Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

09:06, 13.03.2024

Радий Хәбировтан көлгән КВН командасы егетләре гафу үтенгән видео яздырган

Радий Хәбировтан көлгән КВН командасы егетләре гафу үтенгән видео яздырган

Башкортстанның Әбҗәлил районы гимназиясенең «Барыбер» дип аталган башкорт КВН командасының Радий Хәбировтан шаяртуы турында язган идек. Башкортстан Башлыгы үзе сурәтләнгән «Атай» дип аталган шоколад чыгарган иде. КВН командасы чыгышында Радий Хәбировның хатыны әрмән булуга ишарәләп шаяртты, шулай ук Баймакта булган вакыйгаларны да искә алды.

Команда дисквалификацияләнде. Егетләрне алар укыган гимназиядән куарга мөмкиннәр дигән сүз чыкты.

Бүген башкорт егетләре гафу үтенгән видео чыгарды. Видены «Мэш бэтэч» телеграм-каналы чыгарган.

«Без, «Барыбер» КВН командасы, кайбер шаяртуларда хаклы булмавыбызны таныйбыз. Берничек тә шәхесләргә күчәргә, кемнедер үпкәләтергә теләмәгән идек. Бу шаяртулар белән негатив таратырга теләмәгән идек. Мәктәптә безгә нормаль карадылар, берничек тә кумадылар. Безнең белән сөйләштеләр… Кайбер урыннарда безнең хаклы булмавыбызны әйттеләр. Безнең команданың концепты шундый – кайбер урыннарда таякны артык каты бөгәбез. Әмма без бу уеннан шундый ажиотаж кубар дип көтмәдек. Оештыручыларга сорауларыбыз юк – киресенчә, алар безгә булыша, зур сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирде».

Телеграм канал, бу видеоның мәҗбүриләп яздырган булуына ишарәләп: «Егетләр, ике тапкыр күзегезне йомып алыгыз», дип язган. Комментарийларда: «Ярый әле экстремизм өчен утыртмаганнар», «Тагын бер шундый шаярту һәм алар чит ил агенты», «Менә сиңа сүз иреге – шаярту өчен гафу үтенергә мәҗбүр итәләр», дип язганнар.

Источник: Intertat
просмотров: 74

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.