Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:00, 13.03.2024

Ризыкка тел тидереп карау, иреннән үбү уразаны бозамы?

Ризыкка тел тидереп карау, иреннән үбү уразаны бозамы?

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза тотканда мәкруһ гамәлләр турында аңлаталар.

Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы? Бу гамәл уразаны бозмый, әмма мәкруһ (шелтәле) гамәл булып санала.

Мәкруһ – ул шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше гөнаһлы ула. Аңа отыш уеннар уйнау, ямьсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ. б. керә.

Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:

  • Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү.
  • Ризык һәм сагыз чәйнәү.
  • Берәр азыкка телне тидереп татып карау.
  • Иреннән үбү.
  • Авыз ачмыйча, ике көн рәттән ураза тоту.
  • Авыруының артачагын белә торып, ураза тоту.
  • Сатып алыначак малны (ризыкны) татып карау.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләрне башкару дөрес санала:

Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда).

Күзгә сөрмә тарту.

Тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү. Әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый.

Кан алдыру.

Сөлек салдыру.

Госел коену.

Аллаһы Тәгалә барыбыздан да риза булсын.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.