Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:01, 26.02.2024

Шамил Садыйков: «Татар телендә камил сөйләшә, укый, яза торган белгечләр табуы авыр»

«Тиражның 20 проценттан күбрәге альтернатив ысуллар белән таратыла»

Шамил Мөхәммәтович, «Татмедиа» АҖ – Россиянең иң зур региональ медиахолдингы. Филиаллар арасында республика саклап калуга ирешкән күп кенә кәгазь басмалар бар. Басма матбугат белән кызыксыну кимүен дәвам итәме? Сезнеңчә, бу – нәрсә белән бәйле?

Һәр ярты ел саен шәхси басмаларда да, «Татмедиа»да да тиражлар уртача 5 процентка кими. Бу – социаль һәм демографик сәбәпләргә бәйле. Тагын бер сәбәбе – Интернетның актив үсеше. Моннан качып булмый. Кызганыч, әмма тиражлар тагын да кимиячәк. Без моның белән берни эшли алмыйбыз, әмма медиа үсешенең параллель вариантларын табабыз.

Билгеле булганча, «Россия почтасы» белән проблема кискенләшә. Районнарга вакытлы матбугатны илтү проблемасын ничек хәл итәсез?

Системалы проблемалар бар. Ләкин без «Россия почтасы»на гына зарланып утыра алмыйбыз. Газеталар һәм журналлар чыгаруны туктата алмыйбыз. Шуңа күрә төп бурыч – аларны районнарга илтүнең яңа вариантларын эзләү.

Без хәзер анализлыйбыз, экспериментлар ясарга тырышабыз. Мәсәлән, Минзәлә районы филиалы үз басмаларының яртысын диярлек авыл кибетләре аша тарата. Якынча 40 кибеттә газеталар бар, һәм торак пунктларда яшәүчеләргә басма продукцияне сатып алу уңайлырак. Кеше барыбер ничәдер көнгә бер булса да кибеткә керә.

Авыл кибете – авыл тормышы үзәге. Анда ризык та, кием дә, тормыш кирәк-яраклары да бар, һәм шунда ук район редакциясе газеталар да сата. Алар, тираж кимегәннән соң, тиражның яртысын кире кайтара алганнар.

Менделеевск филиалында яшь егетләр велосипедта, «Яндекс.Еда» ташыган кебек, газеталар ташыйлар. Бу юл белән аларның шактый күләмдә газеталары таратыла.

Кама Аланында почта аша язылу юлы белән бер генә экземпляр да таратылмый, әмма редакциядә эшләүче һәм хезмәт хакы алучы штат почтальоны бар. Кама Аланы – кечкенә генә бистә, һәм анда бу – уңайлы: маршрут бар, кешеләр исемлеге бар, шул ук почтальон башта атна саен газета тарата, аннары ярты елга бер тапкыр укучылардан «подписка» җыя. Аларның газеталары бик кызыклы. Ел саен альтернатив язылу вариантлары арта, безнең тиражның 20 проценттан артыгы альтернатив юллар белән таратыла.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Вендинг автоматлары белән Мәскәү коллегаларыбыз бик кызыксынды»

Сез тагын нинди альтернатив ысулларны үстерәсез?

Маркетплейслар аша онлайн сату. 2 ел элек без «Wildberries», «Ozon», «Яндекс.Маркет» мәйданчыкларында теркәлдек. Бу – бик перспективалы сегмент. Узган ел газета-журналлар һәм китаплар сату 60 процентка артты. Өстәвенә, продукция бөтен ил буенча – Владивостоктан Калининградка кадәр таратыла.

Сез әле вендинг автоматлары белән экспериментлар үткәрдегез. Бу проект ни хәлдә?

Без аны 3 ел элек башладык, һәм эксперимент уңышлы булды, дип әйтергә кирәк. Бүгенге көндә Казанда 20 вендинг-автомат журналларны 90 киосктан күбрәк сата. Бер вендинг-автоматның нәтиҗәлелеге басма продукция сату киоскларындагыдан 6 тапкыр югарырак.

Аларны Казан, Татарстан буенча арттыру планлаштырыламы, ә бәлки Татарстаннан читкә чыгарга вакыт җиткәндер?

Күптән түгел ваклап сату проектларын онлайн-үстерү белән бәйле чара узды. Без анда чыгыш ясадык, вендинглар белән тәҗрибәбезне күрсәттек. Мәскәү коллегаларыбыз бик нык кызыксынды, безне февральдә Халыкара Мәскәү медиа форумына чакырдылар. Анда без дә вендинг машиналарын тәкъдим итәчәкбез. Бу тәҗрибәне Россиядә инде барысы да өйрәнә.

Шулай ук без шәһәр һәм район хакимиятләренә бу вендингларны Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә урнаштырырга тәкъдим белән чыктык. Без сәүдә үзәкләренә чыгарга әзер, чөнки автоматлар эффектив – аларга сәүдә урыны аз кирәк, сатучылар гомумән кирәк түгел, аренда өчен дә түләү азрак. Димәк, барлык параметрлар буенча вендинг автоматлары нәтиҗәле. Без «Татмедиа» республика агентлыгына әлеге проектны бөтен республика буенча таратырга тәкъдим иттек.

Ә яшь аудитория өчен сезнең альтернатив басма продуктларыгыз бармы?

– Мондый форматны таптык. Бу – покетбуклар. 2 ел элек «Казан утлары» журналының «кесә китаплары» проектын башлап җибәрдек. Быел 23нче китап чыкты. Бу – бөтенләй яңа авторлар, кешеләргә якын, аңлаешлы әсәрләр. Бу – татар телендәге иң тиражлы китаплар сериясе. Хәзерге вакытта гомуми тиражы 60 меңнән артык тәшкил итә. Иң кызыгы: бу китаплар беренче чиратта маркетплейс аша сатыла, аларның 70 проценты 3 ай эчендә сатылып бетә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» сайтлары аудиториясе 100 миллионнан артып китте»

Шамил Мөхәммәтович, ә узган ел интернет-проектлар ничек үсеш алды?

Узган ел медиа өлкәсендә Интернетның башкалар арасында тулысынча җиңүе белән билгеләнде. «Татмедиа»да булган барлык онлайн-проектлар бик зур үсеш күрсәтте. «Татмедиа» сайтларының гомуми аудиториясе 100 миллионнан артып китте, бу – узган ел белән чагыштырганда 5%ка күбрәк.

«Татар-информ» Татарстанда иң еш телгә алына торган массакүләм матбугат чарасы титулын кире кайтарды. Бу титул редакциядә эшнең сыйфатлы оештырылганын, безнең яңалыкларның укылганын һәм безнең профессиональ җәмгыятьнең агентлыкка ышанычын һәм цитаталар китергәнен аңлата.

Безнең өчен икенче бик мөһим юнәлеш — «Интертат». Әлеге электрон басма Россиядә рәсми рәвештә рекордсмен дип танылды. Бу – татар телен саклап калу, үстерү буенча иң зур җиңүләрнең берсе. Интернетта 1,5 миллионга якын кеше яңалыкларны татар телендә укый. Сертификация комиссиясе «Интертат»ны Россиянең иң күп укыла торган татар телле сайты дип таныды. Әйе, минемчә, ул дөньяда да иң күп укыла.

Ә сез «Миллиард.Татар» проектын ничек бәялисез?

Бу – чыннан да бик кызыклы, гаять мөһим проект. Тарихны, фәнне, белемне пропагандалаучы 4 мең мәкалә язылган. Татарстанда тарих, археология һәм тел институтлары бар, бик күп төрле фәнни тикшеренүләр алып барыла.

«Миллиард.Татар» журналистларының бурычы – бу язмаларны гади кешегә аңлаешлы телгә тәрҗемә итәргә, мәкаләләр рәвешендә кешеләргә җиткерергә. Авторлар, язмаларын әзерләгәндә, культурологик, тарихи, филологик юнәлешләрдә материалларны өйрәнәләр.

Быел алар үзләре үткәргән конкурска йомгак ясады. Һәм без татар дөньясында үз блогларын, пабликларын булдыручы, параллель рәвештә үз тикшеренүләрен алып баручы бик күп проектлар һәм авторлар булуын күрдек. «Миллиард.Татар», «Тәрҗеман» газетасы кебек, үз вакытында татарларны, үзаңны уяткан, үз тарихын, шәхесләрен эзли башлады. Бик күп кызыклы мәкаләләр чыга. Мин һәркемгә алар белән танышырга киңәш итәм. Үз тарихыңны яратырга һәм белергә кирәк, бу – һәр кешенең гармонияле үсеше өчен бик мөһим.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Хәзер видеопроектлар белән кызыксыну көчле»

«Татмедиа»ның социаль челтәрләре дә бар бит, аларның аудиториясе ничек үсте?

Ул 18 процентка артты һәм 5 миллионга якын кешегә җитте.

Бүгенге көндә медиа өчен иң перспективалы социаль челтәр – «Telegram». Бу – барлык массакүләм мәгълүмат чараларында аудитория белән эшләүнең төп коралы. Бу юнәлештә без – лидер. Бездә 70тән артык канал бар. Аларга 180 мең кеше язылган.

Бүген интернет кулланучылар арасында видеоконтент та популяр. Бу өлкәдә нинди күрсәткечләргә ирешелде?

«Татар-информ» «YouTube» каналларының аудиториясе 2023 елда 200 мең язылучыга артты: 2 тапкыр диярлек. Бу – видеоконтент белән туплаган зур аудитория.

«Татар-информ» «YouTube» каналында махсус хәрби операция темасына «Герои СВО» рубрикасы бар. Ул 80 миллионнан артык карау җыйды. Без аудиториянең видеопроектларга зур кызыксынуын күрәбез, ул арта.

Бу балалар видеосына да кагыла. Бездә «Салаватиклар» проекты бар. Алар 5 миллионга якын карау җыйды. Бу – татар телендә генә җырлаучылар өчен бик зур нәтиҗә.

«Салаватик»лар проекты күбрәк балалар өчен. Ә яшүсмерләр яки яшьләр өчен шундый ук нәрсә булдыру планлаштырыламы?

«Салаватик»лар проекты музыка аша тел һәм әдәбиятны популярлаштырганда, аудиториянең кызыксынуын күрсәтте. Бу – «Салават күпере» редакциясе инициативасы. Озак вакыт биеп һәм җырлап йөргән беренче состав инде үсте. Югарырак сыйныфларда яшүсмерләргә «Салаватик»ларны тыңлау кызык түгел. Алар бездән татар телле попса форматында, ягъни сыйфатлы яхшы җыр репертуары форматында, ниндидер яшүсмерләр төркеме барлыкка килүен таләп итәләр. Без хәзер бу форматны эзлибез. «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары музыкаль проектларның үз вариантларын тәкъдим итәрләр дип уйлыйм. Без көтәбез.

Яшүсмерләр хәзер «K-рор»ны бик ярата.

Бу юнәлештә татар телендә дә шундый ук нәрсә кирәк. Иң мөһиме – татар коды белән булсын.

«Татмедиа»да яшүсмерләр һәм яшьләр өчен тагын нинди контент бар?

2023 елда яшьләр, яшүсмерләр контентын үстерү өлкәсендә бик күп кызыклы проектлар старт алды. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм Марат Готович Әхмәтовнең шәхси ярдәме белән, «Шәп» блогерлар мәктәбе һәм яшь язучылар өчен «Яңа исем» лабораториясе эшли башлады.

«Шәп» блогерлар мәктәбе – төрле телләрдә, шул исәптән рус, татар, чуваш, удмурт, мари телләрендә эшләүче блогерларны укыту проекты. Бу мәктәп белән бөтен республика буйлап мәктәпләр, бакчалар һәм лагерьлар буйлап йөрдек.

«Идел» журналы базасында «Яңа исем»/«Новое имя» проекты – булачак язучылар һәм шагыйрьләрне әдәби мәктәптә укыту. Нәтиҗә бик яхшы килеп чыкты, 20дән артык яшь язучы атаклы осталар, язучылар, шагыйрьләрдән белем алды.

«Махсус хәрби операция» темасы бик күп язмышларга кагылды, һәрберебезгә»

2023 елда нинди төп темалар күтәрелде?

Без аудиториянең «махсус хәрби операция» темасы белән кызыксынуын күрәбез, чөнки бу – бик кискен тема. Ул бик күп язмышларга, һәрберебезгә кагылды. Бу турыда бик күп язмалар чыкты, махсус хәрби операция геройлары турында яздылар һәм сөйләделәр. Бу – барлык сайтларда иң күп укыла торган тема, «YouTube» каналларында иң күп карала торган видеолар.

Безнең хезмәткәрләр махсус операция территорияләренә 10нан артык командировка ясадылар, бик күп материаллар, фото- һәм видеорепортажлар алып кайттылар. Безне укучы аудитория өчен бу – актуаль, чөнки безнең һәрберебезнең тирә-юнендә махсус операциядә катнашкан кешеләр бар, туганнар бар.

Ә «Татмедиа» гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашамы? Хәрбиләр өчен корреспондентларның эше никадәр мөһим?

Әлбәттә. Без һәр атна басма продукциябезне фронтка җибәрәбез. Бездә почта сервисы аша барысы да рәсмиләштерелгән, «Татмедиа» газеталары һәм журналлары атна саен җибәрелә.

Икенчесе, безнең барлык матбугат чараларындагы хәбәрчеләребез, һәр район басмасы бу теманы яктырта. Сугышчыларның махсус хәрби операция зонасында телефоннары бар. Һичшиксез, буш вакытларында хәрбиләр үзләренең туган районының нәрсә белән яшәве, нинди яңалыклар булуы, район һәм шәһәр медиасында махсус хәрби операция темасын ничек яктыртулары белән кызыксыналар. Шуңа күрә без республика халкының гына түгел, махсус хәрби операция зонасында булган кешеләрнең дә кызыксынуын күрәбез.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Хәзерге журналистның бурычы – һәрвакыт трендта булу, яңалыкларны белү һәм куллану»

Еш кына, басмаларга журналистлар кирәк, дигән белдерүләр очрый. Сездә кадрлар белән проблема бармы?

Әйе, бу – бик җитди проблема. Тиражларның кимүе һәм басмаларның аудиториясе кимүеннән тыш, безне кадрлар мәсьәләсе бик борчый. Беренче чиратта, мәгълүмат һәм текст белән грамоталы эшли белгән, филология белеме булган, яза белә торган журналистлар аз.

Бу, гомумән, якын киләчәкнең төп проблемасы – журналист һөнәренең деформациясе. Хәзерге балалар аз укый, аларда еш кына әдәби сөйләм формалашмый. Күпчелек очракта алар, русчалап әйтсәк, «клиповое мышление»ле визуаллар. Журналистикага килүчеләрнең күбесе видео юнәлешендә һәм SMMда эшләргә тели.

Бигрәк тә татар теле белән проблема. Татар телендә камил сөйләшә, укый, яза, текстларны төзәтә ала торган белгечләрне табу тагын да кыенрак. Һәм бу мәсьәлә яңалыклар белән генә эшләүдә түгел. Әгәр очерклар, репортажлар кебек катлаулы жанрларны алсак, бу өлкәдә яза алучыларны көндез шәм белән дә эзләп таба алмыйсың.

Бу проблема ничек хәл ителә?

Без яңа журналистлар белән эшләү һәм инде эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү өчен кирәкле берничә юнәлешне сайладык. Медиамәктәп өчен без социаль челтәрләрдә эшләүне, эзләү сервислары алгоритмнарын исәпкә алып методологик система эшләдек. Журналистлар җөмләләр төзүнең билгеле бер формулалары белән текстлар язарга өйрәнәләр. Атна саен онлайн һәм офлайн мастер-класслар үткәрелә, филиалларда күчмә укыту семинарлары оештырыла.

Шулай ук быел без масштаблы офлайн-вариантны башлап җибәрәбез. Барлык веб-редакторлар Казанда белемен арттырачак. Бездә монда уку сыйныфы җиһазландырылган.

Икенче юнәлеш – студентлар белән эшләү. «Татмедиа» АҖ редакторлары КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбендә укыталар, рус телле студентларны сайлап алалар, аларны редакциягә чакыралар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Әдәби мәктәп»не яңадан торгызырга телибез»

Татар телендә язучы авторларны эзләү ничек бара?

Безнең татар телле редакторларыбыз – Алсу Исмәгыйлева, Рәмис Латыйпов, Илназ Фазуллин һәм мин үзем дә өченче ел КФУның филология факультетының татар бүлегендә укытабыз. Без татар телен әйбәт белмәгән журналистны дөрес сөйләшергә һәм матур язарга өйрәтү мөмкин түгеллеген, ә татар телле филологны журналистикага өйрәтү җиңелрәк икәнен аңладык. Беренче һәм икенче агым инде бездә эшли, шулай ук ТНВ һәм ВГТРКда практика үтүчеләр дә бар.

Без шуны аңлыйбыз: басмаларны укучылар саны гына түгел, ә, кызганычка каршы, авторлар саны да кими бара. Ләкин бу – күңелсезләнергә сәбәп түгел. Эзләсәң һәм өйрәтсәң, яхшы вариантлар табарга була. Сүз һәм текст белән бик яхшы эшләүче бик талантлы егетләр һәм кызлар бар.

Шулай ук алдагы еллардагы тәҗрибә кызыклы, ул вакытта остазлык мәктәбе үсеш алган, һәм сүз сәнгатендә абруйлы остазлар үз урынына яңа язучыларны, эссеистларны, шагыйрьләрне үстергәннәр...

Совет чорын искә алсак, безнең «Казан утлары» һәм «Идел» әдәби журналлары һәрвакыт үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнде, булачак әдәбият эшлеклеләрен үстерде, алар, үз чиратында, үз әсәрләрен, шигырьләрен, хикәяләрен газета һәм журналларга алып килгән.

Язучылар һәм шагыйрьләр аларның әсәрләрен рецензиялиләр, язарга өйрәтәләр. Бу уку мәктәбе, әлбәттә, әдәби басмаларда барган. Без аны яңадан торгызырга телибез. Әгәр киләсе сезон проекты хуплау алса, без, һичшиксез, массакүләм мәгълүмат чаралары аша мәгълүмат бирәчәкбез. Бүгенге көндә безгә танылган әдәби осталар белән шөгыльләнергә, үз тәҗрибәләрен алырга теләгән 10га якын егет һәм кыз мөрәҗәгать итте.

Яшьләрдә, димәк, кызыксыну уяткан?

Бу – тар, профессиональ сегмент булуын исәпкә алсак, кызыксыну әйбәт, әйе.

Блогерлык мәктәбе алдында нинди бурычлар куела?

Сер түгел, бүгенге балалар телевизор карамый, газета укымый, кайберләре хәтта радио да тыңламый. Алар – интернет кулланучылар буыны. Алар – бик күп видео караган визуаллар. Киләчәк блогерлар кулында икәнен аңлыйбыз.

Күптән түгел без блогерлар фестивале үткәрдек, анда Тимур Сөләйманов чыгыш ясады. Ул, балалар өчен интернетта эшләүче блогерлар һәм тере авторлар – беренче номерлы мәгълүмат чыганагы, дигән саннар китерде. Без аңларга тиеш: 5-6 елдан соң медиа киңлек кискен үзгәрәчәк.

Блогерлык өлкәсе дөрес мәгълүмати-тәрбия бирү төсмере белән эшләргә тиеш, төрле телләрдә – татар, чуваш, мари, удмурт телләрендә тапшырулар алып барырга кирәк. Шул рәвешле яшьләр адекват заманча контент карый ала.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Журналистларның хәзер профессиональ яктан авыр вакыты: укучының игътибары өчен көрәшергә кирәк»

Шуңа бәйле сорау: хәзер яңа форматларны никадәр тиз үзләштерергә кирәк?

Барысы да кискен үзгәрде. Мин үзем 90нчы елларда журналистика факультетында укыган кеше буларак, машина язуы, фотолар ясау буенча зачет тапшырдым, махсус бүлмәләрдә пленкалардан фотолар әзерләгән чаклар булды. Аннары телевидение вакыты җитте. 2010 еллардан соң интернет чоры башланды. Хәзер инде интернет чоры гына түгел, кешеләр хәтта сайтлардан да файдаланмый, хәзер социаль челтәрләр вакыты. Бөтен кеше телефонда һәм телефон аша гына тормышны кабул итә. Бүгенге көндә аудиториянең игътибарын җәлеп итү бик авыр.

Кешеләр мәгълүмат шау-шу гасырында яшиләр, контент бик күп. Кыска вакыт эчендә бик күп мәгълүмат алырга тырышалар. Видеоны карау өчен уртача вакыт – берничә дистә секунд, интернетта нидер уку өчен – берничә секунд. Шуңа күрә хәзер журналистларның профессиональ яктан читен вакытлары, укучының игътибары өчен көрәшергә кирәк.

Бүген журналист бер үк вакытта филология белгече дә булырга, социаль челтәрләрнең эш алгоритмнарын, эзләү сервисларының эш алгоритмнарын белергә, мәгълүмат җыя, анализлый, комплектлый, видео карточкалар ясый, матур фотолар ясый һәм барысын да интернетта тарата белергә тиеш.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә кешеләрнең 95 проценты интернеттан файдалана, россиялеләрнең 80 процентының социаль челтәрләрдә аккаунты бар. Шуңа күрә журналистка гомерендә бер тапкыр гына түгел, ә һәр ярты ел саен яңа белем алырга кирәк. Хәзерге журналистның бурычы – даими рәвештә трендта булу, яңалыкларны белү һәм куллану. Хәзерге вакыт – зур үзгәрешләр һәм үзгәрешләр чоры.

Якын киләчәктә нинди контент популяр булачак?

Минемчә, 2024 елда видеоконтентка ихтыяҗ зур булачак. Кешеләрнең күп укыйсы килми, күбрәк видео карыйсылары килә, нәрсәдер аңлатучы спикерларны тыңларга телиләр. Бу – «YouTube», видео «ВКонтакте», видео «Telegram» форматы.

«WhatsApp» массакүләм мәгълүмат чарасы буларак бик актив үсеш ала. Күп кешеләр мәгълүматны төркемнәр яки ниндидер пабликлар аша җибәрәләр. Менә бу юнәлештә барысы да алга таба да үсәчәк: прогрессны туктатмаска, аңа каршы көрәшүнең файдасы юк, аның белән янәшә үсәргә кирәк.

Нейросеть массакүләм мәгълүмат чаралары өчен куркыныч тудырамы яисә ярдәм итәме?

Минемчә, алар безгә куркыныч түгел, алар – безнең ярдәмчеләребез. Контент катлаулана, кешеләр мәгълүматны укып кына түгел, ә аларга визуаль, видеография кирәк. Һәм бу яктан ясалма интеллект редакциягә җитди ярдәмче булачак. Алар катлаулы контент булдыра, катлаулы мәгълүматны ясалма интеллект ярдәмендә визуальләштерә алачак.

Бигрәк тә киләчәк проектларны эшләгән вакытта, фото һәм видео булганчы ук, күзаллауны булдыру өчен, рәсемнәрне ясап куюы кызыклы булачак.

Журналистларга бу сервислар белән эшләргә өйрәнергә, теглар белән сорауларның билгеле бер форматын формалаштырырга, программаларны үзләштерергә кирәк. Шәхси цифрлы грамоталылыкны арттыру – хәзерге журналистлар өчен иң мөһим мәсьәлә.

«Татар-информ»нан Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде

Ключевые слова: Менделеевск
Источник: Intertat
просмотров: 74

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.