Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

06:24, 07.03.2024

Чаллыда танылган баянчы яшьли вафат булган

5 мартта Чаллыда баянчы-виртоуз Юрий Рыбин 38 яшендә вафат булган. Ул музыка мәктәбендә укыткан, халыкара бәйгеләр лауреаты булган. Үлем сәбәбе – инсульт. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Аны хастаханәгә алып киләләр, табиблар тырышлыгына карамастан, коткарып булмый.

Рыбин «Камаз» мәдәният йортында артист булып эшли, шәһәр концертларында, фестивальләрдә катнаша.

Юрий Рыбин Чаллыда туган, 6 нчы музыка мәктәбен, сәнгать көллиятен тәмамлаган, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган.

«Ул 38 ел яшәде, күп эшләде, сәхнә белән яшәде, музыка белән яшәде. Юрий озак еллар дәвамында 2 нче балалар музыка мәктәбе укытучыларының «Старый город» ансамбле составында халык музыкасын яратучыларны сөендерде. Аны бик яхшы беләләр иде. Ул шәһәрнең бик күп коллективлары, «Булгар» бию коллективы, «Визит» джаз оркестры белән эшләде, «Шарм» дуэтында катнашты. Шундый якты кеше булмау кызганыч… », диелә мәрхүмнең хезмәттәшләре хәбәрендә. Алар Юрий Рыбинның якыннарының кайгысын уртаклаша.

Юрий Рыбин «АИГЕЛ» - Чаллы кызы Айгөл Гайсина белән дә эшләгән.

Мәрхүмне 7 мартта соңгы юлга озаталар.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.