Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:00, 07.03.2024

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин нинди очракта икенче хатын алучыларга никах укымавы турында әйтте

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан ике хатынлылык турында сорады.

– Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында күп хатынлы тормыш белән яшәүчеләр бармы?

«Алар ике төрле: бар зур-зур абыйлар. «Хәзрәт, сез, никахсыз яшәргә ярамый, зина кылу була», – дип әйтәсез. «Син беләсең бит инде. Без килик әле, тиз генә никах укырсың», – диләр.

Бездә ЗАГС буенча бер хатын каралган. Мин «юк», дим. Алар «нишләп, без мәчеткә ярдәм итәбез, ә сез шулай җавап бирәсез», диләр. Апа белер, аннары кем укыганын да ачыклар. Минем башымны өзәр. Шуңа мин укымам. Беренче хатынның белүе шарт булып тормаса да, ул – әдәп, әхлак. Ул бит китми, син икенче, өченче хатын алырсың. Алар бер-берсен ис буенча танырлар, «синең кемдер бар», дип әйтерләр. Бу – шундый авыр мәсьәлә. Шуңа абыйлар, ирләр уйласын иде.

Икенче төркем – хатыны балага уза алмаучы ир-атлар. «Без сөйләштек, ул бала таба алмый, мин аны яратам, аерылырга теләмим», – диләр. Ул вакытта, авыр булса да, без никах укырга мәҗбүр», – дип сөйләде хәзрәт.

– Андый гаиләнең заманча тормышыбызда киләчәге бармы?

– Һәрбер киләчәк Алладан. Ирнең сабыр булуыннан да тора. Хатын-кыз башта ачулана, елый, ә аннары «нишләп әйттем икән», ди. Ирләр башта уйлый, бөтен эшне башкара, шуның белән яратканын белдерә. Ә хатын-кызга эмоциональ кирәк, «яратам» дип әйтү кирәк. Күбрәк ирдән тора. Хатыны ачуланса, акырса да, ир сабыр була икән... Ир «талак» сүзен әйтми икән, гаиләнең киләчәге бар. Бер хатын булып та сабырлыгы юк икән, «мине хөрмәт итми» дип ачулана икән, аның киләчәге юк.

– Россиядә гаилә хатын-кызның сабырлыгы күпмегә җитә, шуның кадәр саклана, диләр. Сез аның белән килешәсезме?

– Килешәм. Хатын – муен, муен хикмәтле булса, башны ничек тели – шулай бора. Гади әйберләр. Ирен каршы алу. Ул да арыган, ул да эштән кайткан. Азрак «битлекне киеп» «әй, җаным, кайттыңмы» дисә, иргә шушы җитә бит. Ул 1-2 матур сүз ишеткәч, дөньяны әйләндерә.

Ирен тиешенчә каршы алмый икән, ул ачулана, ул ачулангач, хатын-кыз да үпкәли.

Бу хакта Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «ТНВ» видеосында 18.21 минутта сөйли башлый.

Источник: Intertat
просмотров: 82

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.