада сәүдәнең 90 процентын татарлар тоткан.

«Казаннан килгән татарларга сүз бирмәүләре шулкадәр уңайсыз булды. Вахит Имамов, Ләбиб Лерон алдында гафу үтенәм»

Мәгъдән Атнабаев

Фото: © Рифат Каюмов

Югары Тәтешледә Әнгам Атнабаевка һәйкәл кую мәсьәләсен кузгатып җибәргән шәхес – ул Әнгам Атнабаевның 92 яшен тутырып килүче бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев. Тантанага Казан язучыларын чакыручы да ул иде. Эльвира Аиткулованың чыгышына карата аның да фикерен белешергә булдык.

Мәгъдән абый, Әнгам Атнабаев «Менә шулай!» шигырендә «Менә шулай яшәп ятам Мин – чи татар башкорт илендә», – дип язган булган. Һәйкәл ачылышында Аиткулова аны Кара Табын ыруы башкортына кертте. Моны ничек кабул иттегез?

Тарихка күз салсак, Чокыр авылыннан бер төркем Кара Табын ыруы башкортлары Күрдем авылына күченеп килгән булган. Шуның аркасында башкортлар Күрдем авылы халкын Кара Табынныкы диләр. Күренекле мәгърифәтче Гали Чокрый да Чокыр авылыннан.

Һәрхәлдә, Күрдем – ул татар авылы. Мондагы халык Явыз Иванның чукындыру сәясәтеннән качып, Ык буеннан кара урман эченә урнашкан. Дини эзәрлекләүләр бу тирәгә дә килеп җиткәч, чукындырудан котылу өчен халык үзен: «Без татар түгел, без башкортлар», – дип әйтергә мәҗбүр була. Шушы хәйлә белән безнең бабаларыбыз ислам динен саклап кала.

Әнгам абый иҗатында Гали Чокрыйны зурласа да, үзен Табын ыруыннан, дип танымады. Ул ырулар темасына якын да килмәде. Аиткулованың әйткән сүзенә карап, зинһар өчен, фикер йөртмәгез. Ул әйтсен. Без монда җыелып, аны инде тәнкыйтьләдек. Аиткулованың чыгып, абыйны Кара Табын ыруыннан дип әйткәнен тыңлау миңа халык алдында шулкадәр уңайсыз булды. Авызына барып сугасыңмени инде аның?

Казаннан килгән татарларга сүз бирмәүләре дә шулкадәр уңайсыз булды. Вахит Имамов алдында да, Ләбиб Лерон алдында да гафу үтенәм. Тегеләрнең сценарийларына мин кысыла алмадым. Васил Шәйхразыевны да тантанага чакырыйк, дип район башлыгына күпме үтендем. Юк, чакырмады. «Нур» театрында узган бәйрәмдә үзләре бер табын артында утырдылар, ә рәсми чарага чакырырга курка. Менә сәясәт шушы була. Әгәр район башлыгы тантанага татарларны чыгарган булса, аңа үзеннән югары хакимият алдында авыр булачак иде. Аңа: «Татар белән башкортны бутыйсың?» – дип шелтә белдерәчәкләр иде.

Фото: © Рифат Каюмов

Чын татар районында халыкны башкортлаштыру, руслаштыру бара. Кичә Тәтешледә 70 яшьлек бер мөселманны җирләдек. Аны соңгы юлга озату бары тик русча барды. Юкса арабызда бер рус кешесе дә юк иде. Менә шундый хәлдә торып калдык без хәзер.

Атнабай исән чакта Башкортстан аны күтәрергә ашыкмады, чөнки ул һәрвакыт «татармын» дип язды, башкортча бер генә шигырен дә сөйләмәде һәм бастырмады. Башкортча язган шигырьләре булган. Архивта аның ике капчык кулъязмалары саклана. Үз куллары белән башкортча язган шигырьләрен үзем күрдем. Әнгам абый тугандаш ике халыкны да яратты, бертигез күрде. Ул татар белән башкортны беркайчан да аермады. Күптән түгел Уфада аның китабы чыкты. Минем үтенеч белән аны «Халык шагыйре Атнабай» дип атадылар. «Башкортстанның» дигән сүзне керттермәдем, чөнки ул ике халыкныкы да. Сез дә татар шагыйре, дип кенә язмагыз.

Әнгам Атнабаев «Башкортстанның халык шагыйре» дигән исемне 1997 елда гына алды, юкса күптән моңа лаек иде. Башкортстан хакимияте аңа бу исемне татар булганы өчен бирми йөртте. Минтимер Шәймиев: «Башкортстанныкын бирмәсәләр, Татарстанныкын бирәбез», – дигәч кенә, Мортаза Рәхимов бирергә мәҗбүр булды.

Һәйкәл ачылышыннан кайткач, Вахит Имамов белән элемтәгә кердеңме?

Әйе, без күрештек.

Безгә ачуланып кайтканмы?

Сизмәдем. Миңа белдермәде.

«Мәгъдән бабай бик нык гафу үтенә», – дип җиткер яме, улым. Бик кыен хәлдә калдым. Татарларга кунакчыллык булмады, дип район башлыгына яздым. Сез Аиткулованың: «Атнабай Кара Табын ыруыннан», – дигән сүзенә игътибар итмәгез. Ул үзенең наданлыгын күрсәтте. Барысына да сәлам җиткер. Мин сөйләгәннәрнең барысын да Вахиткә әйт.

«Эльвира Аиткулованың чираттагы чыгышы татар-башкорт темасына янә чыра өстәде»

Илзирә Юзаева, журналист, «ТНВ» телеканалында «Заман көзгесе» тапшыруы авторы һәм алып баручысы:

Фото: © Илзирә Юзаеваның «Вконтакте» сәхифәсеннән

Эльвира Аиткулованың чираттагы чыгышы татар-башкорт темасына янә чыра өстәде. Мондый «опус»лардан, гаделсезлектән, чарасызлыктан йөрәкләр дөрләп янганда, «Башкорт илендә яшәп яткан чи татар мин», – дип әйткән Әнгам Атнабаевның үз туган телендә, үз халкына язып калдырган нәсихәтләре искә төшә дә, сораулар арта гына. Үз-үзебезгә бирергә тиешле сораулар.

Ютубны ачып карагыз. Батырша, Гафури, Акмулла, Атнабаев, Бабич, Вәлиди, Шәйморатов, Хәкимов кебек данлыклы татарлар турында фильмнар төшерелә, әмма безнең тарафтан түгел шул. Без үзебез күбрәк күтәрсәк, сөйләсәк, төшерсәк, алай булмас иде ул. Былтыр Яңагош авылында мәктәп ябылуына да әллә ни исебез китмәде. 2014нче елда Бүздәк районында гына 25 татар мәктәбе ябылган булган. Иске Бүздәк, Таллы күл, Казаклар, Якуп, Ахун,Тугай, Әмир, Кыска елга һәм башка авылларда. Исемнәре генә нинди бит!!! Чәчләрең үрә торырлык. Юк, без дәшмичә калдык, хәтта белмәдек тә. Мин ул җимерек биналарның идәннәреннән язучыларыбызның тапталып беткән портретларын җыеп, Казанга алып кайттым. Йөрәгең ярылып үләрлек.

«Казан Атнабайның исемен мәңгеләштерүдә берәр нәрсә эшлиме?»

Рәмзия Абзалина, Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре:

Фото: © https://art16.ru/, Елена Сөнгатова

Чын шагыйрьләрнең пилотажы милләт төшенчәсеннән югарырак була. Аларның иҗатын бик күп халыклар якын итә. Әнгам Атнабаев чыннан да бөек шәхес. Аның иҗаты Хәсән Туфан бөеклегендә торырлык. Әнгам Атнабаевны башкортлар күтәрә икән, мин сөенәм, чөнки аны кем дә булса күтәрергә тиеш. Казан Атнабайның исемен мәңгеләштерүдә берәр нәрсә эшлиме? Юк. Татарларның көнчелеге бер-берсен күтәрергә ирек бирми. Әнгам Атнабаевның китаплары кайсы телдә чыкса да, шигырьләре кайсы телдә яңгыраса да, безгә ул аңлашыла, чөнки татар теле белән башкорт теле бик охшаш. Иң мөһиме, Атнабай онытылмасын.

Источник: Intertat
просмотров: 79

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.