Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

18:46, 07.03.2024

Җырчы Лилиана Газизова икенче тапкыр әни булачагын әйтте!

Җырчының социаль челтәрдәге аккаунтыннан скриншот

Латвия башкаласы Рига шәһәрендә татар гаиләсендә туып үскән, хәзерге вакытта Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшәп, иҗат итүче җырчы Лилиана Газизова йөккә узган. Бу хакта ул социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр итте.

– Хәзер менә шушы кыяфәттә үз-үземә ошыйм! Ни өчен икәнен яшереп торуның мәгънәсе юк дип уйлыйм, – дип язган Лилиана Газизова һәм үзенең йөкле булуын видеоязмага төшереп урнаштырган.

Җырчыга бик күп котлау сүзләре язганнар: «Сөбханаллаһ, исән-сау йөрергә язсын», «котлыйбыз, бәхетле бәби булсын», «Сез искиткеч әни, ә хәзер икенче тапкыр әни булачаксыз», «Сез тагын да матуррак хәзер!», «Күз тимәсен, бик матурсыз», «Сезгә бик килешә», «Сезнең гаиләгез өчен бик шатбыз», – дип язганнар.

Лилиана Газизованың әти-әнисе тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан, әмма «язмыш җилләре» аларны Латвиягә күченергә этәрә. Хәзерге вакытта Лилиана Газизова Мәрьям исемле кызы һәм ире белән Америкада яши, соңгы елларда Казанда һәм Башкортстанда оештырылган төрле концертларда катнаша.

Источник: Intertat
просмотров: 83

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.