Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:00, 07.03.2024

Наполеон сугышлары вакытыннан бирле нейтраль булган Швеция НАТОга керде

Швеция НАТОга керде. Шулай итеп, Төньяк Атлантика хәрби берлеге булган НАТОда хәзер барлыгы 32 ил бар.

Швециянең TV4 телеканалы хәбәр итүенчә, Брюссельдәге НАТО штаб-квартирасында Швеция флагын күтәрү тантанасы 11 мартта булачак.

Финляндия һәм Швеция, махсус операция башлангач, хәрби берлеккә керергә теләүләре турында игълан иттеләр. Финляндия 1 елга иртәрәк – 2023 елның апрелендә керде. Төркиянең Швециядә Коръән яндыруга бәйле дәгъвалары булу сәбәпле, Стокгольмны кабул итү озаккарак сузылды.

Россия президенты Дмитрий Песков, Швециянең НАТОга керүе «Финляндиягә булган кебек үк» тискәре күренешләргә китерәчәк, дип белдерде. Финляндия НАТОга кергәч, Путин Финляндия белән Россия арасында бернинди дәгъвалар булмавын билгеләп үтте. «Финляндияне НАТОга өстерәп алып керделәр. Проблемалар юк иде. Хәзер булачак», – дигән иде Россия президенты. Ул Ленинград хәрби округы төзелеп, Финляндия чигендә гаскәрләр тупланачагын искәрткән иде.

«Financial Times» язуынча, Швециянең НАТОга керүе АКШ контролендә булган хәрби берлек өчен уңайлы – ул Эстония, Латвия, Литваны диңгез аша тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

НАТО 1949 елда АКШ тарафыннан СССРга хәрби яктан каршы тору өчен төзелә. Анда башта 12 ил була – АКШ, Канада, Исландия, Бөекбритания, Франция, Бельгия, Нидерланд, Люксембург, Норвегия, Дания, Италия, Португалия. Ул, вакыт узу белән, яңа илләрне составына ала. Аның иң нык җәелгән вакыты – СССР төзегән Варшава килешүе юкка чыккач була: Польша, Чехия, Словакия, Словения, Балтыйк буе илләре, Венгрия кебек илләр шул вакытта НАТОга күпләп керә.

Инде менә Швеция дә – XIX гасыр башыннан бирле нейтраль статуста булган, ике бөтендөнья сугышында да катнашмаган ил, нейтраль статусыннан баш тартып, НАТОга керде.

Швеция соңгы тапкыр Наполеон сугышлары вакытында хәрби бәрелешкә керә. Россия белән Финляндия өчен сугыш була – Швеция җиңелә, Финляндиядән баш тарта һәм, бүтән беркайчан сугышмаска, дигән карарга килеп, нейтраль статус ала. Бу инде – төрле конфликтларда бер якны да алмаячак, дигән сүз.

Дөрестән дә, Швеция беренче бөтендөнья сугышында да, икенчесендә дә бер якка да катнашмый. Төрле басымнар булуга карамастан, нейтраль булып калалар.

Источник: Intertat
просмотров: 77

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.