Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:00, 01.12.2023

Руслан Кираметдинов туган көн концертында: «Үз язмышыма бервакытта да үкенгәнем юк»

Руслан Кираметдиновка шушы көннәрдә 33 яшь тулды. Җырчы үзенең гомер бәйрәмен зур концерт белән туып-үскән шәһәре Чаллыда билгеләп үтте.

«Бу инде безнең әлеге сезондагы 43 нче концертыбыз. Дөресен генә әйткәндә, бу 43 көн эчендә нәрсә генә күрмәдек, нәрсә генә булмады – тавышлар да бетте, концертлар да күчерелде. Казан концертында авырый башлаган идем, әле менә бүген Аллаһка шөкер. Шушы Чаллы концертын көткәндер терелүем. Чаллы – туган шәһәрем. Биредә бүген минем туганнарым, якыннарым, дусларым да утыра. Барыгызга да рәхмәт җыеылып килгәнегез өчен.

Узган ел туган көнем Арчадагы концертыбызга туры килгән иде. Быел инде мин концертны махсус туган ягымда куярга уйладым.

Бүгенге бәйрәмдә кунаклар бик күп, үзем дә сезне җырларым белән сөендерермен. Интернет киңлекләрендә: «Руслан, гел шушы гитаристларың белән йөрисең, берәр кайчан гармун тавышлары ишетербезме икән?» – дип язалар. Бүген гармун моңнары да алып килдек, дуслар. Сез дә җырлыйсыз, мин дә җырлыйм, Аллаһ боерса.

Ә инде туган көн дигәндә, шушы 33 яшемә җитеп, минем үз язмышыма бервакытта да үкенгәнем юк. Аллаһка шөкер, сез исән-сау, без исән-сау, әти-әниләрем, балаларым исән-сау. Бу тормышта булганына шөкер итеп, булганына өмет итеп яшәргә кирәктер, – диде җырчы, концертын «Юк язмышыма үпкәм» җыры белән башлап.

Концерт тәмамланганнан соң Руслан Кираметдинов «Интертат» хәбәрчесенә туган көнен тамашачысы янәшәсендә үткәрүе белән бәхетле булуын әйтте. Руслан туган көнен зурлап банкетлар ясап бәйрәм итәргә яратмый икән.

«33 яшь икәнлеге сизелми дә, дөресен әйткәндә. Елларны санаганым юк. Бүгенге көндә тормышымнан да, иҗатымнан да тулысынча кәнәгать. Мин бернәрсәгә дә кайгырып ята торган егет түгел.

Туган көнемдә зурлап бәйрәмнәр оештырмыйм инде мин. Ниндидер зур юбилейлар булганда гына ярый. Аллаһка шөкер, бәйрәмне менә тамашачым белән бергә үткәрдек. Мин шуның белән бәхетле! Бәйрәм иртәгә Лениногорск, аннан Башкортстан якларында концертлар белән дәвам итәчәк. Иң мөһиме – тавыш кына җайланып бетсен», – диде ул.

Руслан Кираметдиновның туган көн концертына иҗатташ дуслары – Сиринә Зәйнетдинова, Азат Фазлыев, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Ринас Әхмәтов, Илгизәр Мортазин, Илшат Хәмәдиев һәм башкалар килгән иде. Сәхнәгә чәчәкләр, тәмле күчтәнәчләр күтәреп, җырчының якыннары, дуслары да бик еш күтәрелде. Әлбәттә, туган көнендә Русланның янәшәсендә балаларын да күрәсе килгәндер. Ясминә белән Камил әтиләрен котларга килә алмаган. «Монда башка ситуация шул инде», – дип җавап бирде Руслан, сәбәбен сорагач.

Руслан Кираметдиновны туган көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Иҗат уңышлары, сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп калабыз!

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 51

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.