Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

02:00, 12.03.2024

Ураза вакытында авыз-борынны ничек чайкарга ярамый?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ураза вакытында тәһарәт алганда авыз-борынны чайкау турында аңлатманы телеграм-каналына куйды.

«Тәһарәт алганда авыз чайкыйбыз, борын чайкыйбыз. Шунда тамакка да үтәргә мөмкин. Нишләргә?

Җәмәгать, сез авызны чайкаганда шулай бик каты итеп авызга алмагыз. Әзрәк кенә алып, төкерегез.

Гади вакытта күп итеп алып, авызны каты итеп чайкасак та, уразада алай ярамый. Су үтмәсен!

Борынны да тәһарәт алганда чайкаганда әзрәк кенә алыгыз. Тамакка үтмәсен!

Чөнки бугаз аша уза икән, ураза бозылырга мөмкин, Аллаһы Тәгалә сакласын иде.

Раббыбыз Сүбеханә вә Тәгалә ураза турында: «Ул минеке. Мин савабын бирәм», – ди. Су каптык, авыз чайкыйбыз, йоттым микән, юк микән – аны Аллаһ кына белә, башка беркем белми. Әнием дә, балам да, туганым да күршем дә – беркем белми. Аллаһ белә.

Шуңа күрә тәһарәт алганда зур сынау үтәбез һәм савап алабыз», - ди Рөстәм хәзрәт.

Источник: Intertat
просмотров: 54

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.