Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:16, 21.12.2023

«Сугыш алдыннан: «Без җиңәбез!» дигән иде»: Лениногорскида Илсур белән хушлаштылар

Лениногорск районының Сугышлы авылында махсус операциядә һәлак булган Илсур Хәсәншинны соңгы юлга озаттылар. Ул һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Илсур Әкрам улы Хәсәншин 1987 елда Хәмидә Шамил кызы һәм Әкрам Лотфрахман улы гаиләсендә дүртенче малай булып дөньяга килә. Яшьли әтисе үлә һәм дүрт малайны карау әниләре җилкәсенә кала.

Илсур 9 класс тәмамлагач, СПТУга укырга керә. «Пөхтә, әйбәт һәм сүз тыңлаучан малай, – дип искә алган аның беренче укытучысы Резеда Зарипова. – Беркайчан да хулиган, сугыш чукмары булмады, әйбәт укыды, тәртипле егет иде, укытучыларны хөрмәт итте, аны классташлары да, дуслары да хөрмәт итте».

2007 елда армиядә хезмәт итә. 2023 елның августында, контракт төзеп, хәрби хезмәткә китә. 328 нче десант-штурм полкында бүлек командиры була, 23 ноябрьдә һәлак була.

«Илсур – чын каһарман, Ватан сакчысы. Ул Украинана нацизмнан аралау буенча бөек миссияне намус белән башкарды. Аның зур сугышны булдырмау өчен керткән өлеше ил тарихына язып калдырылыр. Аның тормышы – Ватанга хезмәт итү мисалы, ул үз халкының, бөтен Россиянең хакын яклады. Аңа мәңгелек дан», – дигән район башлыгы исеменнән аның урынбасары Сергей Тимаков.

Цифрлы үсеш министры урынбасары Данил Нобелев кайгы уртаклашу сүзләре җиткергән. «Илсур безнең ирекле тормышыбыз өчен гомерен дә кызганмады. Бу матәм чарасы ирлек һәм батырлыкны тану һәм кайгу уртаклашу мөмкинлеге. Илсур Әкрам улы кебек кешеләр аркасында гына без тынычлыкта яши алабыз. Ул тарихта мәңгелек эзен калдырды, ә без бу корбанны кадерләргә тиеш», – дигән ул.

Сугышлы районы башлыгы Илсурның әнисенә, абыйлары Әнвәр, Мансурга кайгы уртаклашу сүзләре җиткергән. «Без якташыбызның каһарманлыгын беркайчан онытмабыз, Илсур чын сакчы һәм иленең батыр улы иде», – дигән ул.

Хезмәттәшләрен озатырга хәрби частьтән сержант Николай Сипатров та килгән. «Илсур – чын каһарман, ул батыр һәм ышанычлы иптәш, ул батырларча көрәште. Менә шундый хәрбиләр җилкәсендә Россия тора. Илсур сугыш алдыннан «Без җиңәбез!» дигән иде», – дип сөйләгән ул.

Илсурны Сугышлыда җирләгәннәр, дип яза «Лениногорские вести»дан Ильмира Гәрәева.

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.