Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

11:00, 13.03.2024

Гөлназ Асаева бәби көтәме?

Гөлназ Асаева бәби көтәме?

Җырчы Гөлна Асаева үзенең сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Бу юлы берәү, үз сүзләренә бик нык ышанып, аңа: «Сез бәби көтәсез бит», – дип язып калдырган.

«Шулкадәр тазардыммы?» – дип язган җырчы, аптырап.

«Икенче бәби алып кайту теләгегез бармы соң?» – дип кызыксынучыга исә:

«Динә бәләкәй бит әле, аңа игътибар кирәк. Мин баланы табам икән, аны фәкать үзем үстерергә һәм тәрбияләргә тиешмен дип саныйм. Әти-әниләргә калдырып йөрүне хупламыйм. Динәгә 2 яшь тулды, әле бәләкәй. Икенче бала алып кайтырга мораль яктан әзер түгелмен. Әни булудан тыш мин бит әле артист та. Икесен бергә алып бару кыенрак. Һәр әйбернең үз вакыты, булыр, Аллаһы боерса», - дигән җырчы.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.