Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

13:20, 23.08.2023

«14 яшьтә фатир арендалап, йөргән кызы белән яшәп яткан» – Суд приставы күргәннәрдән

Гаилә таркалу аерылышу турында таныклык алу белән генә бетми. Элеккеге ир белән хатынның юллары икесе ике якка аерылса да, күп кенә парларга бергәләшеп суд юлын таптарга, анда да хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләрне суд приставлвры белән бергә чишәргә туры килә. Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең башкару эшчәнлегенең оештыру бүлеге башлыгы Динар Латыйпов Татарстанның беренче электрон газетасы «Интертат»ка кызыклы очракларны сөйләде, алимент түләү, аерылышканнан соң ата яки ананың балалар белән аралашу тәртибен аңлатты. Әңгәмәбезне гадәти булмаган очракларны барлаудан башладык.

3 тәүлек буе бурычлы кешенең маршрутын күзәтеп торганнар

Күптән түгел генә Казанда шундый хәл булды, суд карары буенча, ир белән хатын аерылышканнан соң балалар әниләре белән калырга тиеш иде. Ләкин әти кеше суд карарын үтәүгә каршы чыгып, балаларны яшереп тотты. Ир-ат элемтәгә кермәде, барлык социаль челтәрләрдә элекке хатынын блокка куйды, ишекләрне ачмыйча, гел яшәү урынын үзгәртеп торды.

Әлеге гражданка Яңа Савин суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итте. Безнең хезмәткәрләр 3 тәүлек буе бурычлы кешенең маршрутын күзәтеп торды. Аның графигын өйрәнделәр: кайсы вакытта чыгып китүен һәм эштән кайтуын белделәр, ул спорт белән шөгыльләнә торган фитнес-клубның адресын билгеләделәр, ә аннан соң балаларның кайда булуын ачыкладылар. Балаларның әтиләре белән бергә яшәмәве ачыкланды.

Хатын балаларының кайда икәнлеген белмәсен өчен, ул Авиатөзелеш районында аерым фатир арендалап, балаларын бала караучы хатын белән урнаштырган булып чыкты. Әтисе балаларына кунакка килгәли, ләкин тотылмас өчен, һәр очракта да маршрутын үзгәртеп тора. Ләкин бу аңа ярдәм итмәде. Приставлар яшерен адресны белеп, урамга чыккан көннәрнең берсендә, хезмәткәрләр балаларны аналары белән күрештерделәр. Әлбәттә инде, балалар мондый күрешүгә бик сөенде. Хәзер алар әниләре белән яшиләр. Моннан тыш, әти кешегә карата алимент түләттерү турында башкару документы да алынды. Үз йөкләмәләреннән һәм суд приставларыннан качып булмаячагын аңлап, ул ничек кенә тырышмасын, балаларына дигән акчаларны кичектермичә түләп бара башлады.

Моннан тыш, ата-аналар үзләренә йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп үтәмәсә һәм суд баланы дәүләт яклавына тапшыру турында карар чыгарса, без балаларны социаль хезмәтләр (опека) органнарына тапшырабыз. Быел бездә шундый 7 башкару эше булды (Авиатөзелеш, Киров, Лениногорск, Тәтеш, Чаллы – 3, Түбән Кама – 2).

Әйтик, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында бер очрак булды. Ата-аналар үз бурычларын үтәмәгәннәр, балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирмәгәннәр, нәтиҗәдә, аларның 14 яшьлек улы Баулы шәһәрендә фатир арендалап, шунда йөргән кызы белән яшәп яткан. Суд бу фактны мөмкин булырлык хәл түгел дип санады, безгә тиешле башкару документы җиткерелде һәм балигъ булмаган бала, суд приставлары контроле астында, опека органнарына тапшырылды.

Бала үз теләге белән әти яки әнисе белән очрашудан баш тарта

Балалар һәм алар белән белән бәйле сораулар – шундый мөһим һәм җитди тема. Мондый характердагы суд карарларын ничек үтәвегез һәм аларның күпме булуы турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле?

Әйе, чыннан да, мәсьәлә социаль яктан әһәмиятле һәм мондый башкару эшләре бездә махсус контрольдә тора. Хәзерге вакытта бөтен республика буенча 160ка якын башкару эшчәнлеге (исполнительное производство) үтәлә. Узган елгы картина белән чагыштырганда, ул вакытта шул ук чорда 180 башкару эшчәнлеге булган. Мондый производстволарның төп өлеше, әлбәттә, зур шәһәрләргә – Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Зеленодольск, Чаллыга туры килә.

Мондый башкару документларының барлыкка килүендә төп сәбәпче нәрсә?

Кагыйдә буларак, аерылышу вакытында ата-аналар үзләренең (аерылышу вакытында баланың кем белән калуына бәйле рәвештә) ничек, нинди шартларда һәм үз баласын никадәр еш күрәчәге турында үзара тыныч юл белән генә килешә алмыйлар. Бу очракта, ата-ана өчен аралашу тәртибен суд билгели һәм, мәсәлән, әни кешене баланы әтисе белән каршылыксыз очраштыру мөмкинлек бирергә мәҗбүр итә. Аннары очрашуларның төгәл графигы һәм вакыты билгеләнгән башкару кәгазе безнең хезмәткә керә. Суд приставы башкару эшен кузгатып җибәрә, «бурычлы ата яки ана» белән элемтәгә керә, һәм ул вакытта инде очрашулар суд приставы контролендә гамәлгә ашырыла.

Судның мондый карарын үтәп булмый торган очраклар булгалыймы? Каршылык тудыручы нәрсәләр бармы?

Бала белән аралашу тәртибе турындагы таләпне үз эченә алган башкару документын үтәгәндә, суд приставы башкаручысы бер якның икенче як тарафыннан баласы белән күрешүенә комачауламавын билгеләргә тиеш. Ләкин атасы яки анасы белән очрашудан баланың үз теләге белән баш тарту очраклары да булгалый. Төп кыенлык шунда. Балага, аның әти-әнисе белән очрашу теләгенә тәэсир итә алмыйбыз. Бу очракта без белгеч – балалар психологын җәлеп итәбез. Аның ни өчен очрашудан баш тартуын бергәләшеп ачыкларга тырышабыз. Алга таба исә балигъ булмаган баланың теләкләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итәбез.

«Без аларны барыбер табачакбыз»

Алимент түләттерү эшләре хәзерге вакытта ничегрәк бара? Бурычлылар саны арттымы яки, киресенчә, кимедеме?

Суд приставлары карамагында барлыгы 19 693 башкару эше бар (узган елның шул ук чорында – 19 773). Быелгы елда бурычлылардан балигъ булмаганнар файдасына 569 млн. сум түләттерелде, бу – узган елның шул ук чорында түләттерелгән алиментлар суммасыннан 215 млн. сумга артык.

Ә түләмәүчеләргә карата сез ничек тәэсир итәсез? Ниндидер кыенлыклар килеп чыгамы?

Кайбер алиментчылар кайвакыт яшеренергә ярата, кыенлыклар шуннан килеп чыга. Ләкин алар теләсә күпме яшеренергә мөмкин, без аларны барыбер табачакбыз һәм инде балигъ булмаган балаларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чиктән тыш чараларны күрәчәкбез. Нәтиҗәле чараларның берсе – әлеге бурычлы затларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту. Әйтик, быел Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең структур бүлекчәләрендәге суд приставлары- башкаручылары тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 5.35.1нче статьясы буенча 1493 административ беркетмә төзелде. Алимент түләүдән качып йөргән 619 кешегә карата РФ Җинаять кодексының 157нче статьясы буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Моннан тыш, аларның мөлкәтенә – бигрәк тә автомобильләренә арест салу да яхшы ысул булып тора. Әти кешеләрнең барысы да транспортыннан колак кагарга әзер түгел. Нәкъ шул вакытта ул үзенең ата-ана бурычларын искә төшерә.

Әйтик, Казан шәһәренең Киров районы суд приставлары бүлегендә гражданинга алимент түләттерү буенча башкару эше кузгатылган иде. Ир-ат алиментларны түләмәде. Бурычы – 300 000 сум.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән килгән җавап буенча аның исеменә KIA Sorento транспорт чарасы теркәлгән булып чыкты. Пристав-башкаручы иномарка машинасының урынын ачыклап, аңа арест салды, шуннан соң әти кеше бурычларын тулысынча каплады.

Агымдагы чорда бурычлы алиментчыларның мөлкәтенә карата 1470ләп арест акты төзелде.

Хатын-кызның икенче ире баланы уллыка яки кызлыкка алса, баланың үз әтисе алимент түләвен дәвам итәме?

Әгәр хатынның икенче ире баланы уллыкка алса, баланы финанс яктан ул тәэмин итә башлый. Ләкин бу мәсьәлә ятим калган балаларга гына кагыла.

Безнең укучыларыбызга нинди киңәшләр бирә аласыз? Сезнең клиентка әверелмәс өчен нәрсә эшләргә яки, киресенчә, нәрсәләр эшләмәскә кирәк?

Әлбәттә, иң беренче чиратта, без һәрвакыт бурычларыгызны тикшереп торырга киңәш итәбез. Моны рәсми сайтыбызда да, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта да эшләп була. Бурычыгыз бар икән – аны тиз арада түләгез. Шулай итеп, сез счетларны блокировкалау, мөлкәткә арест салу кебек күп кенә мәҗбүри чаралар кулланудан котылып калачаксыз. Бурычларны, өйдән чыкмыйча гына да, безнең сайт аша яисә Дәүләт хезмәтләре порталында түләргә була.

Шунысын да искәртеп үтәсем килә: эшкә без кушылган очракта, хәл инде күптән низаглы ноктасына ирешкән була. Суд карары бит шунда ук законлы көченә керми. Бурычы булган кешенең әле вакыты бар, дигән сүз. Бурычларны вакытында түләү иң яхшы вариант булып тора. Ул чакта сез безнең хакта бөтенләй дә белмичә калачаксыз. Һәм, әлбәттә инде, иң мөһим киңәш – бурычларны җыеп бармаска, барысын да вакытында түләүдер, мөгаен.

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 43

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.