Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 07.03.2024

Эльвира Фазлыеваның машинасына начар сүзләр язып киткәннәр

«ТНВ» телеканалында «Вызов 112» тапшыруын алып баручы, «Аида» псевдонимы белән җырлаучы Эльвира Фазлыеваның машинасына начар сүзләр язып киткәннәр. Бу турыда ул үзенең сторисларында сөйли.

Язгы пычрак кунган машинасына бармак белән язып, Эльвирага: «Ид…., машинаңны ал», – дип боерганнар.

«Кайсы акыллысы икән бу, бик кызык! Гаҗәп, рәхмәт...Студиядән чабып чыгарга мәҗбүр булдым», – дип сөйләгән ул.

Телеграм-каналлар язуынча, Фазлыеваның машинасын тиешле булмаган урында калдырып китүе беренче генә очрак түгел. Юл йөрү кагыйдәләре, аварияләр турындагы тапшыру алып баручының, машинасын тротуарда калдырганы өчен, моңа кадәр дә халык тарафыннан хейтка юлыкканы булган.

Источник: Intertat
просмотров: 80

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.