Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:30, 12.08.2023

Язучылар икенче каттан күзәткән Әдәби Сабантуй кунагы: «Лотерея сата торган урынмени бу?»

Әдәби Сабан туен үткәрү урыны турында оештыручылар: «Иң күп китап укый торган Каратун мәктәбе укучылары районның йөзек кашы булып тора», – дигән иде. Шулай ук Апас районы әдәби марафонда катнашучылар саны буенча да беренче өчлеккә күтәрелгән. Былтыр Әдәби Сабан туе Саба районында узган иде.

Сабан туе мәйданына керәсе капкадан ук җырлар, биюләр белән каршы алдылар. Капка янында гына хәтәр зур сандык тора. Сабан туена алып килгән бүләкләрне шунда салуны сорадылар. Шулай да рәсми өлеш алдыннан Сабан туена бүләк җыю күренеше булды. Кунаклар бүләкне сандыкка салып калдырды бит инде. Бүләк җыюның ике төрле ысулы да булу миңа бик аңлашылмады. Бәлки, бүләк җыю күренеше озакка сузылмасын өчен эшләнелгәндер.

Мәйданда бәләкәй генә булса да ишегаллары оештырылган, берничә сату ноктасы килгән. Шул эсседә хәлвә сатучылар гына бераз гаҗәпләндерде. Лоторея һәм 1000 сум акча уйнатуда катнашырга мөмкин. Килгән халык, беренче чиратта, таш бинага юл тотты, чөнки анда кунакларны ашату оештырылган. Аннан соң инде кем сату ноктасына бара, кем утыргычларга урнаша. Утыргычлар янында басма продукция сатыла.

Утыргычлардагы халык тыгызлана башлагач, алып баручылар районнар буенча «перекличка» үткәрде. «[район исеме], сез кайда? Кулларыгызны күтәрегез! Без сезне күрәбез/күрмибез. Менә алар/алар әле ашханәдә булса кирәк», – дип һәр 42 район һәм берничә төбәк аталды. Бу концертлар алдыннан була торган «кыздыру» булды.

«Кешелек китапка кире әйләнеп кайтачак»

Рәсми өлешкә сәхнәгә ир-атлар гына күтәрелде. Алып баручылар аңлатканча: «Тыгыз эш графигы аркасында Апас районы башлыгы бераз гына соңга кала». Аның урынына кунакларны Апас районы Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов килгән иде.

Белемле, тәрбияле булу, үз юлыңны дөрес сайлау өчен күп укырга, белемгә тартылырга һәм үз өстеңдә күп эшләргә кирәк. Китап уку бервакытта да кешене начар юлга илтмәс. Бары тик алга, куйган максатларга илтәр. Бу бик кирәкле бәйрәм нибары өченче тапкыр гына оештырылуга карамастан, бу проектта катнашырга теләүчеләр бик күп. Бүгенге Әдәби Сабан туеның бездә үткәрелүе дә юкка түгел, чөнки иң күп китап укучылар – бездә, – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин:

Бу китап марафоны татар халкының иҗтимагый тормышында зур роль уйный, китапка мәхәббәт уятуда да роле биниһая. Соңгы дистә елда китап укучылар кимеде, дип зарланабыз. Бер яктан караганда, бу – дөрес. Совет вакытында китап уку, китап уку буенча конференцияләр үткәрү бер гадәти хәл иде. Яхшы китапларны табу проблема булды. Татар әдәбияты ул вакытта күп укылды. Тиражлардан да күренә, проза китабының 50 мең тираж белән чыгуы гадәти хәл итеп санала иде, хәзер – 2-3 мең. Әлбәттә, монда төрле сәбәпләре бар. Минемчә, кешелек китапка кире әйләнеп кайтачак, – диде ул.

Меценатлар бизнес берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов тормышында һәрвакыт әдәбият булуы турында сөйләде. «Бала вакытта шигырь язу белән мавыктым. Үзем эшмәкәрлек юлын сайласам да, әдәбият тормышымда кала. Бүгенге көндә татар телендә бизнес турындагы китабымны язам. Киләчәктә чыгар дип ышанам. Шушындый чаралар булуга мин бик шат», – дип сөйләде ул.

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех сүзләренчә, әдәби марафон әдәбиятны алга сөрүдә төп таяныч булып тора.

Бер яктан караганда, тел, аң, сан ягыннан да безнең халкыбыз зур югалтуларга дучар булды. Шуңа да карамастан, әкренләп алга атлыйбыз. Әдәбият төп таянычыбыз булып тора. Күңел шатланганда да, моңсуланганда да әдәбиятка мөрәҗәгать итәбез, китапка тартылабыз. Бу бик табигый, чөнки халкыбыз гомер-гомергә белемле булган, күп укыган. Аң-белемле булу безне гасырлар дәвамында саклап калган. Һәммәбез дә сезнең кебек укысак, телне сакласак, киләчәгебез өметле, – диде ул.

Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин марафонны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте. Рәсми сүзләр әйтелгәннән соң, сәхнәдән бер-бер артлы җырлар яңгырады.

Питердан килгән кунаклар

Чарага Санкт-Петербургтан килүчеләр дә бар иде. Гөлназ Хөснетдинова әдәби марафонда өч еллап катнаша икән инде, тик бу бәйрәмгә беренче килүе. Гөлназ ханым балалар бакчасында эшли.

Бу бәйрәмнең җәйгә ялга туры килүенә бик шатмын. Мин үзем Татарстанның Лениногорск районыннан, 2000нче елда кияүгә чыктым һәм күченеп киттем. Апаларым Татарстанда яши, ел саен кунакка кайтырга тырышам. Мин бәләкәй вакытта укыган авторларны яратып укыйм. Яшь авторларны да күзәтеп барырга тырышам. Бүген Гүзәл Галләмова белән килдем, аның да китабын алдым. Санкт-Петербургта татарча китапларны табуы җиңел түгел, тик хәзер интернет аша алып була, апалар да алып җибәрә. Татарстанга кайткач китаплар алып китәм, – дип сөйләде ул.

Биология һәм химия укытучысы Рәсимә Фатыйхова дусты Гөлназ ханым ханым чакыруы белән марафонда катнаша башлаган. Марафончылар сафына ул быел гына кушылган.

Әдәби марафонда быел беренче тапкыр катнаштым. Аны күптән күзәтеп бара идем. 1 гыйнвар көнне дустым, бергәләшеп катнашыйк, дип чакырды. «Әдәби көрәш» игълан ителгәч, үземнең көчемне сынап карыйсы килде. Анда видеоязма җибәрдем һәм финалга чыктым. Шулай ук химия һәм биология укытучысы булган шагыйрә Мәнүсә Шәйдуллина шигырен яздырган идем. Мин кечкенәдән шигырь бәйгеләрендә катнашкаладым. Аннан соң инде бу мавыгуым онытылып торды, хәзер инде яңадан шигырь сөйли башладым. Мин тумышым белән Мамадыш районыннан. 2019 елда Санкт-Петербургка киткән идем. Елга бер тапкыр туган нигезгә кайтырга тырышабыз, туганнар белән күрешәбез. Балаларым да татарча белә, – диде ул.

Тырышлыкның нәтиҗәсе дә булды, Рәсимә ханым әдәби көрәшнең җиңүчесе булды. Финалда ул Муса Җәлил шигырен яңгыратты. Якташ иҗатчылар турында мәгълүмат бирү этабында Мамадыш районыннан чыккан Нәзифә Кәримова турында сөйләде. Финалда ул Чаллыдан Энҗе Әхмәтҗанова һәм Мөслим районыннан Равилә Шәрифуллина белән көч сынашты.

Сабан туе булгач та, әлбәттә, уеннар да булды: кул көрәше, аркан тарту, чаңгыда йөгерү, көянтә белән йөгерү. Әдәбият сөючеләрдәге көч! Шунысын да ассызыкларга кирәктер, халыкның 98 проценты хатын-кызлар булгандыр. Кул көрәшендә беренче урынны Мөслим районыннан Айгөл ханым алды. Марафонның тәҗрибәле катнашучысы.

«Факил Сафин, Фоат Садриевны яратып укыйм. Мин үзем китапханәдә эшлим. Кешеләр күп йөри. Бөтен китапны укып бетереп өлгереп тә булмый. Укучылар үзләре дә киңәш итә. «Менә бу матур китап, укып кара», – диләр. Без монда 30 кеше килдек. Аллага шөкер, Сабан туйларында бөтен уеннарда катнашам. Кул көрәшендә һәрвакыт беренче урын алам», – дип уртаклашты ул.

Аннан рәхәтләнеп, җиргә ята-ята аркан тарттылар.

«Бу бәйрәм, чын мәгънәсендә, әдәбиятчылар мәйданына әйләнсен иде»

Көн эссе булса да, чәй эзләп йөрүчеләр дә булды. «Бер почмакта да чәй юк», – дип зарландылар. Бераз кояштан качып торырга дип, ашап алган бинага да кергәләп тордык.

Быел язучылар халыктан ераклашкан иде. Былтыр утыра торган урыннары да халык арасында гына булды, шуңа гел күз уңында булдылар. Балаларны да кулларыннан җитәкләп мәйданны әйләнгәннәр иде. Быел теге «ашханә»нең икенче катындагы балконда утырдылар. Катнашучыларны котларга яки әдәби көрәшне алып барырга гына төштеләр. Соңыннан әдәби марафончылар тарафыннан яратып укыла торган 11 авторы сәхнәгә чыгаргач, халык арасында: «Ә, ул да монда булган икән», – дип куйганнары ишетелде.

Берничә язучы «ашханә»дә утыра. Алар нишләргә белми. Чаллыдан килгән язучы Зөләйха апа Минһаҗева фикеренчә, Әдәби Сабан туенда автор һәм укучыларны бәйли торган формалар булырга тиеш.

Әдәби Сабан туеның булуы бик әйбәт, тик форматын бераз үзгәртергә кирәктер дип уйлыйм. Марафон көч сынашу дигәнне аңлата бит инде. Әдәбиятчылар көч сынашуның төрле формаларын уйласын иде. Сабан туенда төрле бәйгеләр булсын. Ул викторина, башваткыч форматында булырга мөмкин. Әдәби Сабан туе шоу программага гына кайтып калмасын иде. Бу бәйрәм, чын мәгънәсендә, әдәбиятчылар мәйданына әйләнсен иде. Без концертны өйдә дә карыйбыз. Әдәби көрәш белән бергә башка формалар да булсын. Монда бау тартышу гына түгел, әдәби тартышу да булырга тиеш. Шундый теләгем бар.

Көч сынашуның төрле формалары булса, бу чара әдәбиятчылар, журналистлар, катнашучылар өчен кызыклы булыр иде. Ул очракта һәр әдәбиятчы бу мәйданга әзерлек белән килер иде. Мондый чара кирәк. Язучылар һәм укучылар арасында элемтә булдыруның бер генә мөмкинлеген дә кулдан ычкындырырга ярамый. Чараны киңәйтергә, кызыклылыгын гына арттырырга кирәк, – диде ул.

Зөләйха ханым оештыруны да тәнкыйтьләп алды. «Вакытны юк белән алалар. Без иртәнге 5тә юлга чыктык. Монда бер сәгать «перекличка» үткәрделәр. Кешенең вакытын һәм өметен акларга кирәк. Кеше бөтен эшен ташлап килде монда. Кешеләр язучылар белән аралашырга да килгәндер. Гафу итегез, лотерея сата торган урынмени бу?! – диде ул.

Ул вакытта яныбызда утырган Зифа апа Кадыйрова янына олы яшьтәге ханым килде, автограф бирүен сорады.

Кеше болай эзләп йөрергә тиеш түгел, язучының автограф бирә торган бер урыны булырга тиеш, – дип дәвам итте Зөләйха ханым. – Мин үзем дә оештыручы, шуңа шундый фикерләрем бар. Кабатлап әйтәм: бу бәйрәмнең үткәрелүе бик яхшы, тик уйлап бетерергә кирәк. Язучылар үзләре дә чыгыш ясасын иде. Халык: «Әәә, бу шул бит», – дип таный башлый бит. Концертны да шул ук язучылардан оештырырга була. Аңлыйм, оештыру авыр инде ул, тик бу чара дәвам итсен иде, – диде.


Сүзгә яныбызда утырган тагын бер шагыйрь-прозаик Рәкит Аллабирде кушылды: «Шигырен сөйләргә теләгән бер автор сәхнә янына барып карады. «Сез программада юк», – диделәр. Һәр районнан чыгыш ясаучы шагыйрьләрне алдан билгеләсеннәр иде».

Чын әйтәм, мин, гафу үтенеп, аларның исемнәрен сорадым, чөнки танымадым. Башкалар да шулай танымаска мөмкин. Мәйдан уртасына чыгып: «Менә мин Рәкит Аллабирде. Мин Чаллыдан килдем», – дип акырып та йөри алмыйлар бит инде.

«4 яшемнән китап укыйм»

Саба районы быелгы «Әдәби марафон»ның җиңүчесе булды. Районнан марафонда 206 кеше катнашкан. Саба районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова авылларда китаптан тәрбия алу, фикер алышу бик көчле куелган булуын әйтте.

Без инде 16нчы тапкыр «Әдәби марафон»да җиңүче булабыз. Сабада электән мәгърифәткә, белемгә тартылган халык яши. Мин китапханә системасында биш ел эшлим. Эшкә килгәндә: «Хәзер китап укучылар юктыр инде», – дип әйтәләр иде. Татар кешесенең бүгенге көндә яратып китап укуын, фикер алыша алуын күрсәтәсем килде.

Без марафонны районда уздырдык. Нәтиҗәдә китап укучылар тагын да артты. Авылларда «Әдәби манзара» дигән проект эшлибез. Авылда китаптан тәрбия алу, фикер алышу бик көчле куелган. Балалар өчен аерым проектлар эшлибез. Аларга «Вконтакте» социаль челтәрендә биремнәр куябыз. Мәсәлән, дүшәмбе язучы турында мәгълүмат куябыз, чәршәмбе аның иҗатын эләбез. Җомга көнне ул шәхес турында китапханәдә сөйлибез, ә соңыннан сорау куябыз. Җавапларны бер дәфтәргә язып баралар. Соңыннан ул дәфтәрләрне җыеп тикшерәбез. Балаларга бәйрәм оештырабыз, һәрберсен бүләклибез.

Мин китапны 4 яшемнән укыйм. Әни безгә китаплар укый иде. Ул вакытта китап укучы кеше минем өчен тылсымлы кеше кебек иде. Минем бөтен хыялым укырга өйрәнү булды. Үземә дүрт яшь булганда абый белән мәктәпкә, укырга керергә барганымны хәтерлим. Әлбәттә, алмадылар, мин елый-елый кайттым. Мине 4 яшемдә абыем укырга өйрәтте. Шул яшемнән китаплар белән яшим. Бу миңа әти-әнидән күчкән. Әти китаплар алып кайта иде. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә»сен алып кайтканын хәтерлим. Әти укый, балалар тыңлый, әни шәл бәйли, урамда салкын кыш, ә өйдә шундый рәхәт, җылы. Бу минем балачакның иң матур мизгелләре. Бүген дә «Торналар төшкән җирдә» китабын күз яшьләрсез укый алмыйм, – дип сөйләде Сабаның китапханәләр директоры.

Быелгы Әдәби Сабан туе да шулай гөр килеп узып китте. Эссе булуга карамастан, килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәт!

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.