Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

18:00, 10.10.2023

Татарстанда яшәүче ир-ат алимент сорап килгән хатыннарын кыйнаган

Татарстанның Лениногорск районында бер ир-ат үзенең элеккеге ике хатынын кыйнаган. Административ хокук бозу буенча ачылган ике эшне «Кыйнау» маддәсе буенча караганнар, дип яза «Лениногорские вести» газетасы сайты.

Зыян күрүче ике хатын-кыз гаепләнүче ир-атның элекке хатыннары. Ул 7 июль кичендә аларның икесен дә үз фатирында кыйнаган. Эш материалларыннан күренгәнчә, ул көнне хатыннар балигъ булмаган балаларына алимент түләтүне хәл итү өчен элекке ирләре янына килә. Сөйләшкәндә алар арасында ызгыш чыга. Ир-ат түзми, элекке хатыннарына суга.

Җавапка тартылган ир-ат бер хатынын кыйнавын таныган, протокол белән килешкән. Ә зыян күргән икенче хатынга карата гаебен танымаган, аны кыйнамавын, бары тик үзе яныннан этеп кенә җибәрүен әйткән.

Эшне тикшергән вакытта зыян күрүчеләр һәм бу хәлнең шаһиты җентекле күрсәтмә биргән, суд-медицина экспертизасы нигезендә, суд ир-атны гаепле дип тапкан. Ул административ җаваплылыкка тартылган, аңа административ штрафлар билгеләгәннәр.

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 55

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.