Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:56, 07.03.2024

Мошенниклыкта гаепләнүче Дубай блогерлары социаль челтәрләрдән киткән

Дубайга ялган турлар сатып, мошенниклыкта гаепләнүче блогерлар – Илүсә һәм Рушан Миңнегалиевлар – социаль челтәрләрдән китүләре һәм үзләренең Гарәп Әмирлекләре гражданлыгы алуларын хәбәр иткән. Бу хакта Телеграм-каналлар яза.

Илүсә үзенең сторисларында май аена кадәр тайм-аут алуы, халык алдына чыкмаячагы хакында сөйләгән. Ә гражданлыкны аларга балалары Гарәп Әмирлекләрендә туганга күрә биргәннәр. Хәзер Миңнегалиевлар әлеге илдә 6 айга 1 тапкыр 90 көн дәвамында бернинди проблемасыз яши ала.

Комментарийларда исә Илүсәнең ялгышуын билгеләп үткәннәр. «Әлеге мөмкинлек гражданлык түгел, ә таныклык булып кына тора. Сезне теләсә кайсы вакытта депортацияләргә мөмкиннәр», – дип язалар комментарийларда.

Соңрак Илүсә гражданлык алулары турындагы постын алып ташлаган.

Әле февраль аенда гына блогерлар алданган туристларга акчаларын кире кайтара башлаулары хакында сөйләгән иде. Алар 1 кешегә нибары 500 сум акча кайтарды. Дубай блогерларының туристларга 27 млн сумнан артык бурычы бар.

Источник: Intertat
просмотров: 74

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.