Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

08:00, 13.03.2024

«Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы»

«Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы»

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Россия Федерациясе Президентына кандидат булган Владимир Путинның ышанычлы кешесе Минтимер Шәймиев сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле ватандашлар!

Быел 15 – 17 мартта без Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Бу юлы, бик көчле тышкы басым шартларында, бу гамәл дәүләтнең алдагы елларда эшләячәк җитәкчесен сайлап кую гына түгел. Бу юлы, сайлауда катнашып, без илебезнең дәүләт, технология, азык-төлек, фән суверенитеты һәм, әлбәттә, рухи бәйсезлеге өчен көрәшәбез. Димәк, без барыбыз да сайлауга килеп, рухи хәзинәләребез өчен, мәдәни мирасыбызны һәм рухиятебезне, милләтара һәм динара татулыкны саклау өчен бердәм тавыш бирергә тиешбез.

Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы».

Источник: Intertat
просмотров: 80

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.