Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

23:00, 07.03.2024

Стас Михайлов өлешчә параличланган

Ябыгып беткән Стас Михайлов ел башында үзенең авыруы турында хәбәр иткән иде. Артист бары тик дарулар эчеп кенә торуын сөйләде. Ә күптән түгел үзенең хәле турында тагын да тулырак сөйләде. Җырчы өлешчә параличланган, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Соңгы араларда Стас Михайлов сәламәтлегендә проблемалар булуга зарлана. 2 ай элек ул нык кына авырып киткән, дарулар эчеп кенә торган. Аппендицитын алдырганнан соң, җырчы якынча 17 килограммга ябыккан. Ипи, шикәр ашамый, алкоголь эчми башлаган.

Моннан тыш, артист яшәртү процедураларына да даими йөри. Җырчы тормышында уңышсыз тәҗрибә булганын да сөйләде.

Аны тышкы кыяфәте белән эксперимент уздырырга кайчандыр хатыны Инна күндергән була. «Хатыным: «Әйдә, ботокс ясатып карыйбыз», дип әйтте», – дигән музыкант. Стас озак карышса да, барыбер матурлык уколлары ясаткан.

Шуннан соң ул параличлана. Михайлов йөзе бозылу турында ачыктан-ачык әйткән. «Хәзер минем бер кашым селкенми. Ботоктс ясатканнан соң, кашым өскә таба күтәрелми. Шуннан соң ике аягымның берсен дә атламыйм», – дип зарланган җырчы рэпер Бастынң «Вопрос ребром» «YouTube»-шоуында.

Җырчы чәч күчереп утыртканын да сөйләгән, бу операцияне аңа Германиядә ясаганнар. Шулай ук артык авырлыгы булган кешеләр турында да шактый кискен сүзләр әйткән.

«Симез һәм майлы булганчы, төз гәүдәле булу яхшырак. Минем операцияләр чәчләр белән бәйле иде», – дигән артист.

Сүз уңаеннан, 5 еллап элек Стас Михайлов йөзен бернәрсә дә эшләтмәве турында сөйләгән иде. «Минем моңа вакыт юк. Үземне формада тотарга спорт ярдәм итә. Көн саен шөгыльләнергә тырышам. Интерваль ач тору кулланып карадым, тәүлегенә 16 сәгать ашамый тордым. Башта тартылып киткән идем, әмма хәзер режимны гел саклап булмый. Дөресен генә әйткәндә, яшьлек рецепты юк», – дигән иде ул.

Берничә ел элек җыры пароксизмаль аритмия аркасында Германиядә операция ясаткан иде. Михайловның умыртка баганасында бүсер бар.

Станислав Михайловка 54 яшь, ул Сочида туган, җырчы, җырлар авторы, актер һәм продюсер, РФның халык артисты. Күп тапкырлар «Ел Шансоны» премиясе, «Ел җыры» фестивальләре лауреаты.

Источник: Intertat
просмотров: 74

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.