Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:48, 12.03.2024

Ил-76 самолеты экипажы янган очкычны торак йортлар өстеннән алып киткән - видео

Ил-76 самолеты экипажы янган очкычны торак йортлар өстеннән алып киткән - видео

Ил-76 хәрби йөк самолеты Иваново өлкәсендә җиргә төшеп шартлаган. Анда барлыгы 16 кеше һәлак булган.

«Раньше всех. Ну почти» телеграм каналында шаһитлар төшереп алган видео чыкты – самолетка аэродромга килеп җитәргә нибары 2 километр калган булган. Очучылар, самолет аэродромга килеп җитмәсен аңлагач, аны торак йортлардан читкә алып киткән.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, самолет «Северный» аэродромыннан күтәрелгән булган, ул хәрби өйрәнүләрдә булган. Министрлык язуынча, күтәрелеп киткәндә самолетның бер двигателенә ут капкан. Башта аннан төтен чыгып бара, аннары ут күренә, ниндидер җиһазлар төшеп кала. Видеода да самолетның бер яктагы двигателе янганы күренә. Очкычның янгын сүндерү системасы утны сүндереп бетерә алмаган.

«112» телеграм каналы 12 кеше булган дип яза.

Думаның оборона буенча комитеты җитәкчесе Картаполов очкычның һәлакәткә юлыгу сәбәбен техник дөрес булмас дип атады.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.