Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 08.03.2024

Чаллыда өченче баласын тапкач үлгән укытучы Аленаның улына 1 яшь тулды

Чаллыда бала тудырганнан соң үлгән укытучы Алена Мөхәммәтованың улы Ранельгә 6 мартта 1 яшь тулды. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәрчесе Ләлә Гайфетдинова яза.

Алена Чаллының Пушкин исемендәге лицеенда директор урынбасары булып эшли. Ул өченче баласын табарга җыена. Бала тапкан көнне 36 яшьлек хатын комага китә, аннары аны Казанга РКБга реанимациягә күчерәләр. 14 мартта Алена вафат була.

Аленаның тол ире Рафаэль хәзер 3 бала үстерә. Ул балага Алена үзе исем сайлап калдыруын, аңа Ранель дип кушуларын әйтә. Сабыйга сәламәтлек буенча инвалидлык биргәннәр. Аны Чаллы һәм Казан табиблары күзәтеп тора.

«3 марттан улым Казанда хастаханәдә, минем әнием белән ята. Аны хәзергә кадәр катетер аша ашаттылар, ДРКБда катетерны алыр өчен операция ясадылар. Улым 10,5 кило авырлык җыйды. Табиблар белән көн саен шалтыратышып торам, иртәгә улым белән әнине алырга барам, өйгә алып кайтам. 8 Март бәйрәмен гаиләдә каршылыйбыз. Якыннарыма бүләкләр алдым», – ди Рафаэль.

Ул кызларының нәни энесен яратып каравын, яхшы укуын әйтә. Олы кызы 7нче сыйныфта, кечесе 3нче сыйныфта укый.

«Безгә КДМЦдан шалтыратып торалар, смесьләр белән тәэмин итәләр», – ди әти кеше.

Әлеге очрак буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әлегә эш барышы турында белешмә юк. Эшне карау 2024 елның өченче кварталына күчерелгән, диелә бу хәбәрдә.

«1 ел узса да, бәйсез экспертиза материаллары гына әзер әле. Тагын берсен – дәүләтнекен көтәбез. Безнең сорауларга җавап бер – аны уздыра торган экспертлар юк», – дигән «ЧИ» әңгәмәдәше.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Чаллыга коллегиягә килгәч бу очрак турында комментарий биргән. «Экспертизаны билгеле бер компетентлы органнар ясый. Табибларга бәйле булган материаллар тапшырылды. Экспертиза нигә шулай озак уза – безнең компетенция түгел», – дигән ул.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.