Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

00:00, 12.01.2024

Искәндәр Биктаһиров 2 ел элек: «Кайбер концертларга өлкән буын җырчыларны чакырмыйлар»

Искәндәр абый, сезнең бөтен гаиләгез бик иҗади булган икән. Сез халык җырларын беренче тапкыр әти-әниегез башкаруында ишеттегезме? Әллә инде алар бишек җыры булып кереп киттеме?

Мин күп балалы гаиләдә үстем. Безнең әти-әнинең 12 баласы булган, шуларның дүртесе 1 яшькә кадәр вафат булганнар. Без 8 бала үстек. Әти гармунда уйный иде, мин аның яныннан китми идем, гел аның янына тартыла идем. Бер-ике зур абыебыз баянда уйный иде, авылдагы энекәш тә хәзер баянда уйный. Апалар җырлыйлар. Әнинең дә җырлаганын әзрәк хәтерлим. Һәрвакыт җырга тартылып үстем. Ә ул вакытта безнең урамда ут юк иде, радио тыңлап булмый иде. Радио тыңлар өчен, әтинең туганнарына зур урамга төшә идем. Кечкенә авыл булгач, урамда да радиолар уйнап тормый иде.

Кечкенә авыл, дисез дә, ничә хуҗалык иде сезнең авылда? Тамашачыларга искәртеп китик әле, сезнең туган авылыгыз – Чирмешән районының Югары Чыгтай авылы.

100 хуҗалык булгандыр ул чакта. Чирмешәннән 7 генә чакрым булгач, күбесе инде район үзәгенә күченде. Шулай итеп, мин радио тыңларга бик сусап яшәдем. Әлбәттә, пластинка дигән нәрсәне күргән юк, патефоннар да юк инде. Район үзәгенә баргач, комиссионный кибеттә радиоҗайланмалар күргәли идем.

Сезнең өйдә радио сезгә ничә яшь булганда барлыкка килде?

Мин армиядән йөреп кайтканда, өйдә радио бар иде.

Искәндәр абый, ничә яшьтә беренче тапкыр кулыгызга гармун алдыгыз?

Мин үземне гармунчы дип санамыйм. Үземнең күңелем өчен әз генә уйнап җибәрәм. Бу профессиональ итеп сәхнәгә чыгар өчен түгел.

Элекке вакытларны сөйләшкәч, Сабан туйларын да искә алыйк әле. Сезнең авылда ничек уза иде?

Бик истә калды ул. Сабан туе алдыннан әти яңа сатин кара чалбар, сандали алып бирә иде. Күлмәк тә алынгандыр инде. Шуларны киеп, җыелышып, матур итеп, Сабан туена бара идек.

Искәндәр абый, беренче тапкыр кеше алдында Сабан туенда җырладыгызмы?

Юк, безнең якта дин көчле. Тыйнаклык, курку бар. Сабан туйларында җырламадым. Авыл сәхнәләрендә Яңа елда җырлый башлаган идем мин. Халык көйләрен сәхнәләрдә башкару битараф булмаудан, сәнгатькә тартылудан килә. Авыл эше дә бик күп иде, әлбәттә, 25-30 сутый бәрәңге җире, 3 гектар чөгендер утарга кирәк иде. Яздан Яңа елга кергәнче эш күп була иде инде.

Әти-әниегез халык алдына чыгып җырлавыгызны ничек кабул итә иде?

Әйбәт булды, яки начар булды, дигән сүзләрне ишеткән булмады ул чакта.

Балачакта кайсы бәйрәмне ярата идегез?

Иң ярата торган бәйрәм ул – Яңа ел иде. Аннан шулай ук безнең Чирмешән ягында урып-җыю эшләре беткәч, һәр буынга мәҗлес ясыйлар иде. Әби-бабайларны җыялар, эшче ир-атларны җыялар, ферма хатын-кызлары бер җирдә җыела, өлкән буынга, мәктәп укучыларына, яшьләргә дә табыннар корыла иде. Мин бу мәҗлесләрнең безнең якта гына икәнен армиягә киткәч кенә белдем. Анда башка егетләр белән хезмәт иткәндә, сөйләгәч, алар бездәге бу бәйрәмгә гаҗәпләнә иделәр. Бөтен халыкны ничектер бәхилләтү кебек инде ул. Колхозлар беткәч, бу бәйрәм дә бетте.

Сез беренче һөнәрегез буенча инженер икән. Бу һөнәрне ничек сайларга булдыгыз?

Армиядән кайткач, Лениногорск шәһәренә эшкә киттем. Апа, шунда заводка эшкә урнаш, диде. Кичен нефть һәм газ промышленносте институтына укырга кердем, инженер-механик юнәлеше буенча. Шул ук вакытта заводта фрезерчы булып эшли идем, кич белән укырга бара идем.

Искәндәр абый, инженер һөнәренең иҗат белән шөгыльләнгәндә файдасы булдымы?

Аның файдасы күп булды. Ул белем – югары белем бит. Өйдәге эшләрдә дә кирәге чыкты, эчке тоемлауда да ярдәм итте. 3 курс укыганнан соң, мин Казанга күчтем. Студентлар арасына эләгеп, алар арасында җырлап йөрү теләге көчле иде. Хәзерге замандагы кебек турыдан-туры килеп кереп булмый иде ул сәнгать дөньясына. Аннан мине Җыр һәм бию ансамбленә алдылар. Ләкин тиз генә алырга да теләмәделәр, чөнки мин бик зур хезмәт хакы белән килгәнмен. 500 сум булып чыккан. Ничек шул хезмәт хакы белән монда киләсең, монда бит сиңа 60 сум гына бирәчәкләр. Бәлки, бу хезмәт хакың белән башка җиргә урнашырсың, диделәр. Җыр һәм бию ансамбленә егетләрне сайлап алдылар. Мин станок янында басып торган кебек торганмындыр инде, бөкрәебрәк, буем да кечкенәрәк булгандыр. Башта мине сайлап алмадылар. Ләкин соңрак, минем дә монда эшлисем килә, дигәч, алдылар. Шушы егетләр арасында мин беренче халык артисты булып чыктым.

«Туган тел» җыры сезнең иҗатта аерым бер урын алып тора. Сезнең аның турында хатирәләрегез бар. Шуларны да сөйләп китсәгез иде.

Җыр һәм бию ансамбле белән «Туган тел» җырын башкарырга туры килде. Ансамбльдә Таһир Якупов башлап җырлаучы иде, ләкин еш кына җырларга килә алмаган. Мәскәүдән «Мелодия» фирмасы пластинка өчен җырлар яздырырга тиеш була. Шуннан соң хормейстер Венера Гәрәева миңа әзер булырга кушты. Җырны яздыру турында 1 көн алдан әйтте ул миңа. Һәм мин «Туган тел» җырын җырладым. Әлеге пластинка хәзер дә саклана әле. Ул бик зур дәрәҗә санала иде.

Элек дәүләт концертлары бар иде. Ул концертлар коммунистлар заманында иде. Концерт программаларын сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов әзерли иде. Ул Хәмдүнә Тимергалиева белән мине күтәреп-күтәреп программаларга кертә иде. Миңа озын көйләрне җырларга куша иде. Ул вакыт Илһам абый, Әлфия апаларның бик популяр чаклары, алар гел гастрольдә, аларга ул концертта катнашу бик кирәк тә түгел инде. Шулай итеп, мин ул концертта «Зиләйлүк»не, «Карурман»ны җырладым. Шуннан соң мине обкомга чакырып, нинди ябык кына егет, каян чыга ул тавышың, диделәр. Минем белән кызыксындылар. Шуннан соң миңа бер бүлмәле фатир бирделәр.

Сезнең репертуардагы җырларны яшь җырчылар да башкара. Сез аларга нинди мөнәсәбәттә?

Сез бүгенге позициядән уйлыйсыз. Элек теләсә кайсы җырны алып җырларга ярый иде. Мин үзем Илһам абый җырлары, Рәхимкулов җырлары белән үстем. Аларны кабатлап, үз тембрымны ачтым мин. Мин «Тәртип» радиосына бик рәхмәтле, бер 10 җырымны яшь җырчылар башкара. Әйтик, мәсәлән, Марсель Вәгыйзов «Зөя сулары»н җырлый. «Дүртөйле көе»н, «Кашыңның каралары»н җырладылар. Мин аңа сөенәм генә, җырласыннар.

Искәндәр абый, сез бит татар, рус телен генә түгел, инглиз телен дә беләсез. Ә оныкларыгыз белән сөйләшкән вакытта кагыйдәгез бар икән: рус һәм инглиз телләрен кушып сөйләшмәскә, бары тик татарча гына сөйләшергә.

Минем инглизчә сөйләшкәнне каян беләсез сез? Мин кая барсам да сөйләшә алам. Соңгы тапкыр Италиягә барганда да, башкалардан 5 көнгә соңрак кайттым. Рим, Ватикан, Колизейларда булдым. Бөтен шәһәрне әйләнеп, соң гына кайтам. Үзебезнең татарларда тукталган идем. Алар минем өчен, югалмаса ярар иде, дип куркып торганнар. Ә мин кая барырга, нәрсә алырга – үзем өчен үз белдеклегем белән аралаша алам.

Оныклар өйдә татарча гына сөйләшәләрме?

Мин аларга инглизчә дә эндәшәм, алар миңа аңлап җавап бирәләр. Вәт бүгенге көн мөмкинлекләре! Балалар инглизчә дә белә.

Ә татарчалары ничек?

Татарча сөйләшү белән бернинди проблема юк. Улым – Сәйдәш Биктаһиров, төрекләр белән эшли, төрек телен бик яхшы белә. Киленем – Гөлчәчәк Гайфетдинова, Камал театрында әйдәп баручы актриса. Икенче улым – Ихтыяр, Мәскәүдә балет мәктәбендә укыды. Укып бетерә алмады, хәзер башка хезмәттә, сәнгатьтән читтәрәк.

Оныкларыгыз Саҗидә белән Җәнннәт җырлый да икән. Аларның сәнгать дөньясында булуларын теләр идегезме?

Мин, әлбәттә, аларның иҗат юлына барып керәләрме, юкмы икәнен белмим. Җыр белән, шигырь белән яшәүләрен теләр идем. Мин җырлый башласам, алар дәвам итәләр, мин пианинода уйнасам, кушылылар. Бу – бик әйбәт, чөнки бу дөнья бит яхшылыкка гына өйрәтә.

Алар сезнең кебек халыкчан җырлар җырлыймы яисә заманчамы?

Мин аларга үзем белгәнне өйрәтәм.

Мин шул җырлар белән яшим һәм шул җырлар белән яшь мин.

Сәнгатькә карата үз карашыгыз бар: милләтнең йөзе югала, җиңелчә җыр белән зәвык юкка чыга, дип әйткәнсез. Бу фикер белән килешмәүчеләр дә очрыймы?

– Килешмәүчеләрнең миңа үземә килеп әйткәннәре юк, бардыр инде ул. Чөнки гел шоу-бизнес белән генә, гел заманча, гел кул чаптырып, аяк тибеп яшәтү юнәлеше юк иде ул. Без үскәндә, зәвыклы җырлар гына иде. Хәзер буыннарны аерып куя башладылар, безнең буын карт санала. Кайбер концертларга яшьләрне генә чакыралар. Кайбер концертларда миңа озын көйләрне башкармаска кушалар. Ә без үскәндә, Илһам абый җырлый, Әлфия апа, Габдулла ага Рәхимкулов, Флера апа Сөләйманова, без сәхнә артында тыңлап торабыз, аннан безгә чират җитә иде. Без аларны тыңлап, кирәкле мәгълүмат ала идек. Шаккатып, Илһам абыйны тыңлап, сулышлар ачылып китә иде. Менә шулай булырга тиеш ул.

Өлкән буыннан начар әйбер алып булмый, өйрәнергә генә була. Яшьләр шуны онытмасыннар иде.

Әлбәттә, алар заманча җыр җырлый. Ләкин алар халык җырларын да җырлый ала. Шоу-бизнеска гына корып, режиссерларның да тәэсире көчле инде. Милләт безнең башка ул, Россиянең тамашачысы түгел, безнең татар халкы ул гомумән башка, тирән катламлы халык ул безнең.

Җырның тәрбия эшендә өлеше күпме?

Менә Илһам абыйны бирәсез, Әлфия апаны бирәсез, күзгә яшьләр килә. Моннан да зур тәэсир һәм тәрбия була алмый. Халык шушындый көйләр белән яши. Җырның тәрбяисе бәяләп бетергесез. Шул ук шигърият кебек, театр кебек.

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 108

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.