Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

07:50, 05.07.2023

Гербта кашкарый һәм лалә чәчәкләре очраклы түгел: Татарстан геральдикасына ботаник карашы

Кашкарыйчалар семьялыгы – безнең территория өчен иң типик үсемлекләр

– Вадим Евгеньевич, республикабыз гербында лалә һәм кашкарый чәчәкләре сурәтләнгән. Ботаник карашыннан чыгып фикер йөртсәк, бу чәчәкләр ни дәрәҗәдә дөрес сайланган?

– Әгәр күптамырлы үсемлекләр турында сөйлибез икән (болар – ачыкорлыклылар, чәчәклеләр, абагалар), безнең флора ярыйсы ук бай: 1610 төр, 124 семьялык исәпләнә. Алар семьялыкларга тигез бүленмәгән. Флорада Татарстан территориясенә генә түгел, ә бөтен Төньяк ярымшарга яки Голарктик патшалыкка кагылышлы гомуми закончалыклар бар. Төрләр саны буенча беренче урында оешма чәчәклеләр яки кашкарыйлар семьялыгы үсемлекләре тора. Икенче урында – кыяклылар, яки башка төрле әйткәндә, йонча үсемлекләр. Татарстан искәрмә түгел: бездә дә төрләр саны буенча беренче урында – оешма чәчәклеләр, икенче урында – кыяклылар.

Кашкарыйчалар адым саен. Айлы чәчәк, әрекмән, әрем, шайтан таягы, кашкарыйлар үзләре, культуралы үсемлекләрдән – көнбагыш. 

Фото: © Рәмис Латыйпов

Алга таба күз салсак, төрле табигый зона өчен төрле аерма бар. Көнбатышка – Европага якын флорада өченче урында роза чәчәклеләр семьялыгы төрләре. Ә көньяктарак, дала территорияләрендә өченче урынга кузаклы үсемлекләр чыга. Үзәк Азия өлкәсендә – әвернә чәчәклеләр. Ә безнең Татарстанда өченче урында – кузаклылар, дүртенчедә – роза чәчәклеләр. Ягъни, Татарстан флорасы Европа флорасы белән дә, көньяк флоралар белән дә бәйле, икесе тоташкан урында.

Төрләрнең составын анализлаганда, ботаниклар, гадәттә, эченә иң күп төр кергән беренче 10 семьялыкны карый. Һәм бу семьялыклар спектры буенча төрле төбәкләрне, төрле флораларны, аларның бер-берсе белән ничек бәйле булуларын чагыштырырга мөмкин.

– Димәк, кашкарый семьялыгы төрләр саны ягыннан беренче урында тора? Димәк, иң киң таралган чәчәк төре буларак, гербта ул гадел рәвештә үз урынын алган, дип әйтергә була?

– Бәлки. Бу семьялыкка һәркемгә билгеле үсемлекләр: тузганак, һиндыба, күкчәчәк, әрекмән, шайтан таягы, билчән тибындагы төрле чүп үләннәре керә. Алар – бөтен җирдә таралган иң гадәти үсемлекләр: болыннарда да, далада да, урманда да – бөтен җирдә дә оешма чәчәклеләр вәкилләрен таба алабыз.

Ә кыяклылар – алар, әлбәттә, болын төрләре. Алар урманнарда да, сазлыкларда да бар. Бөтен экологик урыннарны биләр өчен ике семьялык та төрләргә ярыйсы ук бай. Чүп үләннәре оешма чәчәклеләр арасында да, кыяклылар арасында да бар.

– Хәтта әрем дә...

– Әйе, әрем – кашкарыйларга карый, оешма чәчәклеләр семьялыгы.

– Ә кашкарый үзе бездә үсәме?

– Бездә 2 төре бар. Альп кашкарые – ул шулай ук сирәк дала төре, нигездә, Татарстанның көньяк-көнчыгышында очрый, шәмәхә таҗлы үсемлек. Итальян астрасы яки ромашка астрасы бар. Ул да сирәк очрый, кипкән болыннарда. Альп кашкарые «Кызыл китап»ка кертелгән, итальян астрасы – юк.

Кашкарыйлылар һәм кыяклылар (йончалар) «оптимизация белән шөгыльләнгән»

– Ни өчен нәкъ менә шушы үсемлекләр алдынгы урыннарга чыккан?

– Чәчәкле үсемлекләрдә 2 класс бар: ике өлешлеләр һәм бер өлешлеләр. Эволюция ягыннан караганда, ике өлешлеләр арасында иң алга киткәннәре дип оешма чәчәклеләр санала. Алар бөҗәкләр белән серкәләнүгә бик яхшы яраклашкан. Без ромашка дип атаган үсемлек – ул бер чәчәк түгел, ул укмаш чәчәк: аның читендәге ак таҗ яфракчыклары – чәчәкләр, үзәгендә – күп-күп чәчәкләрдән торган сары кәрзин. Шулай ук оешма чәчәклеләргә керүче көнбагышны күз алдыгызга китерегез: аның һәр бөртек көнбагышы – аерым бер чәчәк. Әгәр чәчәкле башка үсемлекләр һәр чәчәк өчен – таҗ, бөҗәкләрне җәлеп итү өчен таҗ яфракчыклары үстерә икән, оешма чәчәклеләр нәтиҗәлерәк ысул уйлап тапкан: алар үзәккә бик күп вак чәчәкләр җыйган, ә алар кәрзиндәге таҗ яфракчыклары ролен үти. Нәтиҗәдә, оешма чәчәклеләрдә бер генә чәчәк үсми, анда алар 100 дә, кайбер төрләрдә хәтта 1000 дә булырга мөмкин, һәм алар барысы бер оешма чәчәклеккә берләшкән. Шуңа күрә семьялык «оешма чәчәклеләр» дип атала да инде.

Чагыштыру өчен. Сулда – кашкарыйчалардан кытыршы төймәбаш, уңда – кыңгырау чәчәк. Кыңгырау чәчәк бер чәчәк өчен «бер чәчәк» булдырса, төймәбаш дистәләгән вак чәчәкне уртага җыеп, алар өчен гомуми таҗлар гына ясаган.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Ә бер өлешлеләр арасында эволюцион яктан кыяклылар алга киткән. Һәм алар күбесенчә җил белән серкәләнүгә яраклашкан. Аларның чәчәкләре, киресенчә, бик нык гадиләштерелгән, һәм ул җил аларны нәтиҗәле серкәләндерсен өчен шулай эшләнгән. Ягъни, эволюция ягыннан караганда, бу ике семьялык – күптамырлы үсемлекләр флорасында иң нык үсеш алганнары. Шуңа күрә бездә төрләр саны буенча алар өстенлек итә.

Икенче урындагы үсемлекләр – кыяклылар, йончалар семьялыгы. Алар күп һәм төрле, ә безнең өчен алар – бар да «кыяк үлән».

Фото: © Рәмис Латыйпов

– Димәк, бу үсемлекләр оптимизация белән шөгыльләнгән?

– Әйе. Алар серкәләнү ысулларын үзара бүлешкәннәр. Оешма чәчәклеләр бөҗәкләр серкәләндерүгә бик әйбәт яраклашкан, ә кыяклылар – җил белән серкәләнүгә. Шуңа күрә алар бер-берсе белән ярышмый, һәм һәркайсы үз җаена үсә.

Кыяклылар кешелекне тукландыра. Арыш, бодай, арпа, солы, дөге, кукуруз – барысы да кыяклылар семьялыгыннан.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Лаләләр «безнекеме?» Әйе дә, юк та.

– Гербтагы тагын бер үсемлек – лаләчәләр семьялыгыннан лалә чәчәкләре...

– Лаләчәләр семьялыгы турында сөйләсәк, болар – лилия, лаләләр. Элек бу семьялык киңрәк мәгънәдә карала иде. Анда, мәсәлән, ландышларны да кертәләр иде, хәзер алар ландыш семьялыгына карый. Суганның төрле төрләрен дә шунда кертә иделәр, хәзер алар – суганчалылар семьялыгы. Төрләр саны ягыннан лаләчәләр семьялыгы Татарстан флорасында хәтта беренче 20 семьялыкка да керми. Алар, нигездә, дым җитмәсә дә үсүче дала үсемлекләре, һәм алар Татарстанда бик киң таралмаган.

– Ягъни, лаләләр безнең үсемлек түгел?

– Әйе, Татарстанның табигый флорасында хәзер лаләләр юк. Кайчандыр булган. Мәсәлән, XVIII һәм XIX гасырларда аның урман кызалагы дигән төре безнең җирлектә үскән. Ләкин хәзер алар үсми. Алар юкка чыккан. Лаләчәләр семьялыгы вәкилләре – матур чәчәкләр, аларны букетка дип тә җыялар, үз бакчаларына утырту өчен дә төбе белән казып алалар, шуңа күрә дә аларның юкка чыгу куркынычы бар.

– Лаләчәләрдән, белгәнемчә, бездә үсә торган каз юасын әйтергә була.

– Әйе, ул – лаләчәләрдән.

Татарстан гербында лалә булса да, лаләчеләрдән без бары тик бер генә үсемлекне – каз юасын гына күрә алабыз. Калган лаләчеләрдән нибары ике үсемлек бар, алар да «Кызыл китап»та.

Фото: © Рәмис Латыйпов

– Димәк, каз юасы – бу семьялыктан безнең яклардагы бердәнбер төр?

– Лаләчәләрдән иң киң таралган төре, мөгаен, каз юасыдыр. Ул бездә бөтен җирдә диярлек үсә. Гадәттә ике төре очрый: сары юа һәм кыр суганы. Алар эфемероидларга карый. Бу төр үсемлекләр бик тә яктылык ярата: язын урманда агачлар яфрак ярырга җитешкәнче, тиз-тиз үсә: яктылык җитәрлек, яфрак ярырга да, чәчәк атарга һәм орлыкланырга да өлгерә. Агачлар яфрак яруга, алар инде үләләр, һәм бөтен җәй буе, көз һәм кышны җир астында суган рәвешендә үткәрәләр. Аннары яз җитүгә, бу цикл кабатлана. Аларның шундый үзенчәлеге бар.

– «Кызыл китап»та язылганча, лаләчәләр семьялыгыннан бездә тагын ике үсемлек очрый.

– Бездә боҗыр утының (рябчик) ике төре бар: шадра үлән һәм рус шадра үләне. Ике үсемлек тә бик сирәк очрый. Рус шадра үләне Россия Федерациясенең «Кызыл китабы»на кертелгән, Татарстанда бик сирәк очрый, көньяк-көнчыгыштагы Баулы, Азнакай, Лениногорск районнарында гына. Ә менә шадра үләнне, дөресен әйткәндә, Татарстан территориясендә очратканым булмады. Әмма Татарстан белән Башкортстан чигендә, Ык елгасы бассейнында бар. Популяция шактый зур, әмма алар Татарстан территориясенә керми. Шулай ук, сирәк очрый торган үсемлек, аңа юкка чыгу куркынычы яный.

Биберштейн лаләсе, күрәсең, юкка чыккан төрдер, чөнки хәзер аны табулары турында мәгълүмат юк.

Гомумән, лаләчәләр – декоратив үсемлек, һәм матурлыклары аркасында алар традицион рәвештә геральдикада, гербларда кулланыла. Мәсәлән, Франциянең патша гаиләләре гербларында ак лилияләр бар. Татарстанның көнчыгыш районнарында еш кына йортларның тәрәзә йөзлекләре, капка, коймаларда лалә һәм боҗыр уты чәчәкләренең стильләштерелгән сурәтләрен күрергә мөмкин. Күрәсең, җирле халыкның бу үсемлекләрне кайчандыр күргәне булган.

Шадра үлән, боҗыр үләне – рябчик. Татарстан җирлегендә бик сирәк очрый торган лаләчеләр семьялыгындагы үсемлек.

Фото: © Россиянең «Кызыл китабы»ннан, redbookrf.ru

 Димәк, лаләне безнең төбәкләр өчен типик булмаган үсемлек дип атап булмый?

– Ул теләсә кайда очратырга мөмкин булган үсемлек түгел. Кайчандыр булса да, лалә үзе хәзер, күрәсең, юкка чыккандыр – заманча тикшеренүләр юк. Әмма көньяк өлкәләрдә: Башкортстанда, Оренбург өлкәсендә, чын далаларда яз көне лалә чәчәкләре бик күп. Татар халкы бит Татарстанда гына яшәми, Алтайдан Иделгә кадәр зур мәдәни киңлекне төрки халыклар биләп тора, шуңа күрә, бәлки, татар халкының формалашуы, этногенезы вакытында ниндидер билгеле бер символлар дала флорасы белән бәйле булгандыр, һәм алар татар халкының хәтерендә калган булырга мөмкин. Бәлки, алар шуннан бизәнү әйберләренә, символларга, шул исәптән дәүләт хакимияте символларына күчкәндер.

 Димәк, безнең республика гербында үсемлекләр дөрес сайланган: Европа һәм Азия тоташуы, иң типик үсемлек һәм тарихи үсемлек? Шулай дип әйтеп буламы?

– Әйе, мөмкин. Әмма, дөресен генә әйткәндә, герблардагы чәчәк сурәтләрен ниндидер конкрет төр буларак танып булмый. Еш кына бу – ниндидер декоратив орнамент, ниндидер чәчәк. Чөнки бизәк рәвешендә сурәтләнгән үсемлек табигатьтә булганына бөтенләй дә охшамаган. Әлбәттә, әгәр герб тасвирламасында билгеле бер үсемлек күрсәтелә икән, ул вакытта – әйе.

Нинди агачлар «безнеке»?

 Ә безнең өчен нинди агачлар типик санала?

– Агачлар да – үсемлек, алар да төрле семьялыкларга, төрле классларга карый. Табигый шартлар ягыннан, Татарстанда, әлбәттә, киң яфраклы урманнар булырга тиеш. Республиканың төньягында урманнар ылыслылар белән катнаш: чыршылар, пихта хәтта. Ә көньякта инде киң яфраклы урманнар: имән, юкә, карама – кеше тәэсире булмаса, табигый шартларда иң күп үсүче агачлар шулар булыр иде. Ләкин кеше урман хуҗалыгы белән шөгыльләнә, урманны кисә, утырта, яңадан кисә, һәм бу күп еллар дәвам итә, шуңа күрә бездә хәзер вак яфраклы агачлар өстенлек итә. Алар – каенлык һәм усаклыклар, чөнки төп урман кискәннән соң нәкъ шушы агач төрләре үсеп чыга. Имән урманын кискәч, анда каен яки усак үсәчәк. Өстәвенә, урманчылар бик күпләп нарат агачлары утырталар, чөнки ул – бик кыйммәтле төр, һәм ул тиз үсә. Нарат агачлары бездә киң таралган, ләкин алар табигый урман түгел, алар –утыртылган урман. Ә киң яфраклы урманнарда, хәзер, нигездә, юкә һәм имән үсә.

Соңгы елларда без нинди үсемлекләрне югалттык?

 Үсемлекләр рейтингында урыннар үзгәрәме? Берсе икенчесен «кысып чыгармыймы»?

– Биологик төрләр бөтенләй дә даими түгел. Алар эволюцияләнә, үсә, яңа төрләр барлыкка килә, ниндидер төрләр юкка чыга, үлә. Бу – әйләнә-тирәлекнең бертөрле генә тормавына бәйле: климат үзгәрә, җылыну нисбәтеннән ниндидер үзгәрешләр була, безнең территориягә көньяк формалар килеп керә. Әгәр климат салкынайса, төньяк формалар үтеп керергә мөмкин. Үсемлекләрнең мондый хәрәкәте даими дәвам итә, алар үзләренең таралу ареалларын үзгәртәләр.

Зур булмаса да, Татарстан 3 табигый зонага эләгә, шуңа да без үсемлекләр төренә бай. Бездә урман-дала, катнаш урман, эре яфраклы урманнар зоналардагы үсемлекләр үсә.  

Фото: © Рәмис Латыйпов

– Бездә соңгы елларда җылыну бара, көньяк үсемлекләре безне «сайлыймы»?

– Әйе. Бездә чыршы урманнарында үсә торган, бореаль дип аталган төньяк төрләр, тайга төрләре зур куркыныч астында. Климат җылырак, корырак була барган саен, бу үсемлекләр юкка чыга, флора составыннан төшеп кала. Алар төньяк төбәкләрдә: Киров өлкәсендә, Мари Элда калалар, әмма Татарстаннан юкка чыгалар.

Көньяктан исә, киресенчә, безгә көньяк төрләр, дала төрләре килә, Татарстанда алар элек булмаган. Без, вакыт-вакыт, флора өчен элек көньякта киң таралган яңа төрләрне теркибез. Бу – үсемлекләргә генә түгел, бөҗәкләргә дә, суда яшәүче умырткасыз хайваннарга да кагыла. Гомумән, табигый зоналар чикләре күчеше бара. Климат корый, кибә. Безгә көньяктан дала килә, ә тайга киресенчә, төньякка таба китә.

 Соңгы елларда ниләр югалттык, ә нәрсәгә ия булдык  нинди дә булса саннар бармы?

– Әйтү кыен. «Кызыл китап» һәр 10 ел саен яңадан басыла, алдагысы 2026 елда – тагын 3 елдан чыгачак. Ул, асылда, сирәк төрләрнең тагын кайсылары юкка чыга, кайсылары барлыкка килүен күрсәтүче шундый реестр.

Галимнәргә нинди дә булса төр турында, бөтенләй юкка чыкты һәм бездә ул бүтән очрамаячак, дип әйтү кыен, чөнки үсемлекләр озак – берничә дистә ел ял итә ала. Һәм кайвакыт Татарстан территориясендә юкка чыккан дип саналган төрләр 30, 40, 50 елдан соң галимнәр тарафыннан кабат табыла. Димәк, алар беркая да китмәгән, монда булган, бары тик аларның саны шулкадәр түбән ки, галимнәр аларны озак вакыт очратмаганнар. Шуңа күрә соңгы 10 елда күпмедер төрләр юкка чыккан, дип төгәл раслый алмыйбыз. Бу – үсемлекләрнең биологик үзенчәлекләре белән бәйле.

– Орлыклар да дистә еллар көтеп ятарга мөмкинме?

– Орлык та ятарга мөмкин, абага һәм плауннарда споралар да, җир асты органнары – тамырча, бүлбе, суганчалар да ятарга мөмкин. Моның белән аеруча орхидеялар семьялыгы вәкилләре аерылып тора: орхидеялар җир астында бүлбе хәлендә дистә еллар яши һәм чәчәк ату өчен генә өскә чыга ала. Бу үсемлекнең чәчәк атарга чыккан вакытын, урынын да галимнәрнең билгели алган чагы бик тә сирәк. Калган вакытта ул күренми, җир асты тормышы алып бара.

 Бу механизм өйрәнелгәнме? Үсемлек үзенә уңайлы вакыт җиткәнме-юкмы икәнен ничек «аңлый»?

– Орхидеялар өчен әйтү кыен. Үсемлекләрнең төрләре күп бит, һәм аларның һәрберсе өчен – үзенең уңайлы шартлары. Орхидеялар өчен елның дымлы булуы, туфракның кипмәве зарур, шул вакытта алар тиз үсә. Бу –орхидеяларның гөмбәләр белән симбиозда яшәве, ә гөмбәлек өчен дым кирәк булу белән бәйле. Әгәр дә ел коры, явым-төшем аз булса, орхидеялар еш кына өскә чыгып та тормый, чөнки чәчәк ату өчен аларга туклыклы матдәләр җитми, һәм алар ял итә ала. Әгәр инде ел дымлы, явым-төшем җитәрлек икән... Быелгы ел, әйткәндәй, шактый дымлы, һәм орхидеялар җир өстенә инде күпләп чыкты.

«Татарстан төрләргә шактый бай»

 Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан төрләргә баймы?

– Россия – зур ил. Бездә төньякта арктик чүлләр дә бар, анда төрләр саны бик күп түгел. Һәм үсемлек төрләренә бай территорияләр бар, аерым алганда, Кавказ – ул иң байлардан, чөнки анда таулар, югары пояслар, кечкенә территориядә шартларның бик күп төрлелеге. Татарстанда төрләр саны аномаль күп яки аномаль аз, дип әйтә алмыйбыз. Гомумән, Татарстан флорасы бай, чөнки Татарстан 3 табигый зона тоташкан җирдә урнашкан: бу – киң яфраклы урманнар зонасы, ылыслы һәм киң яфраклы урманнар һәм урман-дала зонасы. Өч табигый зонаны үз эченә алганга күрә, бездә төрләр саны шактый күп.

 Галимнәр үсемлекләрне кайда өйрәнәләр? Тыюлыклардамы?

– Бөтен җирдә, бөтен территориядә өйрәнәләр. Без экспедицияләрдә йөрибез, бер генә районны да калдырмаска, тикшеренүләр белән бөтен Татарстан территориясендә тигез колачлап алып барырга тырышабыз. Җентекле тикшеренүләр, әлбәттә, каравыл белән саклана торган территорияләрнең фәнни учреждениеләре базасында үтә. Болар – тыюлыклар, «Түбән Кама» милли паркы, Идел-Кама тыюлыгы. Бу участоклар – иң нык өйрәнелгәннәр.

Экспедициягә чыгар алдыннан шактый озак әзерлек этабы узабыз, «камераль эшкәртү этабы» дип атала. Ул хәтта кышын да булырга мөмкин. Алдагы барлык тикшеренүләр өйрәнелә: фәнни басмалар, гербарий үрнәкләре, карталар – утыртылган урманнар нинди урыннарда, ничә яшьтә, нинди составта... Хәзер космостан төшерелгән фотоларны да өйрәнәбез. Без алардан нинди тип бергәлекләрнең кайда киң таралганлыгын, сазлыклар кайда, дала, урманнар кайда икәнлеген билгели алабыз, шулай итеп, конкрет билгеле урынга барып була. Бу – озак процесс, экспедиция алдыннан һәрвакытта да үткәрелә, вакытны күп ала, әмма вакытны соңыннан экономияли.

 Кеше дә бу төрләрне үзгәртәме?

– Флораның нинди төрләрдән торуына иң беренче чиратта кеше җаваплы. Табигый флораның бер өлеше бар: ул кешегә кадәр дә булган, кешедән соң да кала, беркая китми. Ләкин кеше ландшафтны бик нык үзгәртә: урманнарны кисеп, басуларны сукалый, болын үләнен чаба, көтү көтә – болар барысы да кайбер үсемлекләрнең өстенлек алуына һәм кайсыберләренең бу урыннардан юкка чыгуына китерә. Татарстан территориясе бик яхшы үзләштерелгән, шуңа күрә кеше кулы тимәгән табигый флора өчен монда урын аз. Хакыйкатьтә, андый урыннар юк та. Калган территориядә, әлбәттә, нинди үсемлекләр үсәсен, шартлар тудырып, кеше билгели.

– 2021 елда сез юкка чыккан дип саналган үсемлекнең клонлаштыру юлы белән үрчетелгәнен һәм Казан Швейцариясенә утыртылганын сөйләгән идегез.

– Бу – күләгәле сыраҗ (норичник). Без ул үсентеләрне экология активистларына бирдек, алар акцияләр оештырды, аны тиеш урыннарга утырттылар. Ләкин аларның тамырланганмы-юкмы икәнен әйтү кыен, вакыт әле аз үткәндер, мөгаен. Аларның тамыр җибәреп, чәчәк атканлыгына, орлык биргәнлекләренә ышаныр өчен берничә ел вакыт кирәк. Нәтиҗәсен тиз генә тикшереп булмый.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты, биология фәннәре кандидаты Вадим Прохоров.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Ун елга бер тапкыр була торган ачышлар»

 Быел нинди ачышлар ясадыгыз?

– Быел инде безнең сәяхәт, экспедицияләр булды. Без республикада орхидеяларның яңа төрен таптык. Үсемлек «яшел чәчәкле төнге миләүшә» («любка зеленоцветковая») дип атала. Ул күрше төбәкләрдә: Марий Элда, Киров өлкәсендә бар, ялгышмасам, Чувашиядә дә бар. Татарстанда аны беркайчан да беркемнең дә күргәне булмаган. Без аны дистәләгән еллар эзләдек, һәм быел бу төрне таптык, безгә бәхет елмайды! Күрәсең, елы да шундый дымлы, яз да иртә килгәнгә күрәдер. Моны кечкенә ачыш дип санарга мөмкин. Үсемлек Татарстанның 2026 елда басылып чыгачак «Кызыл китабы»на кертеләчәк.

Яшел чәчәкле төнге миләүшә

Фото: © Вадим Прохоров

Галимнәр өчен мондый факт – үзе зур бүләк. Кыр экспедициясендә кафедраның берничә хезмәткәре, безнең белән орхидеялар белән шөгыльләнүче кеше – орхидолог та бар иде, ул – кафедра галиме, биология фәннәре докторы Марина Борисовна Фәрдиева. Орхидеяның яңа төре табылганга ул бик шатланды. Аның өчен бу – иң дәрәҗәле бүләк.

 Кайсы районда?

– Казаннан ерак түгел, Лаешта. Урынын төгәл әйтергә кирәкмәстер. Матур чәчәкле сирәк үсемлекне карарга яки аны үз бакчасына күчереп утыртырга теләүчеләр табылачак... Бу исә сирәк очрый торган үсемлекнең үлеменә китерәчәк.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.