Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 07.03.2024

«Чыгарга маташканнар, тик ишек бикле булган». 12 яшьлек кыз һәм 1 яшьлек малай янып үлгән

Алтайда янгында 2 бала һәлак булган. Аларны әниләре үзләрен генә өйдә калдырып, өсләреннән бикләп киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 4 мартта Турочак авылында була. Биредә 12 яшьлек кыз һәм 1 яшьлек малай үлә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, 21.16 сәгатьтә 112 номерына шалтыратып, янгын турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, өй тулысынча ут эчендә була. Янгын сүндергәндә 2 бала мәете табыла.

«Алар чыгарга юл тапмый, чыга торган ишек ябык була», – дигәннәр ведомствода.

Җинаять эше ачылган. «Янгында 12 яшьлек апасы белән 1 яшьлек малай һәлак була. Ата-аналары кибеткә киткән, балаларны үзләрен генә калдырганнар, чыга торган ишекне йозак белән бикләп киткәннәр», – дигәннәр Тикшерү идарәсендә.

Балаларның мәетен верандада тапканнар, алар чыгарга маташкан булгандыр, мөгаен. Ләкин ишек бикле булгач, чыга алмаганнар.

Янгын сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.