Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:29, 11.03.2024

«Иң яхшы фильм» номинациясендә «Оскар» алган фильм билгеле

Лос-Анджелеста 96нчы мәртәбә «Оскар» кинопремияләрен тапшырдылар. Кристофер Ноланның «Оппенгеймер» триллеры елның иң яхшы фильмы булып танылды. Бу хакта АВС телеканалына сылтама белән РИА Новости яза.

«Оппенгеймер» 13 категориядә номинацияләнгән һәм җидесендә җиңү яулаган. Кристофер Нолан үзе «Иң яхшы режиссер» номинациясендә җиңгән, ә төп рольне уйнаган Киллиан Мерфи «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә лаек булган. Әлеге фильм шулай ук икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле (кече Роберт Дауни), оператор эше, монтаж һәм музыка буенча да билгеләнгән.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенә «Бедные-несчастные» фильмында уйнаган Эмма Стоун лаек булган;

Иң яхшы чит ил фильмы буларак Британиядән Джонатан Глейзерның «Зона интересов» картинасы таныла;

Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләкне Давайн Джой (»Оставленные») алган;

«Кыска метражлы иң яхшы фильм» номинациясендә «Чудесная история Генри Шугара» фильмы белән Уэс Андерсон җиңгән;

«Иң яхшы документаль фильм» категориясендә Украинаның «20 дней в Мариуполе» фильмы җиңгән;

«Иң яхшы оригиналь сценарий» категориясендә киноакадемиклар бүләген "Анатомия падения» фильмы белән Трие яулаган;

Адаптацияләнгән сценарий өчен «Американское чтиво» фильмы авторлары Оскар алган;

«Грим/прическа», «Сәнгатьле куелыш» һәм «Костюмнар» категорияләрендә киноакадемия бүләген «Бедные-несчастные» картинасы алган;

Визуаль эффектлар өчен киноакадемиклар Япониянең «Годзилла. Минус один» фильмын билгеләп үткән.

Ключевые слова: Новости кино
Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.