Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:44, 14.06.2023

Салават Буа Сабан туена соңга калган: «Көтә-көтә көтек булдык, бөтен халык катып бетте»

Быел Салават Фәтхетдинов Буа районы Сабан туенда һәм Менделеевск районы Бәзәкә авылы мәйданында җырлады. Әлбәттә инде, бәйрәм программасында эстрада артистлары чыгышының  төгәл вакыты күрсәтелә. Бу турыда бәйрәмнең афишаларында да игълан ителә. Чөнки соңгы елларда, кызганычка, милли бәйрәмебезгә нәкъ менә концерт карыйм дип кенә килүчеләрнең саны күбәйде. 

Буа Сабан туена Салават килгән килүен, тик, аның шактый көттереп, хәтта ки соңгы калып килгән булуы ихтимал. Һәрхәлдә, ВКонтакте төркемендәге бер комментарий аша шулай дип фикер йөртеп була.  Фәния Ваһапова-Измайлова исемле бер ханым турысын бәреп комментарий калдырган. Салаватның Сабантуйлардан видео посты янында ул:

«Сез килгәнне көтә-көтә көтек булдык. Бөтен халык катып бетте, икенче көнне ярты Буа халкы температура белән ятты», - дип язып куйган.

Ә сезнең район-авыл Сабантуйларында артистлар чыгышларын үз вакытында башладымы?

Фото: © https://m.vk.com/salavat.fathetdinov?from=groups

Видеода Салаватның Буадагы чыгышы. 

Ключевые слова: Менделеевск
Источник: Intertat
просмотров: 53

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.