Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:53, 04.07.2023

Яңа Кенәрдәге бәйрәмнән: «Батут куйдык, мәчетнең «м» хәрефен белмәгәннәр дә килә башлады»

Спартакиада – ул спорт дигән генә сүз түгел икән! Шатлыклы кәеф тудыру, аралашу, күңел ачу өчен дә менә дигән мөмкинлек, ә мөселманнарны, халкыбызны төрле ерак җирләрдән җыюы белән ул күңелгә тагын да ягымлырак күренә.

Иртәдән алып кичкә кадәр чара үткән аланның бер ягы балалар шатлыгы, икенчесе исә кызу спорт эмоцияләре, төрле тавышлар белән тулды, ләкин, тавыш дигәч тә, сүгенү, тарткалашу булмады. Барысы «хәләлный» булып чыкты! Спорт ярышлары махсус әзерләнгән мәйданчыкларда узды, ә балалар исә төрле эстафеталар, дини викторина, азан әйтү һ.б. бик күп бәйгеләрдә катнашып күңел ачты.

Сез аңласын өчен, 2 июльдә Яңа Кенәрдә үткән спартакиаданы Сабантуй белән чагыштырып була, бер якта балалар атта йөри, бер якта чүлмәк ваталар, батутта сикерәләр, пылау, баллы мамык ашыйлар, ләкин бер искәрмә белән – монда барысы да бушка иде.

Бүтәне исә барысы Сабантуйдагы кебек, мәсәлән, чараны рәсми рәвештә ачу, катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү өчен сүзне Казанның Совет районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Яңа Кенәр авылы башлыгы Гайфуллин Әгъзәм Әдхәмович алды:

– Сезне чын күңелдән бу чара белән тәбриклим. Аллаһ Тәгалә бу чараның дәвамлы, ел саен үткәрелүен насыйп итсен. Ярышлар намуслы, матур гына, иң мөһиме – җәрәхәтләрсез үтсен. Тагын нәрсә әйтәсем килә: бүген безнең җөмһүриятебездә корылык бар, шушы корылык бетсен, яңгырлар үз вакытында яусын, дип дога кылуыгызны сорыйм. Хәерле сәгатьтә!

– Спартакиаданың максатларын безгә инде бик матур итеп бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәттеләр. Бу инде – яшь буынга тәрбия бирә торган бик матур чара. Дөрестән дә, Яңа Кенәрдә генә түгел, Арча буенча беренче тапкыр уздырыла торган шундый спартакиада. Бик зур рәхмәт оештыручыларга, килгән кунакларыбызга, күреп торасыз балаларның куанычын. Бүген әйтелгән һәрбер максатка ирешергә язсын. Бүген безнең 7 команда җыелды: Әгерҗе, Лениногорск, Казан һ.б. Һәм мин инде ышанам бу чара аларга бер-берсе арасында дуслык күперләрен төзергә ярдәм итәр. Киләчәктә дә шулай матур очрашырга язсын, һәрберегезгә күңелле яллар, бәйрәм белән барыгызны да!

ДУМ РТ...? Бөтенесе үз көчебез белән

Чараны оештыручыларның күбесе бәйрәмгә кайта алмаган, ләкин «күбесе» – «барысы да» дигән сүз түгел. Таһир Аксаков – Казанда урнашкан «Каләм» нәшриятының җитәкчесе белән ярышлар арсында сөйләшеп алдык:

– Таһир абый, берничә сүз белән, бәйгене бүгенге республикакүләм рәвешкә җиткерү турында сөйләгез әле.

– Теге елны балаларга батутлар куйган идек мәчет янында, аларга бик күңелле булды, хәтта мәчетнең «м» хәрефен белмәгән кешеләр дә кызыксынып килә башлады. Бу бәйрәмне дә иң башта балаларга гына дип ниятләгән идек, соңыннан инде егетләр белән «берләштерергә, кешегә ислам динен күрсәтергә кирәк» дип уйладык.

Бәйрәмгә ДУМ РТдан да кунаклар килгән иде. Шуңа бәйле Таһир хәзрәткә, республикакүләм бәйрәмне оештыруда Нәзариятнең ярдәме булгандыр инде дип башлаган сүзгә, ул:

– Ә-й-й-й инде... ДУМ РТның «поддержкасы» дип, без үзебез ниятләдек, килештердек... әйе, Арча мөхтәсибәтендә, ләкин бөтенесе Кенәр егетләре ярдәме, эшмәкәрләр ярдәме белән. Без бу бәйрәмне дәвамлы булсын дип торабыз инде. Аннан тагын бер ният бар: безнең күршедә бит интернат мәктәп бар, менә Аллаһ насыйп итсә, сентябрь аенда шундагы инвалид балалар өчен паралимпиада үткәрәсе килә. Барып чыкса иде инде, егетләр «әйдә эшлик» дип торалар, Аллага шөкер.

Безнең әңгәмәне спартакиаданың баш хөкемдары Ришат абый Садыйков бүлде, ул да шул ук сүзләрне дәвам итеп:

– Мин үзем Кенәрдә 40 ел физкультура укыттым. Без – Арча шәһәренә хәзерге вакытта конкурент! Элек-электән спорт көчле, яшьләр бик актив, төрле спорт ярышларында катнашалар. Менә бу мөселман ярышлары исә шундый зур рәвештә беренче тапкыр уза. Башка спорт төрләре, мәсәлән: футбол, хоккей, волейбол буенча да яшьләребез Татарстан буенча төрле җирләрдә катнашалар. Мин үзем шәхсән 15 елдан артык волейбол ярышларын үткәрәм. Өч улым бар, шулар белән берлектә хәзер дә ярышлар үткәрәбез, Аллага шөкер! Айга бер мәртәбә авылыбыз әфган ветераннарына гуманитар ярдәм күрсәтә. Район җитәкчеләре дә безгә карата бик ягымлы.

Болар барысы – идея өчен эшләнгән әйберләр. Без үлсәк тә, үзебез тәрбияләгән егетләр, хәзер алар төрлесе төрле якта булсалар да, бу изге эшләрне дәвам итәрләр, дип ышанам. Иганәчелек буенча безнең егетләребез берсүзсез һәр сорауда катнашалар. Шушы ярышлармы, гуманитар ярдәмме, ниндидер бәйрәмме  берсүзсез! Менә күреп торасыз: авыл үсә, юллар чиста, утлар янып тора, элекке вакыттагыча түгел. Бүген, кызганыч, күбесе кайта алмадылар, Казанда эшлиләр: берсе – асфальтный заводта, берсе министерствода, Рөстәм Нургалиевич белән эшли, үз бизнеслары да бар. Рәхмәттән башка бер сүз дә әйтә алмыйбыз аларга!

Төрле уеннарда балалар белән актив эшләгән, аларның күңелен ачкан, Арча мөхтәсибәтенең укыту эшләре һәм мөслимәләр җитәкчесе Фатхуллина Рая апа да үз эшчәнлеге һәм хисләре белән уртаклашты:

– Безнең районыбызда 97 мәчет бар, менә шушы мәчетләрдә 148 мөгаллимә гыйлем бирә. Гыйлем бирүчеләребез 4 ел укый Диния Нәзарәте программасы нигезендә һәм, 4 елдан соң, экзамен биреп, алар шәһадәтнәмә алалар, аннан шушы шәһадәтнәмә алган мөгаллимәләребез авылларда укытучы вазыйфасын башкаралар. Алар белән берлектә, укыту эшләре белән бергә, бик күп төрле чаралар үткәрәбез: Коръән уку, Казан ярышлары, хаҗиләр белән очрашу кичәләре, бик күп ярышлар, кыскасы.

Күптән түгел Арча мөхтәсибәтендә Гает бәйрәмен бик матур итеп үткәргән идек, менә бу Кенәр авылында исә Корбан бәйрәмен икенче тапкыр уздырабыз. Узган ел да бик матур булган иде, ә быел инде тагын да зурая, формалаша. Гомумән, бүтән кечерәк авылларда да Гает бәйрәмнәрен үткәрә башладык. Бу инде – бик күркәм күренеш, чөнки Корбан бәйрәме ул – безнең иң зур бәйрәмнәребезнең берсе, халык шушы бәйрәмнәргә җыела, динебезгә тартыла. Менә шунсы куанычлы – уеннар үткәргән вакытта, һәрбер бала: кечкенәсе дә, зурысы да бер генә булса да сүрә белә. Бу – минем өчен зур куаныч, мин бик шат шуңа.

Мини футбол, кул көрәштерү һәм ТНВга яңа комментатор

Спартакиаданың катнашучыларга һәм кунакларга иң кызык ярышы булып мини футбол торды. Кул көрәштерү, турникта тартылу һ.б. спорт төрләре игътибар буенча аңа күп тапкырга оттырды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: гадәттә спартакиада һәм аңа охшаган ярышларда комментаторлар булмый, ләкин монда булды! «Так что все серьезно!»

Матчлар дәвамында, миңа калса, күп кешегә иң кызыгы – комментаторның футбол мәйданында барган теге яки бу хәлгә реакциясе, әйткән сүзләре булгандыр. Менә берничә мисал:

– Мондый комбинацияне хәтта «Рубин» да оештыра алмый!

Типмәсәң керми ул!

Рөстәм молодец! Рөстәм – минем малай ул!

Чәче булмаса да, башы белән матур җибәрде тупны!

Бормай бакчасына туп чүт чыгып китмәде, ә! Бирми иде бит тупны!

Минем улымны типкәләмәгез!

Рөстәм улым, молодец! Әйбәт типкән идең!

Анда бит бушка пылау ашаталар, сез нигә ашамадыгыз, менә җиңеләсез шуңа!

Авылда үткән спартакиада республикабызның төрле җирләреннән килгән кешеләр арасында элемтәләрне ныгыту һәм дустанә атмосфера булдыру өчен менә дигән сәбәп булды. Алар аралаштылар, тәэсирләре һәм шатлыклары белән уртаклаштылар:

Алия Сафина (Казан шәһәреннән килгән кунак):

– Мондый чара үтәчәген белгәч, тормыш иптәшем һәм 2 кызым белән шунда килергә уйладык, бер дә үкенмибез менә. Балаларга ошый, попкорн, баллы мамык, батутлар яныннан китмиләр әнә. Оештыручыларга рәхмәт! Бу бит – күңел ачу гына түгел, балалар аз гына булса да татар мохитендә, ислам дине мохитендә кайныйлар. Рәхмәт!

***

Күп кеше әйтүенчә, бу бәйрәм авылны чыннан да җанландырды. Мондый республикакүләм вакыйгалар авыл үсеше өчен бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Аларны эре шәһәрләрдән, һәр кеше үз әһәмиятен тоя һәм җәмгыять үсешенә үз өлешен кертә алган кечкенә авылларга күчерү – бик яхшы идея! Алга таба да Яңа Кенәр авылының зур эшләре уңышлы булсын!

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 44

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.