Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:18, 12.03.2024

«Баймак тәме бар» - Радий Хәбиров турында шаярткан гимназия укучыларын «кысалар»

«Баймак тәме бар» - Радий Хәбиров турында шаярткан гимназия укучыларын «кысалар»

Башкортстанда март башында «Атай» (Әти) дип аталган шоколад чыгуы турында хәбәр таралды. Анда улы Тимерне кочаклаган Радий Хәбиров сурәте бар.

Фото: © «Подслушано в Башкирии»

Уфаның Конгресс-холлында 7 команда катнашында КВН фестивале узган. Әбҗәлил районын тәкъдим иткән №1 Рәми Гарипов исемендәге гимназиянең «Барыбер» командасы Радий Хәбиров фотосы белән чыккан «Атай» шоколады турында шаярткан.

«Безнең кибеттә – «Атай» шоколады премьерасы. Made in Armenia (Әрмәнстанда эшләнгән – Радий Хәбировның хатыны әрмән булуга ишарә), – ди егетләрнең берсе. – Саклау срогы – 2024 елга кадәр. (Радий Хәбиров 2024 елдан соң эшеннән китәргә мөмкин дигән имеш-мимешләргә ишарә). Составы: 7% - какао, 0% - башкорт теле. Үзе баллы. Русча әйткәндә, «Лучше горькая правда, чем сладкая ложь» дигән сүзләр бу шоколадка туры килми».

Аннары диалог башлана:

- Саумысыз.

- Саумысыз, шоколад алыгыз?

-Башка тәмдәгесе бармы?

-Әйе, менә.

-Коньяк тәме беләнме әллә?
-Әйе. Әмма Баймак тәме бар. (Баймакта булган хәлләргә ишарә).

-Тәмле! Хайплы тәм!

-Әтәч тәме бар!

Команда чыгышы вакытында берничә тапкыр алкышлыйлар. «Барыбер» командасының исә кичә дисквалификацияләнүе турында мәгълүмат чыкты. Команда «уеннарның регламентын тупас бозу» һәм «гомуми кабул ителгән мораль һәм этик нормаларны сакламау» нәтиҗәсендә дисквалификацияләнә диелә.

Илһам Ишкинин «Аспекты» иҗтимагый-сәяси сайтына ни өчен дисквалификация булганын аңлаткан. «Дисквалификация даими рәвештә уен кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Редакторлар аларның шаяртуларын берничә тапкыр кисте, «бу кызык түгел, моны чыгармагыз», диде. Аларның яшь булуын исәпкә алып, редактура элементар әйберләрне аңлатты. Шоколад турында шаярту белән дисквалификация бәйле түгел», дигән ул.

Сайт язуынча, дисквалификация башкорт телендә барган Башкорт КВН ачык лигасы уеннары белән генә бәйле. «Барыбер» рус телендә булачак уеннарда катнаша ала.

«Что происходит в Башкирии» төркеменә куелган видеода дисквалификациянең шоколад турындагы шаярту белән бәйле булуы турында язалар.

«Нинди үпкәчем!» «Укучылар молодцы, дөреслек өчен рәхмәт. Дөресен әйтергә курыкмаганнар», «КВНда моннан да яманрак шаяртулар булганы бар, беркайчан да дисквалификацияләмәделәр», «Менә сиңа «шоколадный заяц», Бу шоколадның тышлыгында башка фото булса, бер дигән башкорт бренды булыр иде. Ә болай аны ашамаячаклар да. Егетләр дөресен әйткән», «Теләктәшлек йөзеннән, калган командалар торып чыгып китә алырлар иде. Мин шулай эшләр идем», «Мин бернәрсәгә дә аптырамыйм. Аларны ничек әле тукмап төрмәгә утыртмаганнар, Бөтендөнья корылтай әгъзаларының ничек һаман ул балаларны фаш итеп чыгыш ясамаганнарына гына аптырыйм», «ОМОНга жалу язса, егетләргә авырга туры киләчәк», дип язалар.

«Пруфы» басмасы язуынча, «Ак йорттан» – ягъни хакимияттән «Атай» турында шаярткан балаларны гимназия-интернаттан куарга дигән фәрман килгән. Сайт журналисты уку йорты директоры Илнур Салихов белән сөйләшмәкче булган, әмма ул телефонын алмаган.

Источник: Intertat
просмотров: 67

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.