Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:00, 12.03.2024

Җүләрнең җүләре (Евгений Обухов)

Җүләрнең җүләре (Евгений Обухов)

– Доктор, сезгә «син» дип эндәшсәм, ярыймы? Регистратурада сезгә ышанычымны расценкагызга кертүегез турында әйттеләр. Кыскасы, профессор, коткар! Минем кыяфәтем белән урамга да чыгарга оят.

– Сезне нәрсә борчый, чибәркәй?

– Бөтенесе! Квазимода, сокландыру өчен мине «чибәр» дип атамагыз. Миңа ялган мактаулар һәм очсыз комплиментлар кирәкми.

– Очсызлымы?.. Ни бит, ягымлым, безнең клиника кыйбатлы…

– Мин беләм. Әмма минем акчам күп – суга батып үлгән өченче ирем васыять итеп калдырган иде.

– Нишләтергә кирәк инде сезне шул батудан калган акчаларга?

– Карагыз, доктор! Минем күзләрем зәңгәр, кашларым кыйгач, яңакларым алсуланып тора, чокырлы; борыным – әкияттәгечә өйдә генә тәрбияләнеп үскән патша кызларыныкыдай... Ә иреннәр?! Әйтерсең лә миниатюралар ясый торган осталарның буяулары җитмәгән кебек кенә – нечкә пумала белән ясалган! Менә шулар килбәтсез фигурам җыелмасында – ботларым тыгыз, билләрем, күкрәкләрем макталып туймаган Венераныкы кебек.

– Әлбәттә, әйтүегез буенча, буй-сыныгызда кимчелек бар.

– Шулай! Рекламага ышандым да, фитнеска йөрдем, тазардым. Ә хәзер юкарырга кирәк икән – мода шундый.

– Камыш сабагы кебегрәк булыргамы?

– Тагын да нечкәрәк. Дюймовочка сыман, буйга – метр җитмеш биш.

– Аңладым. Диетага утырыгыз. «Көне буе берни капмаска» – ай үтүгә булырсыз…

– О-о, алай түгел, 1 ай кирәкми, миңа хәзер үк. Суыртып, кырып алырга.

– Бөтен майлы җирдәнме?

– Әйе, катламы белән! Бик матур була, әгәр тире дә сөяк калдырсагыз! Күреп торам, сез бик үк яшь кеше түгел – шуңа күрә оялмыйча әйтәм: элита арасында шулай йөрү – бик тә сексуаль! Ә күкрәкне тагын да ныграк күпертегез!

– Бишенче размер итепме? Ябык гәүдәгә алай килешеп бетмәс…

– Доктор, размерлар белән буталма әле... Персикны хәтерлисеңме? Миңа һәр күкрәгемне – киптерелгән персиклар тутырган капчыкны хәтерлисезме? Менә шулай ясагыз. Хәзер борынга күчәбез: аны алып атабыз – комачауламасын. Күзләрне киңәйтәбез – колакка хәтле. Иреннәремне күпертергә кирәк. Кайбер җүләрләр аны үрдәкнеке шикелле ясаталар. Ә минеке бегемотныкы кебек булсын! Көндәшләрем көнләшеп үлсен! Иреннәрдән башла, профессор!

– Бәлки, бераз уйланып алыйк? Ирең белән киңәшләшеп?

– Дүртенчесе беләнме? Аның белән инде килешеп булмастыр. Ул минем нәрсә эшләргә теләгәнемне белгәч, төкерде дә бау эзләргә китте. Бәлки, инде асылынгандыр да. Теләсә нишләсен, жәлләмим. Җүләрнең җүләре. Чын матурлыкның нинди икәнен аңламый.

Источник: Intertat
просмотров: 45

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.