Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

01:00, 13.03.2024

«Сез, дускайларым, шаяруны бөтенләй аңламыйсыз ахры»: Марат Галимовның хәтере калган

«Сез, дускайларым, шаяруны бөтенләй аңламыйсыз ахры»: Марат Галимовның хәтере калган

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты, җырчы Марат Галимов социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Кәркәле таулары» дигән шаян җырын тәкъдим иткән иде. Ул анда бу бары тик шаяру булуын әйтсә дә, тәнкыйть язучылар җырчының күңеленә тигән бугай. Бу юлы ул язылучылары каршына өйдә йөри торган халаттан чыгарга булган.

«Сәлам бирдек. Бу юлы чәч нормальмы? Сез, дускайларым, шаяруны бөтенләй аңламыйсыз ахры. «Кәркәле таулары» – ул юмор. Текстка бәйләнә башладылар. «ВКонтакте» социаль челтәрендә теләсә нәрсә язалар. Әгәр сез юморны аңламыйсыз икән, әгәр сез үпкәләгән икән… Намазга басыгыз, күңелегез тынычланыр, дөньягыз яктырып китәр.

Шуңа күрә азрак ак белән караны аерыгыз инде. Минем чәчем таралганмы, юкмы, шул ук киемне 2-3 көн киямме – бу минем сайлау. Сәхнәдә мин артист булсам да, тормышта мин мода күрсәтеп йөрүче түгел. Кемгә ошамый – карамагыз. Тәнкыйтьләгән кешеләргә рәхмәт кенә белдерәм. Сез бит үзегезнен нервыгызны бетерәсез», – дип көлеп тә, җитди булып та сөйли артист.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.