Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:40, 12.08.2023

Татарстан авылында үсмерләр утырган «Жигули» әйләнеп капланган, бер бала үлгән

Татарстанның Лениногорский районында «Жигули» машинасы авариягә очраган. Машина белән үсмер малай идарә иткән. 13 яшьлек пассажир малай һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиева «Татар-информ»га сөйләгән.

Фаҗига бүген көндез Иске Шөгер авылы янында була.

Якынча белешмә буенча, грунт юлда йөртүче машина белән идарәсен югалта. Шуннан соң машина әйләнеп каплана. 13 яшьлек малай шунда ук үлә. Салондагы тагын бер үсмер пассажир һәм йөртүче имгәнә, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Урынга Лениногорск шәһәр прокуроры Алексей Панишев барган.

Тикшерү эшләре билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 51

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.