Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

10:51, 13.03.2024

Төбәкләр күгеннән 50ләп дрон бәреп төшерелде, тагын бер нефть заводы яна

Төбәкләр күгеннән 50ләп дрон бәреп төшерелде, тагын бер нефть заводы яна

Рязаньдагы нефть заводына бүген дүрт дрон төште. Беренчесе иртәнге 6:30 сәгатьтә очып килеп җиткән. Бу вакыйганы күреп торучылар: «Менә Рязань заводына да килеп җиттеләр. Безнең каршыда гына шартлаттылар. Рязань заводы да шартлады», – дигән сүзләр белән видео яздырган.

Пилотсыз очкычны күктә үк атып төшерергә тырышканнар, ләкин барып чыкмаган.

Шартлау нәтиҗәсендә ике кеше кыйпылчыклардан яраланган. Алар хастаханәдә.

Төбәк башлыгы Павел Малков Рязань нефть заводына һөҗүм ясалуын раслады.

«Рязань нефть заводына БПЛА һөҗүм итте. Һәлакәт нәтиҗәсендә янгын чыкты. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр бар», – дип хәбәр итте Малков.

30 дронны Воронеж өлкәсе күгендә бәреп төшергәннәр. Воронеж губернаторы Александр Гусев сүзләренчә, пилотсыз очкычлар төшкән урыннарда подстанциягә,торак йортка, кибеткә бераз зыян килгән. Бутурлиновский районда барлык мәктәпләр дә өйдән торып укуга күчерелгән.

Дрон төшкән базарның берсе шушындый хәлгә килгән.

Тагын бер пилотсыз очкыч Белгородтагы ФСБ төбәк идарәсе бинасына һөҗүм итәргә тырышкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, бинаның фасады зыян күргән һәм тәрәзәләре ватылган. Зыян күрүчеләр юк, дип яза «База» телеграм-каналы.

Белгородка килгән тагын бер дрон йортка бәрелгән һәм шартлаган, өйдәге тәрәзәләр коелган. Якында гына балалар бакчасы булган, ул да тәрәзәләрсез калган. Тагын бер дрон елгага төшкән.

Ленинград өлкәсендәге КИНЕФ нефть заводына да һөҗүм әзерлгәнгән, әмма самолет тибындагы БПЛА Кириш районында бәреп төшерелгән. Өлкә губернаторы Дрозденко әйтүенчә, завод гадәттәгечә эшли. Зыян күрүчеләр, җимерелгән урыннар юк.

Гомумән алганда, узган төндә Россиянең төрле төбәкләре: Брянск, Курск, Белгород, Воронеж өлкәләрендә 50ләп дрон ачыкланган, алар барысы да юк ителгән.

Кичә, 12 мартта, Россия территориясенә диверсантлар керүе тырышулары турында язган идек. Бүген чыккан мәгълүматлар буенча, алар 70ләп кеше булган.

Украина хәрбиләре Россия территориясенә Харьков өлкәсенең Одноробовка авылы ягыннан килгән. «База» каналы диверсантларның 12 марттагы берничә һөҗүме турында кайбер мәгълүмат ачыклаган.

Украина хәрбиләренең беренче төркемен чиктән 2 километр ераклыкта иртәнге сәгать 3:30да күреп алганнар. 20ләп кеше Одноробовка авылы ягыннан тимер юл буйлап Горьковский бистәсе ягына юл тоткан.

Моннан тыш, тагын бер төркем диверсантлар Одноробовка авылында табылган. Анда 50ләп кеше исәпләнгән.

Беренче төркемнең якынрак килүен көткәннәр, шуннан соң Россия хәрбиләре аларга артиллерия һөҗүме ясаган.

Икенче төркем диверсантлар иртәнге сәгать 9да Журавлевка авылы яныннан кермәкче булган. Алар Гоптовка авылы ягыннан керергә тырышкан. Сугыш барышында украиннарның Т-64 БМ танкы юк ителгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул минада шартлаган. Атыш иртәнге 11ләр тирәсендә тукталган, исән калган диверсантлар чигенгән.

Чик буенда урнашкан кайбер бистәләрдәге сайлау участоклары эвакуацияләнгән.

Источник: Intertat
просмотров: 81

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.